Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

НИЧЕК ФАЙДАЛАНЫРГА?

2018нче елда кызның икенче баласы туды. Ана капиталына кәгазь бирделәр. Социаль ипотекага «Салават күпере» торак комплексыннан фатир алдылар. Менә балаларына дүрт яшь тула инде, ә ана капиталын һаман да ала алмыйлар. Ни фатир өчен, ни машина алуга кулланып булмый шул акчаны. Ничек алырга икән соң аны? Нәрсәгә тотарга? Нинди документлар кирәк?

Венера апа,

Казан шәһәре

Казанның Совет районы Пенсия фонды бүлегендә хәбәр итүләренчә, 2019нчы елдан ана капиталын социаль ипотека программасы белән алынган фатирга түләү өчен кулланып булмый. Ана капиталы бары тик түбәндәге максатларда гына файдаланыла ала:

– РФ территориясендә торак шартларын яхшырту;

– баланың белем алуы;

– пенсиянең җыелма өлешен формалаштыру;

– инвалид балаларның җәмгыятьтә социаль адаптацияләнүләре һәм интеграцияләре өчен каралган товарлар һәм хезмәтләр алуга.

РПФ территориаль органына түбәндәге документлар тапшырыла:

– ана капиталыннан файдалану турында язма гариза;

– мәҗбүри пенсия иминләве турында таныклык (СНИЛС);

– сертификат иясе паспорты яки сертификат иясе вәкиле паспорты һәм аның вәкаләтләрен дәлилләүче документ;

– кирәк булган очракта: сертификат иясенең иренең шәхесен ачыклаучы документлар, никахлашу турындагы таныклык;

– баланың туу турындагы таныклыгы.

ХАЛЫК БИЛГЕЛӘСЕН

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар тәкъдим итә башладылар. Исемлектә кемнәр генә юк. Бу премияне күптән Фәүзия Бәйрәмова белән Айдар Хәлимгә бирергә кирәк иде. Алар икесе дә җәмгыятьнең һәр өлкәсендә кайный. Алар – язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе дә. Бу премияне кем булдырган да, кем бүлә? Кемгә нәрсә бирергә икәнлеген халык билгеләсен иде.

Зөфәр абый,

Спас районы

Белешмә: Тукай премиясе 1958нче елның 8нче апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм СБКФ Татар өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә кертелгән. 1961-1965нче елларда тапшырылмый торганнан соң, 1965нче елның 11нче октябрендә премияне яңадан булдырганнар. 1975нче елда премия шулай ук бирелмәгән. Бүген премияне тапшыру мәсьәләсен Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе буенча Комиссиясе хәл итә, ә Президент әзерләнгән Указга кул гына куя.

ҖАВАП БУЛМАДЫ

2016нчы елда мәгълүмат чаралары активист Рафис Кашаповны Кеше хокуклары буенча Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте, дип язганнар иде. Русия Федерациясенең 2014нче елда кабул ителгән Җинаять кодексының яңа 280нче маддәсе нигезендә Русия судлары татар активистын интернетта шәхси фикерен белдергәне өчен хөкемгә тартты. Рафис Кашапов Русия судлары хөкемен канунга сыймаслык гамәл дип, Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Шул вакыттан бирле берәр хәбәр булдымы?

