Миңнеханов чорында татар теле дәүләт теле була алырмы?!

Миңнеханов чорында татар теле дәүләт теле була алырмы?!

Татарстанда урыслар телен өйрәнә башлады. 2 февральдә Казан (Идел буе) федераль университеты башлап җибәргән теле курсларына йөрергә 850 кеше гариза биреп, укый башлады. 25 февральдә башланачак икенче дулкынга инде 400ләп кеше гариза биргән. Гариза бирүчеләрнең күпчелеге исемлеләр. Моңа кадәр Татарстанда дәүләт теле саналган теленә кырын карау күзәтелсә, җирле урыс оешмалары тарафыннан теленә каршы митинглар үткәрелсә, киресенчә, халык телен үзләштерергә ашкына. Мондый кардиналь үзгәрешкә нәрсә сәбәп булган?

– Барлыгы 3-4 зал бар иде. Залга керәм һәм аптырап калам. 360 кеше сыйдырышлы зал тулысынча диярлек халык белән шыгрым. 850 кеше гариза биргән булса да, теләк белдерүчеләр күпкә артык. Гомумән, бар да киң масштабта, Татарстанча, татарча үтте… Татарстандагы халыклар дуслыгы хакында сөйләнүче традицион сүзләрдән тыш, безгә татар теленең барлык үзенчәлекләре турында сөйләделәр һәм татар телен уңайлы өйрәнер өчен барлык шартлар да тудырылачагы хакында ышандырдылар. Боларны һәркем ир-атларча нык итеп, йөзләрен дә селкетмичә тулы шатлык белән тыңлады, – дип бу хакта беренчеләрдән язган Каzan_real исемле блогчы, беренче җыелышта кичергән хисләрен тасвирлап.

Бу үзенә күрә бер шаукым булды. Мәгълүмат чаралары илдәге үзгәрешләр хакында сөйләгән мәлдә, барысын да узып, алгы планга татар теле курслары темасы килеп басты. Блогчылар (блоггерлар) язмаларын сәяси темалар белән тутырганда, татар теле курсларының беренче җыелышына 850 кеше килүен язып, позитив караш үзәккә чыкты. Курслар ике бүленештә бара: башлангыч һәм дәвам итүче бүлекләр. 3 айлык курстан соң имтихан була һәм шуңа карап КФУ сертификаты бирелә.

КФУның һәм сәнгать институты карьера үсеше һәм халыкара сертификатлаштыру үзәге җитәкчесе Рөстәм Миңнәхмәтов «Безнең гәҗит»кә, моның кадәр халыкның килүендә төрле сәбәп ята һәм бер төрле генә фикергә килеп булмый, дип белдерде.

Изображение удалено.

Татар теле курслары бушлай. Аны КФУ белән Татарстан министрлар кабинеты бергә оештыра. «Безгә дә, министрлар кабинетына да күп кеше татар теле курслары буенча мөрәҗәгать итте. Ике якның фикере туры килде, шуннан оешты ул, – ди Рөстәм әфәнде. – Моңа кадәр башка җирләрдә дә бушлай татар теле курслары бар иде. Шул тәҗрибә белән без 50–60 кеше көттек».

Күпләр моның кадәр халыкның ашкынып татар телен өйрәнүен гомум сәбәпләр белән аңлатты. Әйтик, tatpressa.ru журналисты Игорь Севрюгин беренче сәбәп итеп, «20 елдан артык бергә яшәүче халыкның телен һәм мәдәниятен хөрмәт итәм»; икенче сәбәп – «Мин кешеләрне аңларга телим»; өченчесе – «Әгәр татар телен белсәм – минем башкалардан конкурентлык өстенлегем булачак» һәм дүртенчесе – «Күпме тел белсәң – шуның кадәр күбрәк кеше син!» кебек шигарьләр белән аңлатырга тырышты.

