- 15.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №6 (15 февраль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Татарстаныбызның төрле почмагында яшәүче өч гаиләнең лотереяга фатир яки, акчалата санаганда, берничә миллион сум отуы турында узган санда язган идек. Бу бәхетле гаиләләрнең берсе белән якыннан танышып, хис-кичерешләрен уртаклашып кайтасы килде. Алар кем? Ике миллион ярым откан авыл кешесенең шатлыгы ничек чагыла? Бу акча нәрсәгә сарыф ителәчәк? Авылдашлар моны ничек кабул иткән? Шушы һәм башка сорауларга җавап табу максатыннан, Арча районы Ишнарат авылына чыгып киттек. Бәхетле гаиләләрнең берсе нәкъ менә шушы авылда яши.
БЕР КЕШЕГӘ – ИКЕ ИСЕМ
«Анда барып җиткәч, Розалия яки Резеда Вәлиеваны сорарсыз. Ул хатынның ике исеме бар», – дигән иде «Татарстан почтасы» матбугат сәркатибе, безне аптырашта калдырып. Йортларын эзләп тапкач та иң беренче соравым шул исемнәр турында булды.
– Нәрсәсе бар инде аның? Мулла Резеда кушкан, документларда Розалия мин, – диде хатын, бу соравыма шат елмаеп.
– Мулла исемне дөрес ишетмәгәнмени?
– Юк ла, ул дөрес аңлаган, авыл җирлегендә генә төшенеп җиткермәгәннәр булса кирәк. Мәзәктәгечә булган инде бу. Әби документ яздырып алырга дип барып җиткәнче, миңа кушылган исемне оныткан. «Р» һәм «з» хәрефләрен генә исендә калдыруын әйткән дә: «Розалия түгелме?» – дип сораганнар. «Шулай иде бугай», – дигәч, вакланып тормаганнар, язып биргәннәр. Авыл халкы мине Резеда дип йөртә.
– Ул исемнәр белән кызыклар булды инде, – дип Рамил абый да сүзгә кушыла. – Без өйләнешкәнче, мин берничә тапкыр авылга кунакка кайтып килдем. Аны Розалия дип беләм. Берзаман урамнан барабыз, «Резеда» дип кычкыралар. Үзем генә капка төбенә чыксам да, Резеданы сорыйлар. Бу мине алдаган дип үпкәләгән дә идем, менә бит ничек кызык килеп чыкты.
– Безнең авыл Носы авыл җирлегенә карагач, күп матбугат чараларында мине шул авылдан дип язганнар икән. Шуннан чыгып киткән балалар да өйләренә шалтыратып: «Бездә Розалия Вәлиева исемле хатын бармы? Кем ул?» – дип сораганнар. Сез мине документ буенча языгыз инде, – ди Розалия апа, көлеп.
«КҮРСӘТКӘЧ ТӘ ЫШАНЫРМЫН!»
Ул бүген гап-гади сыер савучы булып эшли. Аңа кадәр 4 елга якын яшь бозаулар караган. Кайчандыр буяучы һөнәрен үзләштергәннән соң, төзелештә дә эшләгән. Булачак ире белән дә Розалия апа шунда танышкан. Гомер буе кул хезмәте озата килгән аны. Рамил абый әфганчы икән.
Лотереяны да ул сатып алган. Хат ташучы урамнан барганда, Рамил абыйны капка төбендә туры китереп, газетаны кулына тоттыргач, лотерея билетлары да алырга тәкъдим иткән. Хатын-кыз сүзен ир-ат тыңламыймы соң инде, Рамил абый вакланып маташмаган, билгеле. Шунда ук моменталь лотереяның тиешле урынын кырып та караганнар. «Шанс впереди!» язуы чыккач, өмет өзелсә дә, билет кесәдә калган. Авыл кешесе шулай бит ул, бер әйберне дә чүпкә чыгарырга ашыкмый. Бу билет та кесәдән «сервантка» күчеп, шунда тузан җыеп ятуын белгән, онытылган.
– Беркөнне телевизордан Түбән Кама егетенең шушы ук лотереяга фатир отуы турында сөйләделәр, – ди Розалия апа. – Туктале, Рамил, бу билет бездә дә бар, аның номерын интернеттан да тикшертеп була икән ич дидем дә, күрше малаена билетны биреп тә җибәрдем. Җомга кичендә иде бу. Берзаман күрше малае чабып кергән. «Сез фатир откансыз», – ди. Ышанмадык, билгеле. Шулай да, почтада эшләүче хатынга шалтыраттым. «Иртәгә төшкә кадәр мен, тикшерербез», – диде.
– Хәзер үз бәхетегезгә ышандыгызмы инде?
– Чынлыкта әле менә хәзер, бу хәбәрне белүемә 4-5 көн үткәч кенә шатлана, ике миллион ярым сум акча отуыма ышана башладым. Почта җитәкчебезгә Арчага баргач: «Һай, шул хатынның йөзен генә күрер идек, ниләр кичерә икән ул хәзер», – дигәннәр.
Рамил абый алдан ук бу яңалыкка битараф күренгән иде, ялгышмаганмын.
– Башкаларга да әйттем, сезгә дә әйтәм: күрмичә ышанмаячакмын! «Шалт» итеп билетын да алдың, акчасын да бирсәләр, ышаныр идең. Әле ул өч айдан, экспертизалардан соң гына булачак диләр. Гомер буе үз хәләл көчебез белән эшләп тапкан кешеләр без. Уртача хезмәт хакларыбыз да 6-7 меңнән артмый. Күреп торасыз, йортка да ремонт кирәк хәзер. Очын-очка ялгап яшибез. Бушка килгән әйбер булмады бит, булса, ышаныр идек! Үземне мәҗбүри дә ышандыра алмыйм! – диде Рамил абый ирләргә хас бер ныклык белән.
– Балаларыгыз, туганнарыгыз бу бәхеткә ничек куанды?
– Безнең ике улыбыз бар. Олысы Алмаз Казан химик-технологик институтының соңгы курсында укый, кечесе пешекче булып эшли. Алар бөтенләй ышанмады. Кечесе: «Әни, әйтмә дә, кирәк тә түгел! Үзеңне ышандырма, аннары кыен булыр! Кычкырып йөреп оятка калырсың, бөтенләй булмас әле», – дигән иде. «Россия» каналыннан шалтыраткач кына ышандык. Туганнарга үзебез ышанып бетмичә әйтмәдек.
– Отыш акчалата биреләчәкме?
– Без документларны шулай эшләдек, акчалата килергә тиеш. Олы улыбызга фатир алабыз дип сөйләштек. Алар икесе дә Казанда булгач, ул фатирда барыбер бергә яшәячәкләр. Электән үк кече улыбыз белән сөйләшкән сүз бар иде. «Бу йорт сиңа булыр, ә менә абыеңны ничек тә башлы-күзле итәргә тырышырга кирәк», – дип килдек. Ходайга шөкер, олы улыбызны башлы-күзле итү мөмкинлеге туды. Мин моны бары тик Ходайның рәхмәте дип кабул итәм.
АЛУЧЫ ДА, БИРҮЧЕ ДӘ УЛ!
Ни өчен Ходай шулай рәхмәт әйтә дисезме? Чынлыкта бу гаилә бик күпне кичергән. Розалия апаның язмышын исем китеп тыңлап утырдым. Исемең нинди – язмышың шундый, диләрме әле?! Ул ике исем белән генә яшәмәгән! Ул шул ике язмышка җитәрлек кайгы-хәсрәтне дә кичергән кеше.
– Без өч бала – ике энем һәм мин әти янәшәсендә үстек. Ул алтын кеше иде – эчмәде, тартмады, кулыннан бар эш килә иде. Казанга укырга киткәч, әтинең энеләрем белән генә калуын йөрәгем кабул итмәде, кияүгә чыккач та шунда кайттым. Үземнең дә улларым туды. 6 ир-ат арасында бер хатын-кыз булып яшәдем. 1992 елда йортыбыз янды. Янгынның нәрсә икәнен белмәгән кеше аны аңламый, әлбәттә. Коточкыч кайгы булды ул! Бик зур авырлык белән шушы йортны салып, бу көнгә килеп җиттек, – диде Розалия апа.
Янгын турында ишеткәч, Ходай – алучы да, бирүче дә, дип уйлаган идем, тик бу әле язмышның чәчәкләре генә булган икән. Кызганыч, үзен жәлләтергә теләмәгәнгәме, Розалия апа калган өлешне язмавымны сорады.
– Тормыш сабакларым җитәрлек булды, бу бүләкнең нигә миңа бирелгән булуын да аңлыйм, ләкин аны бар дөньяга кычкырасым килми. Шуны гына әйтә алам: кешеләрне гафу итә белергә, ихлас күңелдән изгелек кылырга, мәрхәмәтле булырга кирәк. Ходай бар һәм һәр эшләнгән изгелек безгә кире кайта! – Бу Розалия апа сүзләре.
Бу отыш турында ишетелгәч, хат ташучылар ул лотереяларны мәҗбүриләп сата дигән сүз таралган. Моңа да хатын бик аптыраган.
– Безнең кесәгә кергән кеше юк, 100 сум ул төшеп тә югалырга мөмкин, хат ташучы кызларыбызга алай яла якмасыннар, пычратып сөйләмәсеннәр иде, – ди ул, кешенең күңеле ни дәрәҗәдә керле булуга рәнҗеп. – Киресенчә, кызларга рәхмәтле генә мин.
Шушы сүзләр белән Розалия апа һәм Рамил абый безне капка төбенә кадәр озата чыкты.
ЛОТЕРЕЯГА ХАЛЫК ЫШАНМЫЙ!
Носы авылындагы почта бүлекчәсенә кереп, җитәкче ханымның хис-кичерешләрен кузгатып чыгарга да булдык.
– Мондый отышлар күргән булмагач, каушап калдым, – диде Сәрия Мортазина, сүз башлап. – Аны ничек итеп рәсмиләштерәсен, рәтен-башын да белмибез. Моңарчы кайткан моменталь лотереяларда иң зур отыш 500 сум булган иде. Фатир түгел инде! Беренче эш итеп, Арчага төп идарәгә шалтыраттым. Бу фатирны алырга ярдәм итәсем килде. Отыш чыгу белән генә эш бетми ич… Розалия фермага барышлый гына билетын тикшертергә кергән иде. Отыш турында хәбәр иткәч: «Булмас!» – дип, тиз генә кесәсенә тыкты да кире чыгып китте. «Не стирать!» дип язылган өлешләре сөртелмәсен дип, котым чыгып, ул лотереяны алып калдым. Сейфка тыктым. Хат ташучыларга да бу хакта беркемгә сөйләмәскә куштым. Ул көнне лотерея югалмасын дип борчылудан, безнең авыл җирлегеннән булган гап-гади сыер савучыга шулкадәр отыш чыгуга куанудан, дер-дер калтырап эшләп кайтып киттек. Шимбә иде. Якшәмбе, дүшәмбене көчкә үткәрдек. Менә сишәмбе тиз генә бөтен документларны тутырып, тиешле процедураларны уздырып, билетны тиешле җиргә җибәрдек.
– Гомумән, халык моменталь лотереяларны күп аламы?
– Дөресен генә әйткәндә, ул билетларны бик азапланып кына сатабыз. «Лотерея алып җибәр», – дип уен-көлке белән әйткәнгә дә орышучы кешеләр бар. Кайбер кеше безне жәлләп ала. Сезгә дә боларны сатарга кирәктер инде, диләр. Кызлар тырышлыгы, алар агитациясе белән әкренләп сатылалар. Бу хатын откан лотерея безнең почтага 300 данә килде, шуның 160ын саттык. Бу яңалыкны белгәч, килеп алучылар булды, – диде Сәрия апа.
– Отышлары булса, кеше кызыгып алыр иде, бәлки. Күбрәк итеп, әзрәк суммадагы отышлар да куймаганнар, ичмасам, фатир куйганнар, – диде Сәрдәбаш авылы хат ташучысы Венера ханым.
– Андый лотереяларга халык ышанмый, менә хәзер, бәлки, бераз ышанычлары артыр. Розалиягә бу фатир бик лаеклы чыкты дип уйлыйм, ул әле тагын да зуррак байлыкка лаек, – диде Сәрия апа Мортазина, чын күңелдән шатланып.
Бәхет кояшының нәкъ менә бу гаиләгә елмаюына шәхсән үзем дә чиксез куандым. Дини яктан бәяләгәндә, бу хәләл мал саналмый, билгеле. Лотереядан башлап, уен автоматларына ияләнгән, аннары азарт колына әйләнгән кешеләр байтак. Гаиләсе, балалары авызыннан урлап, акчаны көлгә әйләндерүчеләр адым саен! Шуңа күрә, зинһар өчен, лотерея пропагандалыйм дип уйлый күрмәгез: мондый отыш миллионга бер чыга! Аларның барысы да табыш алуга корылган һәм бу азартлы уенның легальләштерелгән, ягъни законга сыйган бер төре генә. Тик бу очракта ул игелекле байлык булсын иде! Хәләл көч белән яшәргә өйрәнгән кешеләр аның кадерен белер кебек…
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Арча-Носы -Ишнарат-Казан.

Комментарии