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Рафис Кашапов 2014нче елның 28нче декабрендә ФСБ тарафыннан кулга алынган иде. 2015нче елның сентябрендә Чаллы мәхкәмәсе Кашаповны Русия җинаять кодексының 280нче һәм 282нче маддәләре нигезендә «илне җимерергә чакыру», «халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыру» гаепләве белән 3 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. 2017нче елның 27нче декабрендә татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашапов Коми республикасы Ухта шәһәрендәге 19нчы кырыс шартлы колониядән азат ителде һәм Кеше хокуклары буенча Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Шикаятендә Русия хакимиятләрен Европа кеше хокуклары конвенциясендә язылган «иреккә һәм шәхси кагылсызлыкка» һәм «фикер белдерү ирегенә» хокукларын бозуда гаепле дип белдерде. Мәхкәмә, Русия ягыннан Кашаповны сак астында тотуның тиешле һәм җитәрлек сәбәпләре бар идеме, аның иреккә һәм шәхси кагылсызлыкка хокукы бозылмаганмы, «Вконтакте» социаль челтәрендәге алты посты өчен хөкем карары җәмәгать эшлеклесенең фикер белдерә алу ирегенә тыкшыну булмадымы, дип сорады. Русия хөкүмәте бу сорауларга 2018нче елның 4нче маена кадәр җавап бирергә тиеш иде, әмма бу турыда анык хәбәрләр җиткерелмәде. Өстәвенә, Европа шурасына караган илләр арасында Страсбург мәхкәмәсе тарафыннан расланган кеше хокукларын бозулар саны буенча Русия беренче урында тора, дигән яңалык таралды.

Бүген Рафис Кашапов Англиядә яши, анда аңа сәяси сыену бирелде. «Русиядә бәйсез мәхкәмә системасы булмауны, кеше хокукларының хакимият тарафыннан игътибарга алынмавын истә тотып, миңа карата административ чикләүләр кертергә җыенуны тулы тормыш алып бару мөмкинлеген, шул исәптән җәмәгать эше белән шөгыльләнүне тыю гына түгел, ә киләчәктә иректән мәхрүм итүгә таба бер гамәл итеп кабул итәм. Хәзерге вакытта кануни рәвештә Татарстан һәм Русиядән читкә киттем», – дип шәрехләгән иде ул бу гамәлен киткән чакта.

РИЗЫК КАДЕРЕН БЕЛМИБЕЗ

«Безнең гәҗит»нең 4нче санында (2нче февраль, 2022) «Русиядә конфискацияләнгән азык-төлекне юк итүне тыймакчылар» дигән язма басылган иде. 2015нче елдан 2020нче елга кадәр Русиядә чит илдән кертелгән 36 мең тонна азык-төлек юк ителгән, дип хәбәр ителде. Аның 35 мең тоннасы яшелчә-җимеш, 1,2 мең тоннасы ит, сыр һәм башка төр терлекчелек продуктлары диелә. Түгәрлек булгач, аны нигә шулай күпләп алалар да, бер дә тикшереп тормыйча сату базарына чыгаралар икән соң? Күп булса да, бездә азык-төлек бәяләре көн саен артып тора әле. Без, сугыш чоры балаларына, мондый хәбәрләрне уку икеләтә авыр. Сугыштан соңгы ачлыктан бик нык интектек, 1953-54нче елларда гына әзрәк ипи ашый башладык. Менә шул чорларны онытмасыннар иде. Безнең түрәләр әллә ничәшәр йөз мең сум хезмәт хакы алгач, бәя арту турында уйламый, чөнки акчасы җитә. Минем моңа бик нык ачуым килә һәм эчем поша. Ризык кадерен белмибез. Бу бит исраф гамәл. Дин әһелләре моңа ничек карый икән?

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Соравыгызга Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин болай дип җавап бирде:

– Нәрсә соң ул исраф? Исраф ул – Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә бирелгән нигъмәтләрне файдасыз эшкә сарыф кылу, әрәм итү. Аллаһы Тәгалә исраф кылучыны сөймәс. Исраф Ислам динендә хәрам санала. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйткән: «Ашагыз, эчегез, ләкин исраф итмәгез, чынбарлыкта Ул (Аллаһы Тәгалә) исраф итүчеләрне сөйми».

