Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

БЕРӘР ЧАРА ҮТКӘРГӘННӘРМЕ?

24нче октябрьдә Зәй районының инвалидлар оешмасы рәисен – коронавирустан вафат булган Илдус Талиповны Казаннан алып кайтып җирләделәр. Хакимият тарафыннан гаиләсенә ярдәм итү түгел, кайгы уртаклашу да булмады. Районда инвалидлар декадасында бернинди чара да үткәрелмәгән, инвалидлар белән эшләү дә юк. Кеше таба алмыйлар. Илдус Талипов 20 ел буена үзенең машинасына утырып, үз хисабына бензинын салып, бөтен Зәй районындагы инвалидларны оештырып, чаралар, экскурсияләр үткәреп, хәлләрен белешеп яшәгән кеше иде. Җитәкчеләрнең битарафлыгына шаккатам. Быел районда инвалидлар декадасында нинди чаралар үткәрдегез, дип кызыксынып карагыз әле.

Илдус Талиповның күршесе

(тулы исемем редакция өчен генә),

Зәй районы

Интернеттан номерын карап, Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Зәй бүлекчәсенә шалтыратып карадык, телефонны алучы булмады. Районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина белән сөйләштек: «Илдус Котдусович инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе булып бик озак эшләде, мин үз вазифама килгәндә ул шул урында эшли иде инде. Аны югалту бик кызганыч, таҗлывирус берәүне дә жәлләп тормый, ләкин тормыш дәвам итә. Инвалидлар җәмгыятенең эшчәнлеге дә тукталып калмады. Без үз ягыбыздан, район хакимияте үз ягыннан планлаштырылган барлык чараларны да үткәрдек һәм үткәрәбез. Алар инвалидлар ункөнлеге белән генә чикләнми, аннан соң да дәвам итә. Дөрес, пандемия сәбәпле кеше күп җыела торган чараларны үткәрә алмыйбыз, анысы бөтен җирдә дә шулай. Калганы барысы да план буенча барды. Ә инвалидлар җәмгыятенә яңа җитәкче Яңа елдан соң сайлап куелачак», – дип белдерде ул. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан районда нинди чаралар үткәрелүе турында «Зәй офыклары» газетасында һәм сайтында хәбәрләр басылган, шуннан укып, тулырак белә аласыз.

ТАТАР ТЕЛЕ МӘҢГЕ ЯШӘР!

Матбугат чараларында кайбер зыялы милләттәшләребезнең «татар теле, милләте бетәчәк» дип язган мәкаләләре басылып тора. Ә менә башка милләт вәкилләре туган телебез турында төпле фикерләр әйтәләр. Мисал өчен, Павел Шмаков. Андыйлар арасында күренекле сәясәтче Алексей Малашенко да бар. Ул «Реальное время» газетасына болай дип әйткән: «Татар теле югалмаячак. Чөнки дөньяда аз санлы күренекле өч халык бар: яһүдләр, әрмәннәр һәм татарлар. Алар бик авыр шартларда яшәп тә, мәдәниятен саклап кала алганнар. Димәк, үз телләрен хөрмәт итәләр һәм итәчәкләр». Бик дөрес фикер. Татар халкы 500 елга якын коллыкта яшәп тә, мәҗбүри чукындыруларга, тере килеш яндыруларга, бәкеләргә батырып үтерүләргә карамастан, өметсезлеккә бирелмәгән һәм бирелмәячәк. Татар халкы – бөек халык!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

РӘХМӘТ БЕЛДЕРӘБЕЗ!

Инвалидлар декадасы уңаеннан эшмәкәр Хашимов Рәдис исемле егетебез исеменнән авыл җирлеге рәисе белән инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе (бер үк вакытта шул Рәдиснең әнисе була инде ул) авылдагы бөтен инвалидларга кыйммәтле күчтәнәч-пакетлар өләшеп чыктылар. Бик күп бездә инвалидлар. Аларның барысы исеменнән дә ул егеткә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Исәнлек-саулык бирсен, шушылай игелекле булып калсын һәрвакыт. Һәм ул егетне үстергән әти-әнисенә дә олы рәхмәтләребезне җиткереп, киләчәктә дә сәламәт булсыннар, озын-озак гомер итсеннәр, игелекләр кылып яшәсеннәр, Аллаһның рәхмәтләре ирешсен, дигән теләктә калабыз.

Азат МИРЗАМӘХМҮТОВ,

Актаныш районы, Иске Байсар авылы

СЕБЕРДӘ ЭШЛӘГӘННӘРГӘ АКЧА БУЛМАДЫ

Миңа 70 яшь, 39 ел Себердә эшләдем. Сентябрь аенда «Яңа гасыр» каналыннан ишеттем: Себердә эшләгәннәргә һәм хәрбиләргә 1нче октябрьдә пенсиягә өстәмә акча була, диделәр. Октябрьдә дә, ноябрьдә дә булмады. Һаман юк. Себердән кайтканнарны Татарстанда кешегә дә чутламыйлар, икенче сорт итеп карыйлар. Үзем барып сорагач, капиталь ремонтка дип, 70 тәңкә өстәделәр – шуның белән шул. Себердән кайткач, безнең коэффициент кимеде, юл акчаларын кистеләр. Кисә беләләр, ә өстәмәне беркайчан да бирмиләр...

Мансур ЗАКИРОВ,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Элегрәк Русия Пенсия фонды матбугатта таралган бу хәбәргә рәсми аңлатма биргән иде инде: «Себердә эшләп лаеклы ялга чыкканнарга 1нче октябрьдән өстәмә акча түләнә дигән сүз дөреслеккә туры килми. 80 яше тулган пенсионерларның пенсиясенә билгеле бер күләмдә акча өстәлә (1нче төркем инвалидлар гына искәрмә). «Себер стажы» булганнарга 2021нче елда ул өстәмә сумма 9066,72 сумга тигез. Ягъни әгәр пенсионерга сентябрьдә 80 яшь тулган булса, ул октябрьдән шул өстәмә түләүне ала башлый. Моның өчен аерым мөрәҗәгать итәсе түгел, өстәмә түләү автомат рәвештә билгеләнә». Бәлки, шул өстәмә акча турында мәгълүмат булгандыр ул.

ҖӘЗАСЫН АЛСЫН ИДЕ...

Ул Галәвиевне (сүз быел майда Казанның 175нче гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиев турында. – Ф.М.) күпме тикшерергә була икән? Бер кеше кушуы буенча түгел, үз белдеге белән эшләгән җинаять, гаепле билгеле, эзләп-нитеп йөрисе юк, ә шуны җиде ай тикшерәләр. Шуннан үрнәк алып, бернинди җәза да булмый икән, дип ышанып, 12-14 яшьлекләр дә кулына мылтык алды бит инде. Шундый ничә очрак булды! Тизрәк каты режимлы колониягә утыртып куйсалар, бер чара булыр иде ичмасам. Мәктәп директорын – пенсиягә чыгарга күп калмаган хатын-кызны гаеплиләр. Моңарчы ничә еллар балалар укыткан хатын-кызга тешләре үтәме икәнни? Мәктәп директорын ник рәнҗетәсез, ник җәберлисез? Ул гаепле түгел бит монда. Кабинетта ниндидер җиһазның ватык икәнен күргәннәр икән, ник уку елы башында кабул иткәннәр, ник тартып-сузып йөрткәннәр? Директор үз кесәсеннән ремонтлый алмый бит инде аны...

Ачуым килгәнгә шалтыратуым,

Арча районыннан бер укучыгыз

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер– тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239– 03– 53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927– 039– 03– 53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алдыһ

Комментарии