Чишмәне яңартырга коңгызлар комачаулый

Мин Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында яшел болыннарда уйнап, саф чишмә суларын эчеп үстем. 14 яшемдә Казанга китеп, гади кисүче һөнәрен үзләштердем. Соңрак эштән аерылмый гына югары белем алып, җитәкче вазыйфаларын да башкардым. «Почет билгесе» ордены белән бүләкләндем, өч мәртәбә халык контроле рәисе булып сайландым. Эшләгән чорымда кешеләргә ярдәм итәргә, киңәшләремне бирергә әзер тордым.

Менә хәзер үзем ярдәмгә мохтаҗ булып, түрәләр ишеген шакыйм. Эш шунда, авылыбызның уртасыннан инеш ага, ә тау башында бөтен авыл халкының су ала торган бердәнбер чишмәсе тибә иде. Иде, дим, чөнки хәзер бу тирәләргә су коңгызлары ияләшеп, чишмәне су астында калдырганнар.

Беркөнне төш күрәм: имеш, мин чишмә янында икәнмен. Бер гаҗәеп кеше миңа әмер бирә: «Чишмәне төзекләндерергә алын!» Мин бу төшнең мәгънәсен аңладым – чишмәне төзекләндерү өчен пенсиямнән акча туплый башладым. Балта эшен белгән бер егет белән сөйләшеп, аны бу эшкә алынырга күндердем. Әмма чишмәне ачу өчен иң башта коңгызларны бетерергә кирәк.

Бу мәсьәләне хәл итү өчен шушы көннәрдә Балык Бистәсе районы башлыгы янына бардым. Мине аның ярдәмчесе Ибраһимов фамилияле иптәш кабул итте, район башлыгы урынында түгел икән. Ибраһимов минем гозеремне тыңлады да, коңгызларга тияргә ярамый, дип җаваплады. Авылыбызда намуслы, намазлы, иманлы халык яши. Шулар чишмә суын эчәргә тилмерә, краннан аккан су эчәләр. Авыл халкына зыян китерерлек булгач, ул җәнлекләр нигә кирәк икән соң? Авыл советы рәисе белән дә сөйләштем.

Иң курыкканым: эшемне төгәлли алмыйча, ахирәт йортына китеп барсам, җаным тыныч булмас. Миңа бит инде 82 яшь. Пенсиямне ашарга һәм даруга гына калдырам, калганын шушы изге эшкә дип җыеп барам. 1991нче елда инде бер үлеп, бу дөньяга кабат кайткан идем. Гомерем Казанда үтсә дә, җәемне кендек каным тамган җирдә уздырам.

Инде менә нишләргә бу чишмә белән? Бәлки, кемдер коңгызлардан котылу чарасын беләдер. Шушы эшемдә ярдәм итүче булмас микән?

Т. ШӘРӘПОВА,

Казан шәһәре

Комментарии