ҺАМАН ЯРАЛАР

Хатынымның Саба районында яши торган туганнан туган апасы 85 яшендә үлеп китте. Ничә ай урын өстендә авырып ятуга карамастан, Казанга ярырга алып киткәннәр моны. Законы шундый, алайса кирәкле документны бирмиләр, ярырга кирәк, диләр. Нинди закон соң ул? Акча җыя торганмы? Моргтагы бәяләр белән яхшы таныш инде. Тәнне иртәрәк алыр өчен дә күбрәк акча түләргә кирәк. 85 яшьлек чын мөселман әбисенең нәрсәсен ярасың инде? Догалы карчык үзенең тәнен әллә кемнәргә күрсәтергә тиешме? Шуларга рәнҗеп утырабыз. Ярар да яшь кеше булса һәм кисәк кенә үлсә, бу бит инде карт. Аннары үзебезнең дә яшь бара. Нотариуска барып, мине ярмасыннар дигән кәгазьне ничек эшләтергә? Алдан хәстәрен күрәсе иде.

Зәбих САТТАРОВ,

Мари Иле республикасы, Иделкәй шәһәре

Мондый мөрәҗәгатьләрне атна саен кабул итеп алабыз. Күбесенчә авыл җирендә яшәүче өлкәннәр тарафыннан. «Диндә бит рөхсәт ителми. Хәзрәтләр һәрчак ярырга ярамый, дип белдерә», – дип кабатлый алар. Бу турыда күп яздык. Килешәбез, Ислам дине буенча мәетне яру – зур гөнаһ. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Үлгән кешенең сөяген сындыру тере кешенең сөяген сындыру белән бер», – дигән. Әмма язылган кануннарны санга сукмаган илдә язылмаганнарын үтәмәү гадәти хәл. Татарстан Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы да түгәрәк өстәлләр үткәреп, бу сорауга нокта куярга, ниндидер бер нәтиҗәгә килергә тырышты, әмма килеп чыкмады.

– Мәетнең авыру диагнозы билгеле, криминал хәлләргә катнашы булмаса, закон мәҗбүр итми икән, кешенең тәненә кагылырга кирәкми. Ләкин закон таләп итсә, ислам дине каршы килә алмый. Андый вакытта кабер өстенә ятып, мәрхүмнең тәнен бирмибез дип тора алмыйбыз, – дип шәрехләгән узган ел Диния нәзарәтнең мәет җирләү хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Мингәрәев. Быел да бу фикер үзгәрмәгән.

323нче федераль законның 67нче маддәсендә күренгәнчә, дини карашларга нигезләнеп, ире яки хатыны, якын туганы, яисә вафат булган затның законлы вәкиленнән язмача гариза кабул ителгәндә, мәеткә патологик-анатомик ачу ясалырга тиеш түгел. Мәрхүм үзе исән чакта ук шундый гариза язып калдырган булса, шулай ук ярдырмаска мөмкин. Ләкин язмача гаризаларның, васыятьнамәнең нотариус тарафыннан расланган булуы шарт. Үлемдә көч куллануга шик булса; үлем сәбәбен, авыруның соңгы клиник диагнозын ачыклый алмаганда; пациентның медицина оешмасында стационар шартларда бер тәүлектән дә кимрәк ярдәм алганда; дару препаратларының дозасын арттыруга шик булганда; үле бала туган очракта; экологик фаҗига нәтиҗәсендә үлгән вакытта мәет ярыла. Бу очракта васыятьнамә ярдәм итә алмый.

Мәрхүмнең мәетен ярудан баш тарту өчен гаризаны рәсмиләштерергә кирәк. Ул ирекле формада языла, әмма бу документта мөрәҗәгать итүченең һәм мәрхүмнең исем-фамилиясе; икесенең дә паспорт мәгълүматлары; мәрхүмнең үлем урыны һәм сәбәбе; мәетне ярдырудан баш тарту сәбәбе күрсәтелә; васыятьнамәнең нотариаль күчермәсе теркәлә. Гаризаны кеше вафатыннан соң өч көн эчендә тапшырырга кирәк, чөнки закон буенча үлгәннән соң ачылу вакыты 72 сәгать тәшкил итә.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии