Утыз Имәндә һәйкәл булыр!

7 ел элек гүр иясе булган әтинең Бөек Ватан сугышы хатирәләрен сөйләгәннәре бүгенгедәй хәтеремдә. 1942нче елдан башлап, фашистларны адым саен өркетеп торган легендар «Катюша»да разведчик – күзәтүче булып хезмәт итеп, Җиңү язын Чехословакия башкаласы Прагада каршылый ул. Венгрияне азат итүдәге батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Мин төпчек малай, бик кечкенә чагымда, әти белән мактанып, күкрәгемә шул орденны тагып йөргәнмен. Тик үземне белә башлаганда, кайбер башка медальләр белән бергә, орден югалган иде (безне үстерү мәшәкатьләренә чумган әти-әнинең шуларны, төп нигездә әле дә саклана торган сандык төбенә җыеп куярга җайлары чыкмагандыр).

Исән булса, әтигә быел гыйнварда 90 яшь тулган булыр иде. Исән чагында, калган медальләрен җыеп, ул «колодка» җыелмасы да эшләтте. Аның истәлеген яңартып, алар өебезнең түрендә урын алды. Балаларыбызның да, сугышның гыйбрәтле вакыйгалары турында сөйләгәннәрен, бабайларының үз авызыннан ишетеп калуларына күңел тыныч. Буыннар чылбыры өзелмәс, иншалла!

Ни гаҗәп, хәзер балалар һәм яшүсмерләрнең байтагы Ватан сугышы турында бөтенләй хәбәрдар түгел, чөнки телеэкраннардан сугыш турында чын документаль фильмнар бик аз күрсәтелә, дәреслекләрдә дә бу хакта аз искә алына. Мәктәп-гимназияләрдә, бигрәк тә шәһәр җирендә хәрби-патриотик тәрбия аксый. Ә бар иде бит заманнар: совет чорында, без комсомол, пионер булган вакытта нинди генә чаралар уздырылмады! Авыл мәктәбендә митинг, очрашуларда сугышта дошманнарга каршы көрәшүдән тыш, берничә мәртәбә яраланып, үлем белән тартышкан ветеран Хәммәтвәли бабай Гыйрфановның хатирәләрен йотлыгып тыңлый, күкрәген бизәгән тулы дәрәҗәдәге Дан орденнарына, санап бетергесез медальләренә карап соклана идек. Тыныч тормышта да армый-талмый эшләп вафат булган ветеранның истәлеге мәңгеләштерелде, нигездә, яшь гаиләләр яшәгән урамга аның исеме бирелде.

Күрше Иске Кади авылына бару юлында – урман буенда гражданнар сугышында батырлык күрсәтеп һәлак булган Билгесез солдат кабере янында узган митингларны һич онытасым юк. Анда һәр елның 19нчы маенда – Пионерлар көнендә, безнең Яңа Кади (хәзерге Утыз Имән), Иске Кади, Кызыл Чишмә, Тукай, Якты Тау авыллары мәктәпләре укучылары очрашып, батыр солдатны искә алып, кабергә чәчәкләр сала, илне уяу сакларга ант итә, концерт куя, төрле спорт ярышларында көч сынаша идек.

Ватан сугышында катнашып, сугыштан соң да 10 ел хәрби хезмәттә булган, инде мәрхүм отставкадагы капитан Рәхимҗан абый Миңнеголов (аның өч улы һәм кызы – югары белемле табиблар, төпчеге – сыйныфташым Рамил – Чирмешән район үзәгендә хирург, Татарстанның атказанган табибы) безне мәктәптә хәрби әзерлек дәресләреннән укытты. Безгә – сугыш турында һаман шул әти-бабайлардан ишетеп, кинолардан гына күреп белгән буынга – сугыш тактикасы, саклану чаралары турында файдалы мәгълүматлар җиткерде, кырда, урман эчендә окоп казытып, сугышның чын асылына төшендерде. Ветеран, дәресләр вакытында кайчагында кинәт уйга чумып, сугыш китергән афәтләр, фронт хәлләрен искә төшереп ала, аннан җитди генә итеп: «Сугыш беркайчан да була күрмәсен, тик аның нәрсә икәнен белү, һәрчак әзерлектә тору зыян итмәс», – дип әйтә торган иде.

Еллар үткән саен, истәлекләр дә яңара бара. Авылыбыздан Бөек Ватан сугышына киткән ир-атларның күпчелеге яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Сугыштан исән кайтканнарның да барысы да вафат инде. Авылдашларыбызның якты истәлеге турында Рөстәм Җамалиев җитәкчелегендә мәктәп музеенда күп еллар дәвамында бай материаллар тупланган. Ә менә мәдәният йорты каршындагы һәйкәл, еллар узу белән, таушалган. Ун ел элек, читтә яшәүче якташлар, матур киләчәк хакына корбан булучылар һәм шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Габдерәхим Утыз Имәни (быел аның 260 еллыгы билгеләп үтелә) истәлегенә салынган һәйкәл янындагы скверга имән куаклары утырткан идек. Алар әкрен генә тернәкләнеп килә. Димәк, авылның киләчәге бар, ул яшәячәк!

Утыз Имән авылы Сабантуйлары элек гөрләп торды. Сабан туе мәйданы уртасында авылыбызның балта осталары тарафыннан ясалган «кәмит арбасы»на утырып әйләнү өчен, без малай-шалайның чират торганын хәтерлим. Сабантуйдан соң, аны күрше-тирә авылларга да алып китәләр иде (90нчы еллар башында хәтта Казандагы бәйрәм чараларында, башкалада яшәүчеләр белән бергә, миңа шушы кәмиттә кабат әйләнеп, авылыбыз осталары өчен горурлану хисләре кичерергә насыйп булды). Күп мәртәбә Сабантуйлар батыры булган көрәшче, шулай ук сугыш ветераны Рәшит абыйның улы, отставкадагы хәрби Әдип Нуруллин авыл үзәгендәге җимерек сәүдә-көнкүреш йортын үз акчасына төзекләндереп, аңа яңа сулыш «өрде»: заманча кибет, кафе, ветераннар өчен медицина үзәге ачылды. Янәшәдәге мәдәният йорты да төзекләндерелә.

30 ел чамасы элек авылыбызның аксакалы Мөктәсыйм бабай Авзалов башлап төзеткән мәчетебез әллә кайдан балкып, үзенә тартып тора. Яңарак кына имам Җәүдәт хәзрәт Шәймәрданов башлангычы белән, ул кабат төзекләндерелде. Бу эштә саллы ярдәм күрсәткән эшмәкәр, Чаллыда яшәүче Хадит Кашапов авылдашлар өчен Коръән мәҗлесе уздырды. Авыл өлкәннәре инициативасы белән, ел саен яз көне зиратларны чистарту өмәләрен оештыру күркәм гадәткә керде. Авылдашларның Казандагы якташлык оешмасы җитәкчесе Әсхәт абый Галимов бу өмәләргә 13 яшьлек оныгы Тимерханның ашкынып кайтуын гел әйтеп тора. Сугыш һәм хезмәт ветераны, Кызыл Йолдыз һәм Дан орденнары кавалеры булган бабасы Гәрәй аганы, күреп белмәсә дә, истәлеген кадерләп саклый, аның һәм Мингалим, Моталлап бабаларының каберен дә һәрдаим карап-чистартып тора.

Быел зиратларны төзекләндерү өмәсе 2нче майда җомга көнне булачак. Ул мәчеттә мәрхүм авылдашларыбыз рухына дога кылу, вәгазь уку белән башланып китәчәк. Шул ук көнне кичен Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм сугыштан соң бакыйлыкка күчкән авылдашларны искә алу кичәсе уздырылачак. Авыл уртасында алар истәлегенә салынган һәйкәлне яңарту, мәрмәр ташка аларның исем, фамилияләрен чокып язып, киләчәк буыннарга якты мирас калдыру да бик игелекле гамәл булыр иде.

Бу җәһәттән, якташлык оешмасы илнең төрле төбәкләрендә яшәүче авылдашларның хәлдән килгәнчә матди ярдәм итүләренә өметләнә. Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 89503181700, 89172441195. Гомеренең соңгы елларында авылда рәислек итеп, өйләрне табигый газга тоташтыруда армый-талмый эшләп, авылдашларны, кем әйтмешли, «тереләй җәннәткә керткән» Илмас абый Мөхәммәтовның улы, Казанда яшәүче эшмәкәр Илгиз Мөхәммәтов изге эшкә беренчеләрдән булып үзенең өлешен кертте.

Хәерле сәгатьтә, кузгалдыкмы, авылдашлар?!

Фәнис МӨХӘММӘТОВ.

 Чирмешән районы, Утыз Имән авылы.

Комментарии