Юбилей

Юбилей, төрле кичәләргә, очрашуларга бик йөрмим инде хәзер. Яшь барган саен кыенлаша. Александровка-Карамалы авылыннан ветераннар җитәкчесе Фалия Әхмәтҗановадан чакыру алдым. Участок больницасында баш табиб булып эшләүче Мәүләвиев Шәрифҗан Сәхипҗан улының 75 яшьлек юбилеен уздыралар икән. Кайтып йөри алмам инде, дип җаваплаган идем. Үзебезнең «Җәлил чаткылары» әгъзасы, әле берничә ел җитәкчебез дә булып торган Рәйс Кәлимуллин шалтыратып, барырга күндерде. «Халисә апа, үзем подъезд ишегең төбеннән килеп алам, кайтарып куям. Үзең дә шушы авылда эшләп, яшәп киткән кеше бит син. Бергәләп барып кайтыйк», – дигәч, ризалаштым. Сентябрь уртасында көннәр дә матур торды.

Чакыру сәгать икегә иде. Җәлилдән дә соңрак кузгалдык. Юлдашым әле көлдереп тә алды: «Борчылма, Халисә апа, без килмичә башламый алар», – ди. Без дигәнем өчәү – Рәйс, Рәйхана Кәлимуллина һәм мин.

Без килгәндә тамаша залы тулы иде. Юбилярны котларга район үзәгеннән дә бик күп кунаклар килгән. Соңгы елларда үзем күргән, үзем катнашкан юбилейларның иң күркәме булды ул. Гадәттә котлаулар, 2-3 җыр җырланып, бер сәгать чамасы гына була иде мондый кичәләр. Ышанасызмы, ике сәгать ярым барган әлеге тантана һәркемнең исендә калырлык булды. Кичәне ветераннар җитәкчесе Фалия Әхмәтҗанова оештырган. Әлбәттә инде, авыл җирлеге башлыгы Вафин Ирек Фатыйхович җитәкчелегендә. Котлаулар, сөйләүләр авыл үзешчәннәре концерты белән аралаштырып алып барылды. Бик күп икән авыл үзешчәннәре арасында матур җырлаучылар. Үзем дә бу авылда почта җитәкчесе булып 25 ел эшләп киткән идем. Инде 37 ел Җәлилдә яшим.

Тантана азагына бик мул итеп чәй табыны да әзерләгәннәр иде. Анысына да калдык. Җитмәсә, урыным юбиляр белән янәшә туры килде (шулай утырттылар). Бер сәгатьләп чәйләп, кабат сөйләшеп, гөрләшеп утырдык. Тантаналы өлештә, чиратыбыз җиткәч, сәхнәгә безне – «Җәлил чаткылары»н да чакырдылар. 2 көн эчендә генә язган бер шигыремне укыдым сәхнәдән.

Юбилярга 75!

Табибларга бик килешә

Кершәндәй ап-ак халат.

Минем күземә күренә

Гүя ике ак канат.

Исемең үзеңә тартып тора –

Сәхипҗан улы Шәрифҗан.

Сине күргән-белгәннәргә

Иң хөрмәтле, якын җан.

Хезмәт стажың 50 ел,

Тәмле телең, ачык йөзең,

Һәр авыруга карата

Ихлас синең күңел күзең.

75 егет чак әле,

Алда 80, 90ны.

Йөзенә дә ерак калмый,

Атлап үтсен тупсаңны.

Үзеңә дә сәламәтлек,

Озын гомер насыйп булсын.

Яхшылыгың үзеңә кайтсын,

Тормыш касәң тулып торсын!

«Җәлил чаткылары» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии