Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

«Аллага шөкер»ле булыйк!
Бүген кулга газета алсак та, телевизор ачсак та акча сорыйлар. Ярар авыруларга сорасыннар инде. Хәзер шул кадәр артты бу сорану. 50 ел бергә яшибез, дип тә сорыйлар. Балаларыбыз күп, дип тә сорыйлар. Олылар көненә күчтәнәч бирмиләр, дип тә сорыйлар. Бу адәм баласына ни җитми?! Нәрсә ашасак, эчсәк шул бар бит инде. Пенсияне вакытында китерәләр. Безнең бабайга сентябрьдә 90 тулды, мин дә аның артыннан 86 белән барам. Икебезгә 85 ел стажыбыз бар. Икебез дә хезмәт ветераны. Ике бүлмәле фатир бирде бушка. Хезмәт Кызыл байрагы ордены бар минем. Бер җирдән бер тиен дә алган юк. Зарланмыйбыз да.
Ишегалдында бабайның 90 яшен күршеләр белән үткәрдек. Улыбыз ресторанда үткәрде. Балалар хөрмәт итә. Һәр туган көнгә шөкер итеп яшәргә кирәк. Еллар гына тынычлансын иде.
50 ел яшибез диләр. Аллага шөкер дияргә кирәк. Аллаһы тарафыннан бирелгән үзе олы бүләк инде бу. Ятимлек, ялгызлык ачысын күрмәгәнсең бит. Менә мин беренче ирем белән 10 ел гына яшәп калдым. Бу минем икенче тормышым. Аллаһы болай да бүләкләгән бит инде тигез гомер биреп. Шуңа бүләк дип зарланучыларга шаккатам. Киресенчә, ялгыз, ятим калганнарга кирәк ул ярдәм. Без бик бәхетле бит болай да. Менә безнең күршебезнең әле кырыгы гына үтте. 50 яше тулырга 20 генә көн калган иде. Украинадан алып кайттылар. Алла сакласын. Шундыйлардан гыйбрәт алырга кирәк. Иртән торгач бабай өстәл янына килеп утыра. Аллага шөкер дип көне буе йөрибез, бакчага чыгабыз. Менә бүген йөреп кердем. Этне ашаттым. Кошлар йөри. Аларын соңрак ашатабыз. Әлегә балан, миләш, сырганакларны ашап бетермәделәр. 
Безнең заман ачлыкта, ялангачлыкта үтте. Барын да күрдек. Аллага шөкер балаларыбыз исән сау булсын, аларны җәфаламыйча китеп барырга насыйп итсен. Без гәҗитләрне күп алабыз. Укырга яратабыз. Китаптан укып кына күз алдына китереп үстек ипине дә, туйганчы ашасаң ничек була икән ул дип хыяллана идек. Балаларыбызга оныкларыбызга тәүфыйк бирсен. Хәерле бәндәләр белән парлашырга язсын. 
Илфат энем, Сезне гел телевизорлардан карап торам. Күргәч, авылыма кайтып килгәндәй булам. Мин бит якташыгыз. Әтнә районындагы Кышлау авылыннан. 
Фәрдия ГАЛИМҖАНОВА,
Чаллы шәһәре
Укучыбызның гаять мәгънәле, гыйбрәтле бу шалтыратуы вәгазь итеп мәчетләрдә сөйләрлек. Әйе шул, Аллага шөкер, дия белмибез. Маемландык. Фәрдия апаның шалтыратуы миңа бер вакыйганы искә төшерде. Телевидениедә эшләгән вакытым, эшем бармый, күңелсез. Комачау итүчеләр аяк чала... Китәргәдер инде, болай интригаларда катнашып йөрисем килми, дип уйлап йөргән чак. Автобустан төшеп бакчалар аркылы кышкы сукмактан уйланып җай гына тәпилим. Шунда аякларын көчкә сөйрәп атлаучы, олы яшьтәге урыс әбисен куып җиттем. Узып китәрмен дигән идем, ирексездән үзалдына сөйләнгәне колагыма керде һәм адымымны акрынайтып тыңлап барасы иттем. Гаять мәгънәле итеп ул үз шатлыгы белән бүлешә, Аллаһыга рәхмәтен белдерә. Аның сөйләнгәне әле дә колагымда яңгырап тора:
