Такси, такси…

Такси, такси…

Игорь Николаев башкаруында «, … вези-вези» дигән җырны күпләрнең ишеткәне бардыр. Кунакка баргач бик соңга калсаң, яисә тиз арада берәр җиргә барып җитәргә кирәк булса, юл читенә чыгып басып «мотор» тоту гадәти хәл иде элек. Узган елның 1 сентябреннән хезмәтен легальләштерү максатыннан, « турында закон» чыгардылар. Бу закон нигезендә, хуҗалары кешеләрне йөртергә махсус рөхсәт кәгазе (лицензия), машинаның икәнен күрсәтүче билге («шашкалар») һәм узган чакрымнарга карап түләнәсе акчаны санаучы прибор – таксометр булырга тиеш. Бу таләпләр үтәлмәгән очракта, йөртүчеләргә 3 меңнән алып 10 мең сумга кадәр штраф каралган иде.

Күпләр таксида эшләүне өстәмә керем чыганагы буларак кына кабул итте. Кемдер эштән кайткач, кич бераз акча эшләргә дип чыгып китә. Кайберәүләр ял көннәрендә өйдә буш ятмас өчен пассажирлар йөртте. Төп эшләре дип санамагач, рөхсәт кәгазьләре, шашкалар һәм төрле приборлар алып торуны кирәк дип тапмадылар. Яңа закон үз көченә кергәч, тукталышларда, базар тирәләрендә такси хезмәте күрсәтүчеләр шактый кимеде. Бу бер яктан әйбәт, билгеле. Ышанычлы машинага утырып, кирәк җиреңә исән-имин барып җитәчәгеңә гарантия зуррак. Икенче яктан, кышкы суыкларда яки җәйге эсседә: «Такси, кемгә такси?» дип берәү дә рәхәт тормыштан көне буе басып тормый.

Ринат исемле танышым кайчагында шулай кичләрен чыгып акча эшли иде. Яшь тә тулмаган малайлары белән хатыны өйдә утыра. Шуңа да гаилә башлыгы – бердәнбер туендыручы. Өстәвенә, яшь гаилә фатир алырга акча җыя. 8 март бәйрәменнән соң Ринатның хатыны авылда калган, ә ир үзе «бомбить» итәргә чыккан.

– Бер тукталышта кеше көтеп тора идем, өч егет машинам янына килеп басты. Берсе тәрәзәне шакыды. Боларга янәшәдәге урамга гына барырга кирәк булып чыкты. Акчаны да әйбәт түләргә вәгъдә бирделәр. Барабыз, инде сөйләшенгән урынга килеп җиттек диярлек. Шул чагында берсе кесәсеннән пычак чыгарып, миңа терәмәсенме?! Болар норкоманнар булып чыкты. Төне буе шулай пычак белән куркытып, мине шәһәр тирәли йөрттеләр. Әҗәлем кайчан җитәр инде дип уйлый-уйлый, чәчләрем агарып чыкты. Күңелемнән генә бөтен якыннарым, хатыным, улым белән хушлаштым. Болар кибеткә, сыра алырга төшеп киттеләр. Шулай гына качып китә алдым, – дип сөйләгән иде.

Яңа елдан такси йөртүчеләргә кабат «бәйләнә» башладылар. Казан шәһәрендәге бөтен такси хезмәте күрсәтүче машиналар да ак һәм сары төстә булырга тиеш икән! Ростов өлкәсендә инде 2012нче елның сентябрендә үк такси йөртүчеләргә шундый таләп куйган булганнар. Әйтерсең лә закон чыгаручы хакимиятебезнең башка чишәр мәсьәләләре юк! Кайсы гына законны алма, берсенең дә халык тормышын җиңеләйтү яисә яхшырту өчен эшләнмәгәне ачык күренә. Әллә юри эш булмаганлыктан юк-бар белән шөгыльләнеп утыралар инде шунда. Аңламассың бу депутатларны…

Сәлимә ЗАРИФ.

Комментарии