- 15.03.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №10 (13 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Кара алтынга бай Әлмәттә алтынга тиң милләттәшебез Маликов Илдус Мирза улы яши. Ул салкын суда йөзү – аквайз буенча дөньякүләм ярышларда 4 мәртәбә рекорд куйган кеше.
Үзенең карьерасын үз илебездә, үз җиребездә тәмамлау йөзеннән ул 25-26нчы март көннәрендә Мамадыш төбәге, Соколко авылы, Солнце базасы янындагы күлдә 50 метр арадагы бозны ватып, 24 сәгать буена салкын суда йөзү буенча рекорд куярга ниятли.
Бу ярышта Татарстаннан Вячеслав Трапезников, Рәшит Зиятдинов, Ильназ Маликов, Фәрит Нәбиуллин да катнашачак. Шулай ук Барнаул, Бийск, Мәскәү, Иркутск, Пермь, Калининград шәһәрләреннән һәм Приморье, Краснодар крайларыннан, Удмурт Республикасыннан да ярышучылар көтелә.
Бу ярыш Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды, Мамадыш төбәге хакимияте ярдәме белән без, Татарстан Республикасы Аксакаллары Шурасы һәм салкын суда йөзү – аквайз федерациясенең Татарстан бүлеге тарафыннан оештырыла. Чара Фашистик Германияне җиңүнең 75 еллыгына; Татарстан Автономияле Республикасы оешуның 100 еллыгына; Мамадыш шәһәренең 220 еллыгына; Сөембикә ханбикәнең тууына 500 еллыгына багышлана.
Мирза улы Илдус хәзрәт Маликов туган авылы Салкын Аланда «Хикмәт» дип аталган мәчет салды, Әлмәттән 30-35 чакрымда «Бәрәкәт Аланы» исемле авыл төзеде.
Рәүф ИБРАҺИМОВ,
Татарстан Республикасы
Аксакаллар Шурасы рәисе
Комментарии