– Ай Аллаһым, рәхмәт сиңа. Мин бит бүген дә исән. Аякларым да алай каты сызламый кебек бүген. Кәефем дә шәп. Тукта, кайтыйм да, коймак куыйм әле. Күршемне дә дәшәрмен. Бәйрәм бит. Исән бит без. И Аллаһым, син бүген тагын мине яшәтеп, бәйрәм бүләк иттең. Мин аңладым, бу җирдә авыртынуларсыз яшәү бәйрәм икән бит. Без гөнаһлы бәндәләреңне кичерә күр, рәхмәт Сиңа...
Мин әбине бүлдерергә, өркетергә куркып артыннан тын гына атлыйм. Ул шулай Алласына рәхмәтләр укый-укый үз тыкрыгына кереп китте. Аңа ияреп бара алмыйм бит, куркытырмын... Эндәшергә дә җөрьәт итмәдем. Үз юлымнан киттем. Һәм тормышыма нәтиҗә ясап, үземнең телемдә дә «Аллага шөкер»ләрнең бик аз булганын аңладым. Бүген мин сау-сәламәт, димәк Аллага шөкер. 
«Аллага шөкер»не көнгә ничә тапкыр әйтәбез соң? Әйдәгез, шуны санап карыйк. Кайберәүләргә хәл белеп шалтыратасың, тотыналар зарланырга. Шул зарланырлык сәбәпләр арасында кечкенә генә булса да «Аллага шөкер»лек сәбәп юкмы икән-ни?! 
Фәрдия апа вәгазеннән соң, үз әнием искә төште. 41 яшеннән 6 малай белән тол калды ул. Әтием 1 ел урын өстендә ятып авырып китеп барды. Мин кечкенә. Ләкин әниемнең елаганы хәтеремдә. Әтием, кассага кеше акча сала дип, кырып себереп 200 сум акчасын салган булган. Сырхаулык, операцияләр ыгы-зыгысы белән ул онытылган күрәсең. Әтием үлгәч, әнием шул акчаны алмакчы булган. Ләкин ул әти исемендә генә. Почта начальнигы да үз-вакытында киңәш бирмәгән. Хәзер берничек тә алып булмый. 6 балага да 18әр яше тулгач кына биреләсе икән. Абыйларыма 18ләре тулгач өлешләп бирелде, миңа да 18 тулгач кына чират җитте. Әнием, бу малайларны ничек үстерим, 18 яшендә кирәк түгел, хәзер кирәк бит ул, дип үрсәләнде. Парлы мәҗлесләргә йөрмәде. Аш-су әзерләүче генә булды. Мәктәптән елга бер тапкыр ятим дип нидер бирәләр иде үземә. Әнигә, син 6 ятим тәрбиялисең, фронтовик хатыны дип, аерым хөрмәт булмады. Инде без үсеп җиткәч тә, мохтаҗлар исемлегенә кертелмәде, балаларың күп, дип кенә әйтәләр иде. Мохтаҗлык кичермәде ул үзе, әмма кешегә булган илтифатның җитенкерәмәве өчен ятимләнә иде. Парлы тормышка кызыгып гомерен үткәрде.
Әлбәттә, һәркемгә кирәк илтифат. Әмма бүген хакимиятләрнең 40 – 50 ел бергә яшәгән, дип 80, 90 яшькә җиткәч махсус котлаулары турында ишеткәч, әниемнең моңлы күзләре күз алдыма килә. Сугыштан соң гаилә тормышының ни икәнен дә күрә алмый калган кыз-әбиләр, толлар, ятимнәр никадәр булды... Инде сугыш чоры балалары да бик аз калып бара. Илтифат бар халкыбызга булса иде ул. Илебездә халыкны да яратсыннар иде. Һәм халык та зарланыр алдыннан «Аллага шөкер»ләрне дә барларга өйрәнсен иде. 
Менә бит Фәрдия апаның вәгазе мине дә әллә нинди хисләнүләргә алып кереп китте...