Оештыручыларның берсе Рөстәм Миңнәхмәтов халыкның шулай җәлеп итә алу серләрен әйтергә кыенсынды. «Татар теле – дәүләт теле, күрше теле, минем конкурентлык сәләтемне арттыра, гыйлем өсти», – дип кенә сәбәп итсәк, моңа каршы бер мисал китерергә була. Русия ислам университетында, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә инде 3 ел бушлай татар теле курслары бара. Аларны оештыручыларга 70ләп гариза килсә, ахырдан тотрыклы укучыларның саны 30га гына кала икән. Бу курсларга да төрле милләт вәкилләре йөри, әмма күпчелекне татарча белмәгән татарлар тәшкил итә. Халыкның 30лап кына җыелуы дини принципларга гына бәйле дип карау бик үк дөрес түгел. Йөздән артык татар КФУда татарчага язылган икән, әлбәттә, 30га тагын бер нуль өстәлгән булыр иде. Әйтергә кирәк, «дәүләт һәм күрше теле» яки бушлай булган өчен генә халык килде дигән сүз бөтенләй дөрес түгел. Тел көндәлек кулланылыш өчен кирәк булмаса – аны бушка өйрәнүдән ни мәгънә?

Шушында бер урынга тукталасым килә. Әлеге татар теле курсларына язылганда, кешеләр шулай ук анкета да тутыра. Анкетада кешенең «һөнәри вазифасы» һәм «ни өчен татар телен өйрәнергә булдың?» дигән сорау бар. Бу сорауларга гариза язучыларның өчтән бер өлеше җавап бирмәгән. Шулай ук «ни өчен татар телен өйрәнергә булдыгыз?» дигән сорауга «ул ана, дәүләт, күрше теле, теләгем бар» кебек сүзтезмәләрдән ары җаваплар юк диярлек.

КФУның филология һәм сәнгать институты карьера үсеше һәм халыкара сертификатлаштыру үзәге җитәкчесе Рөстәм Миңнәхмәтовіа ышансак, гариза бирүчеләрнең «һөнәри вазифа» пунктында калдырган мәгълүматларына таянып, кызык фикерләргә килергә мөмкин.

Бушлай татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең күпчелеге урта звено вәкилләре. Гариза бирүчеләрнең 96сы үзләрен менеджер дип күрсәткән, 42 укытучы, 36 бухгалтер, 27 дәүләт хезмәткәре, 17 табиб, 48 студент, 17 укучы, 9 финансчы булса, бер өлешен пенсионерлар – 78 һәм эшсезләр – 46 тәшкил итә. Әмма гариза бирүчеләрнең 1/3 өлеше бөтенләй һөнәри вазифасы графасын тутырмаган. Бу катлам берничек тә пенсионер белән эшсезләр була алмый, ә киресенчә, урта звено яки тагын да югарырак катлам булуы ихтимал. Рөстәм Миңнәхмәтов белдергәнчә, узган елның 10 октябреннән алып 26 декабренә кадәр КФУда шулай ук хакимияттән 43 кеше укып, сертификат алган булган.

Татар телен өйрәнүчеләр исемлеген Татарстан төзелеш министры Равил Кәримов йомгаклый. Өстәвенә «Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать итүчеләр күп, шуңа күрә курслар ачарга булдык» дигән сүздән чыгып, бер өлеш шунда эшләүчеләр булуы бар.

Татарстан Президенты Рөстәм чорында татар теленә, бәлки, игътибар күбрәк булыр. Татарстан 2013 елгы Универсиада да үзен инде 3 телле итеп күрсәтмәкче, татар теле мәсьәләсе соңгы елларда шаулыга әйләнә. Шуңа да Татарстанга аерым бер позиция алырга кирәк иде. Бу хәзер генә безгә шаккатарлык вакыйга кебек күренде. Чынлыкта табигый күренеш ул. Чөнки Татарстанда татар теле – дәүләт теле. Законның үтәлүе генә бу. Кешеләрнең шуның кадәр ашкынып татар теле курсларына йөрүен күрәбез икән, димәк, моңа кадәр алар дәүләт телен белмәгән, Татарстанда дәүләт теле санга сугылмаган, мәктәпләр дөрес укытмаган дигән сүз. Ә курслар әлегә башланды гына, нинди нәтиҗәләр бирүен вакыт күрсәтер.

– Халык омтыла, кирәген күрә. Инде хәзер 25 февральдән икенче дулкын башлана. Гариза бирүчеләр шактый, – диде «Безнең гәҗит»кә КФУның филология һәм сәнгать институты карьера үсеше һәм халыкара сертификатлаштыру үзәге җитәкчесе Рөстәм Миңнәхмәтов.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН.

Фото: http://ifi.kpfu.ru КФУның филология һәм сәнгать институты сайтыннан. Миңнеханов чорында татар теле дәүләт теле була алырмы?! , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии