Тел нигә «калтырый»?

Соңгы вакытта телебезгә зур игътибар күзәтелә. Татар теле курсларына берничә мең кеше укырга килү турында ишетеп бер шатлансам, күптән түгел Республикабыздагы ике теллелеккә кагылышлы социологик күзәтүдә катнаштым. Йөзгә якын сорау татар телендә язылган иде. Шулай ук «Татар иле» Бөтендөнья татар социаль челтәре ясарга, «Google Android 2.3» платформасын да безнең телгә тәрҗемә итәргә җыенулары мәгълүм булды. Тагынмы? Узган атнада гына Казан милли-мәдәни үзәгендә «Татар мохиты» оешмасы уздырган түгәрәк өстәлгә чакырдылар.

Казаныбызда менә шундый яңа оешма барлыкка килгән. Башка милли оешмаларныкы кебек үк монысының да ниятие изге – телебезне саклап калу. «Татар мохиты»ның рәис-координаторы Юныс абый Камалетдинов бу оешманың мөһимлеген болай дип аңлатты:

– Телебез тыштан ялтырый – эчтән калтырый, чөнки аның җәмгыятьтә халык арасында да, дәүләт җитәкчеләре арасында да әһәмияте сизелми. ТР Конституциясе буенча урыс һәм татар телләре тигез хокуклы, ләкин тормышта бу алай түгел. Дәүләт Советы да, министрлар кабинеты да халыкка мөрәҗәгатьне урыс телендә генә яза. Балык башыннан черегәндәй, бар да алардан ук башлана һәм астагы оешмаларга да нык тәэсир итә. Татар телендә төрле чаралар уздырылса да, болар тышча гына. Казанда 80 % татар үзара урысча аралаша. Көчле ассимиляция бара. Бер генә татар мәктәбе булмаган районнар бар. Алексеевск, Биектау, Чистай һәм башка районнар. Шул ук вакытта оптимизация, димәк, татар мәктәпләрен бетерү хисабына аларны кыскарту бара. Соңгы 2-3 ел эчендә 368 татар мәктәбе ябылды. Мәгариф һәм мәдәният министрлыклары бу әйбергә оптимизация буларак кына карый. Татар балалары мәктәпне тәмамлый, татарча сөйләшә, укый, яза белми. Әгәр бу мәсьәләне хәл итмәсәк, без телне югалтабыз. Аны кризистан коткару, саклап калу, камилләштерү өчен без үз планыбызны төзедек. Моның өчен «Татар мохиты» дигән оешма төзергә кирәк. Максатыбыз – халык белән эшләү, – диде ул.

Казан милли-мәдәни үзәгенә китапханәчеләрне җыю да халык белән эш өчен кирәк булган. Биредә без китапханә хезмәткәрләренең хезмәт хакы аз булуын, татар әдәби әсәрләрен компьютерга күчерү кирәклеген, татар китапларына гына түгел, урысныкына да ихтыяҗ кимүен һәм башка мәсьәләләр хакында белдек. Тик бирегә килүчеләргә өстәмә ниндидер бурычлар кую булмады. Бу түгәрәк өстәл нигә кирәк булган? Китапханәчеләр нәрсә эшләргә тиеш? Аларга моның өчен түләү булачакмы? Юныс абый Камалетдинов белән аерым сөйләшүебез вакытында гына бу сорауларга җавап таба алдым.

– «Татар мохиты» оешмасы халык арасында яңа төркем-оешмалар булдырачак. Әйтик, урыслашкан авылларда өч татар җыела икән, алар бөтен җирдә бары тик татар телен куллана. Район үзәкләрендә бу оешмаларны берләштереп тотачак мохтарият булачак. Шуларны челтәр итеп тоташтырабыз да бергәләшеп эшлибез. Нигез итеп китапханәләрне алабыз. Районнарда да татар теле өчен борчылып йөрүчеләр бар. Аларны кем дә булса оештырырга тиеш. Менә без шушы максатны күздә тотабыз.

Татарстанда 1600 китапханә бар. Шуның яртысы гына эшләсә дә, бу бик зур нәтиҗәле эш булачак. Әлеге проект китапханәләргә дә зур ярдәм булыр, чөнки бүген анда йөрүчеләр юк дәрәҗәсендә. Китапханә турында хәзер сөйләшмиләр дә, аның дәрәҗәсе түбән. Телевизор, интернет белән халык зомбилаштырылган. Шуңа күрә эшне түгәрәк өстәлдән башларга уйладык. Безнең оешмаларда сүз фәкать татар телендә генә алып барыла. Урыслар килсә, аларга ахырдан аңлатабыз.

Хәзер китапханәләр белән генә түгел, балалар бакчалары, мәктәпләр белән дә эшли башладык. Анда безне кертсеннәр өчен җитәкчеләре белән дә сөйләштек.

Безнең бу оешма инде узган елның октябрендә үк оешты. «Татар мохиты» җитәкчесе – философия фәннәре докторы Равил Исхаков. Айга 1-2 мәртәбә җыеннар уздырабыз. Оештыру комитетыбыз эшли. Беренче җыенда 62 кеше – галимнәр, зыялылар катнашты, – диде ул.

– Татар теле белән шөгыльләнүче оешмалар болай да күп дип уйламыйсызмы? Алардан тыш безнең Язучылар берлеге, Фәннәр академиясе, министрлыклар, Татар конгрессы да бар…

– 1994 елда кабул ителгән канун буенча, татар теленең дәүләт теле дип кабул ителгән статусы, ул законны үтәүнең үз программасы да бар. Анда сез әйткән оешмаларның да эшчәнлеге күрсәтелгән, ләкин ул эшләнми. Чыгымнар да күп юкса, ләкин берни эшләнми. Гомумән, закон инде искергән һәм аның кайбер урыннары бүгенге вәзгыятькә бөтенләй туры килми. 2013 елда бу законга үзгәрешләр кертергә мәҗбүр булачаклар, чөнки аның эш вакыты чыга. Без әлеге законга нинди үзгәрешләр кирәк булуын язып, Дәүләт Советына тапшырдык. Парламент тыңлавы оештыруларын сорадык. Бу мәсьәләне Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Фәрит Мөхәммәтшин каршында да аңлаттык. Татар телен саклап калу өчен шундый бөтен бер система эшләтергә уйлаштык. Безнең оешманың кирәкле булуын Дәүләт Советында да, башка оешмаларда да таныдылар.

– Сез әйткән системаны оештыру өчен күпме акча кирәк булачак?

– Әйе, монда бары финанс мәсьәләсе генә кала – 3 млн сум кирәк. Телгә акча жәлләргә ярамый. Әгәр халык белән эшләмәсәк, 20-30 елдан татар теле бетәчәк! Без ул чакта урыс татарлары, урыс башкортлары булып калачакбыз…

Илдинә ЯДКӘРОВА.

Комментарии