Юбилей елында булса да игътибар булса иде!
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Мөхәммәтшинга, депутатларга, ветераннар советлары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәм.
Җиңүнең 80 еллыгын каршы алу хөрмәтенә Сугыш чоры балаларына аз гына булса да кызыксындыру чараларын күрүегезне сорыйбыз. Бераз гына булса да миһербанлы булыгыз. Без бик аз калдык. Бу Җиңүгә бик зур өлеш керттек. Үлән ашап, ач килеш, шәрә яшәдек. Ашарга үлән калмый торган иде. Аның өстенә һәр ел 40 кило ит, 200 данә йомырка, 5 кг йон тапшырып тордык. Әле заем, тагын әллә нинди бурычлар түләдек. 12 – 13 яшьлек малайлар идек бит без. Бригадирлар шушы ач малайларны чыбыркы белән сугып җибәрәләр иде. Җиңү өчен бар көчебезне бирдек. Шуңа да бай Германияне җиңдек.
Хәзер бер оныгым, бертуган энемнең малае Украинада. Дөньялар рәхәт, ләкин тынычлыгы юк. Тизрәк иминлек урнашсын иде. 
Ветераннар советы рәисе 

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы Исәнсеф авылы

Кыш бабай урысныкы бит
Күптән түгел республика башлыгының исемен рәис дип алыштырдылар. Нигәдер аны күп журналистлар глава дип атый. Беркем дә сүз куптармый. Шуңа эчем поша.
Яңа ел җитә. Бар халыкны котлыйм. Ләкин Кар кызы белән Кыш бабайны татарча киендереп булмыймы икән?! Татарстанда булса да. Алайса урыс калфагы, урыс киемнәре. Авылларда да шулай киенәләр бит. 
Шәүкәт ГАЙНАНОВ,
Әлмәт районы Түбән Мактама

Корбан ите сөяген изгеләштермик!
Корбан итеннән калган сөякләрне нишләтергә? Берәүләр, күмеп куярга, ди, икенчеләре, суга ташларга яисә ягарга, диләр. Кайсы дөрес икән? Күмәсе булса, җир туңган чакта нишләргә? 
Фатыйма МАННАПОВА,
Биектау районы
Корбанлык хайванының канын, гадәти вакытта мал суйгандагы кебек, шулай ук туфрак белән күмәргә кирәк. 
Корбанлыкның сөякләрен эткә-мәчегә бирергә ярый. Алар да Аллаһының барлыкка китергән мәхлуклары һәм бу очракта аларны туендыру күркәм булачак, дип яза «Дин вә мәгыйшәт». Ләкин изгеләштерергә ярамый. Безнең диндә «андый итнең сөяген кадерләргә кирәк» дип беркайда да язылмаган. Эч майларын тавыкка чабып бирүчеләр дә бар. Коръәндә, чалган корбаннарыгызның ите дә, каны да Аллаһка барып ирешмәс, бары тик ихлас тәкъвалыгыгыз ирешер, диелә. Корбан чалган кеше үзенең Аллаһы Тәгаләгә буйсынуын да белдерә, шул ук вакытта фәкыйрьләрне кайгыртып, изге гамәл дә кыла, чөнки корбан ите мохтаҗларга өләшенә. Ә тиресен сатып алучы булса, сатарга һәм шул акчаны сәдака итеп бирергә, сатып алучы да ихтыяҗ да булмаса, сөяген дә, тиресен дә исраф булып аунап йөрмәсен дип, күмеп куегыз, күңелегез тыныч булыр. Кышын җыеп куеп, моны язга чыккач эшләргә була. Болай табигатьне дә пычратмабыз. Шуңа суга ташларга һич тә ярамый.

Гәҗит югалды
«Безнең гәҗит»не көтеп алам. Тик менә декабрь саны килмәде. Почтада килмәде, нишләтик, диләр. 
Әнисә ГӘРӘЕВА,
Яшел Үзән районы, Норлат авылы 
Мондый зарлар даими килеп тора. Тагын бер кат искәртәм: газеталарыбыз һәр айның беренче пәнҗешәмбесендә почта тарафыннан таратылырга тиеш. Кайдадыр көнендә үк китермиләрдер. Әмма шул берничә көн эчендә укучы газеталы булырга тиеш. Әгәр айның беренче пәнҗешәмбесеннән соң бер атна дәвамында газетагызны китермәсәләр, почтадан эзләп табуларын таләп итегез. Анда газета килмәде, без нишлик, дип утырулары бернинди дә кысаларга сыймый. Газета килми икән, район үзәгенә, ә аннан чылбыр буенча үзәккә хәбәр ителеп, газетаны табарга тиешләр. Редакция җибәрмәде дип утырган почта ташучы ялганлый, безгә яла яга. Редакция газеталарын график нигезендә типографиягә җибәрә, ә типография графикта күрсәтелгән вакытка почтага тапшыра. Бу үзара килешүләрдә беркетелгән. Редакция газета өләшеп йөрми. Без инде өстәмә чыгымнарын өстебезгә алып югалган газеталар өчен хат итеп тә салабыз. Менә сезнең югалган газета да район үзәгендә кайдадыр аунап ятадыр. Узган атнада Биектауда шулай югалган газеталарны таптыра башлагач, килеп чыкты: почмакка ташланган булган...


***
Укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Шалтыратулар, хәбәрләр даими кабул ителә. Ә укучылар белән турыдан туры элемтә 21нче гыйнварда иртәнге 11дән 15 сәгатькә кадәр булачак. Газетабыз һәр айның беренче атнасында укучыларына барып ирешергә тиеш. Сорауларыгыз, зарларыгыз һәм фикер-тәкъдимнәрегез булса, шалтырату һәм ватсап хәбәрләр өчен редакциябезнең телефоны: 8-927-043-76-43. 
Мөрәҗәгатьләрне Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ кабул итеп алды

Комментарии