Яшьлек бит ул бер генә

Без – сугыш чоры балалары. Нинди генә авыр тормышта яшәсәк тә, безнең дә бар иде бит ул яшьлек дигән гүзәл чор. Күлле Кименең 10 еллык мәктәбендә безне урыс теле һәм әдәбиятыннан Казанда туып үскән Әминә апа укытты. «Ашау өчен – эшләргә, эшләү өчен таза-сау булып яшәргә тырышырга кирәк», – ди иде ул.

1960нчы елның җылы май ае. Без бер төркем яшьләр вербовщик белән Төмән өлкәсенең Боровой поселогына килеп җиттек. Гомуми вагонда утырып та, сөялеп тә йоклап килүләр – безнең өчен яңалык. Тәрәзә аша Урал таулары күренеп кала.

Бер бүлмәдә ун кеше яшибез. Әтнә районы Казак Үртәме авылыннан без икәү, Түбән Көектән – Йосып, Җогып авылыннан – Рәфик (урыны оҗмахта булсын), Чымбулаттан – Ваис, Вахит, Күңәрдән – абыйлы-сеңелле, Сания исемле кыз, Мәңгәрдән бер төркем яшьләр. Элеккеге Кызыл Юл районы (хәзер Арчага керә) Пионер дигән авылдан Нурулла исемле егет белән 3 ай буе командировкада бергә булдык. Төмән елгасыннан сал булып агып килгән бүрәнәләрне озын лесовозларга төяп тордык. Арабызда Чувашия белән Маридан килгән яшьләр дә бар иде. Күрше бүлмәдә Апас районыннан килгән яшьләр яшәде.

Эшкә урнашуга 50 сум аванс бирделәр. Без күргән әйбер түгел. Бер буханка ипи алабыз да, шуны өчкә бүләбез. Кайнап чыккан суны ярты литрлы банкага агызып, шикәр салып бутыйбыз да, шуның белән тамак туйдырабыз. Эшли торган урыныбыз – комбинат ЖБИСМ. Тюмень СНХ. 1960 ел, 2 май, дип хезмәт кенәгәмә язып куелган. Монда бик зур төзелешләр бара. Кем балта остасы, кем кирпеч заводында эшли. Хатын-кызлар сукаланган торф басуыннан агач тамырлары җыя. Авыр эшләр. Шулай да туйганчы ипи ашыйбыз. Кесәбездә әз-мәз булса да акча бар. Эштән кайткач, бараклар каршысында җыр-бию башлана. Чуваш яшьләре – аерым, татарлар – аерым... Чуалышып, бәйләнешеп йөрү юк, коллектив тату.

Арабызда Чувашиядән килгән, Шамил исемле бик чибәр йөзле, матур гәүдәле бер абый да бар иде. Колхозда механизатор булып эшләгән. Зур итеп йорт сала башлаган. Азрак акча эшләп кайтыйм дип, колхоздан рөхсәт алып килгән. Монда да тракторда эшләде. Эштән алҗып кайткач, каршы алучы юк. Авылда хатыным, балаларым калды, дип, гаиләсен сагына. Нигә генә килдем мин монда, дип үкенә. Берзаман Шамил абый күренми башлады. Бик юксындык без аны. Бераздан матурланып, яшәреп кайтып керде. Якын-тирәдә татар авыллары күп. Шуларның берсендә бер ялгыз хатын белән танышып, «кияү» булып йөргән икән.

Авылдан киткәндә, аякларың туңмасын дип, әни 42нче размерлы итек кидереп җибәргән иде. Шул кирза итек 6 ай эчендә тузып, Төмән өлкәсендә калды. Ел әйләнәсе өстән төшми торган телогрейкам салкыннан да, эсседән дә саклады. Кирәк вакытта урын-җир булып да хезмәт итте. Аннары себер урманнарының агач исләрен сеңдереп, кире үзем белән туган якка әйләнеп кайтты. Әле армиягә дә озата барды. Бик истәлекле булса да, аннары ул телогрейканы солдат бишмәтенә алыштырырга туры килде.

Ә шунда эшләгән акчама әнигә плюш жакет алып кайтып куандырдым.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии