- 14.11.2017
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2017, №46 (15 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
СУ ҖЫЛЫТКЫЧ ЭШЛӘМӘСӘ…
Быел август аенда су җылыта торган җайланма, ягъни бойлер сатып алган идек. Табак-савытлар юганда кулны җылы суга тыгасы килә бит. Ләкин өметләребез чынга ашмады. Бойлерның салкын су торбасына тоташкан урыныннан тамчы-тамчы агып утыра башлады. Кибеткә барып хәлне сөйләдек, әле гарантия сроклары да чыкмаган булгач, алар су җылыткычны алып киттеләр. Бер ай буе тоттылар үзләрендә, нәрсә эшләткәннәрдер – кире китереп тоташтырсалар да, су барыбер агуын дәвам итте. Берничә мәртәбә слесарьләре дә килеп карады, файдасы булмады. Бойлерны сатып алган кибеткә кабат шалтыраткан идем: «Аның төзексез булуына без җавап бирмибез, Санкт-Петербургтагы заводына шалтыратып зарланыгыз», – диделәр. Ник, аны кибетчеләр үзләре дә хәл итә алмый микәнни? 8 мең сум пенсиям белән мин хәзер шулай чит шәһәрләргә шалтыратырга тиеш буламмы? Алганда яхшы дип саттылар бит. Һаман суы агып утыра, чүпрәкләр белән урап куйдык. Нишләргә инде безгә? Берәр төрле киңәш бирмәссезме? Ни акчасын бирмиләр, ни ремонтламыйлар, ни яңаны куймыйлар…
Әсгать ШӘРИФУЛЛИН
Лениногорск районы, Камышлы бистәсе
Соравыгызга җавап табу өчен, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан идарәсе эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге белән элемтәгә чыктык. Андагы белгечләр аңлатуынча, райондагы кибет, сатып алучысын болай «типкәләп» йөртергә тиеш түгел. Бу очракта, Әсгать абый, сезгә су җылыткычны алган кибеткә ике нөсхәдә язмача дәгъва (претензия) алып килергә кирәк булыр. Берсен алганлыкларына кул куйдырып, үзегездә калдырыгыз, берсен – кибеттә. Алмасалар, почта аша уведомлениеле заказлы итеп почта аша салыгыз, эчтәлегенә опись ясагыз. Хатта түбәндәге эчтәлектәге текст булырга тиеш: «Фәләненче числода су җылыткыч алдык, шуның кадәр вакыт узганнан соң, ул су агыза башлады. Шалтыраткач, слесарь килде, әмма җитешсезлекләрне бетерә алмады. Кулланучылар хокукын яклау турындагы закон нигезендә минем тиешле, яраклы сыйфаттагы товар алырга һәм аннан кулланырга хакым бар. Мин бу бойлердан тиешенчә файдаланам, аңа бернинди йогынты ясамадым, ягъни төшереп җибәрмәдем, җимермәдем, һ.б. Әмма шуңа да карамастан, ул үзенең функцияләрен тиешенчә үтәми: суны җылытмый, яки су агыза, аннан файдалана алмыйм. Товарның гарантия срогы чыкмаган, шуңа күрә, сатып алу-сату турындагы килешүне өзәргә телим». Әгәр су жылыткычыгызны кибеткә кире кайтарырга теләмәсәгез, «Төзексезлекләрне, җитешсезлекләрне бетерүне сорыйм», – дип языгыз. Гаризаны кибеттә калдырганда имзагызны куярга онытмагыз. Ун көннән соң, оешма сезгә җавап бирергә бурычлы. Җавап булмаячак икән, судка мөрәҗәгать итегез.
БЕР КИТСӘҢ – КАЙТАЛМЫЙСЫҢ?
Энем бер оешмада гади эшче булып эшләде. Быел кыскартуга эләкте дә, биржада тора башлады. Бер-ике атна элек кенә биржадан эш урыны тәкъдим иткәннәр: элек эшләгән оешмасында вакансия бар икән. Энем барган, эшкә урнашу өчен гариза да язып кайткан, әмма аңа әйткәннәр, янәсе, бер тапкыр эш урыныңда кыскартылуга эләккәнсең икән, без андый кешеләрне яңадан кабул итмибез, дип. Андый закон чынлап та бармы икән, беләсем килгән иде?
Шәфига СИБГАТУЛЛИНА
Казан шәһәре, Урман арты бистәсе
Әлеге уңайдан Кукмара районы прокуроры Ришат Шакировтан мәсьәләгә ачыклык кертүен сорадык.
– Кешене эшкә алмас өчен законда 5 кенә төрле сәбәп бар.
- Әгәр аның белеме туры килмәсә. Әйтик, югары белемле кеше кирәк, ә аның ул юк.
- Әгәр эш тәҗрибәсе булмаса.
- Туры килә торган квалификациясе юк икән.
- Медицина белгечләре биредә эшләүнең зарарлы булуын кисәтсә. Мәсәлән, ул кеше авыру һәм аңа хәрәкәт итә торган предметлар янында эшләргә ярамый, ди.
- Эшчәнлек сыйфатлары, ул урнашырга килгән оешмага туры килмәсә.
Әмма, «Элегрәк штат кыскартылу сәбәпле бер мәртәбә син эштән җибәрелдең, сине кире алырга безнең хакыбыз юк», – дигән нигез законда каралмаган. Бу дөрес әйбер түгел. Укучыгызның энесенә оешмадан язма рәвештә аны эшкә алмаулары турында кәгазь (отказной) алырга, соңрак, бу документтан риза булмавын күрсәтеп, судка шикаять итәргә кирәк. Яки прокуратурага барып, тикшертергә мөмкин, – дип аңлатты ул.
«ҖЫЛЫТМАСАЛАР ДА, АКЧА СОРЫЙЛАР»
Сентябрь аенда җылы бирмәделәр. Бирү түгел, биреп тә карамадылар. Җылыны бары тик октябрь уртасында гына бирделәр. Шулай булса да, хезмәт күрсәтелмәгән килеш, сентябрь аена, җылы өчен дип, 1149 сум чәпәп куйдылар. Шундый приказ чыккан да, без түләргә тиешбез, имеш. Янәсе безнең йортта хисаплау приборы юк. Ә сентябрьдә фатирларда салкын булуы – беркемне дә борчымый. Җылысы бирелмәгәч, «приборы» нәрсә санасын соң аның? Мин бу акчаны түләдем, әлбәттә, әмма беләсем килә бу приказ бармы, аны кем чыгарган, нинди приказ ул?
Кадрия ЗАҺИРОВА
Казан шәһәре
Әлеге уңайдан Казан шәһәре Совет районының бердәм хисаплау үзәге (Единый расчетный центр) җитәкчесе Гүзәл Җәләевага шалтыраттык:
– Укучыгыз яшәгән йортның, чынлап та, гомуми исәпләү приборы (общедомовой прибор учета) юк, шуңа күрә анда яшәүчеләргә билгеле бер норматив каралган. Алар сигез ай буе тотрыклы рәвештә нәкъ бер үк төрле суммаларны түли. Әгәр йортларында гомуми исәпләү приборы булса, кыш көне күбрәк түләрләр иде. Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2012нче елның 21нче августында чыгарган 132/0 санлы боерыгы бар. Интернеттан эзләп карасалар, анда мин әйткән аңлатма бирелгән. Шул приказга таянабыз.
***
Укучыларыбыздан кабул итеп алган сораулар әнә шундый булды. Бу атнада биргән соравыгызга җавап таба алмасагыз, киләсе саннарны күзәтеп барыгыз. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13 сәгатькә кадәр аралашабыз. Укучылар белән турыдан-туры элемтә 8 (843)7112230 телефоныннан (Казанныкыннан бушлай) яки 8-9027112230 номерлы кесә телефоны аша булачак. Сорауларыгыз, кызыклы тәкъдимнәрегез һәм темаларыгыз булса, безнең белән элемтәгә керегез. Бер генә шалтыратуны да игътибарсыз калдырмабыз.
Айгөл ЗАКИРОВА
Алло, «Безнең гәҗит»ме?,

Комментарии