Гомер көзе – иң нечкә чор

Өлкәннәр көне – олы буынны искә төшереп, аңа хөрмәт белдерү өчен бер сәбәп. Көз ишек шакыгач, үзенең гомер юлына нәтиҗә ясаучы бу буынның эчке дөньясына үзгә бер матурлык булсын, дигәннәрдер, аларны аңларга теләгәннәрдер, дигән фикер баштан үтә. Анда ни кайный, өлкәннәр нәрсә белән мәшгуль, бүгенге көндә нинди эш башкаралар... Кызыклы да, икенче яктан кызганыч та. Гомере буе сайлаган һөнәре буенча тырышып дәүләткә хезмәт иткән кешеләр алар. Уңышлары да булгандыр, әле бу дөньяда эшләп бетермәгән эшләре дә калгандыр. Кеше күңеле – дәрья ич ул, аны ничек аңлап бетерәсең!

Күңеле төшкән, кулыннан килә торган эшләре белән башкаларны да сөендерергә тели алар. Өлкәннәрнең дә үз шөгыльләре бар – кем нәрсә белән юана, үз сәләтен кайсы яктан күрсәтә башлый. Беркем әле ачып бетерә алмаган йөрәк серләрен кемгәдер җиткерәсе бар.

 Үзен дөнья тоткасы дип санаган бүгенге буын аңа ничек карый, ихтирам итәме ул аны? Бу нәрсәгә дә өлкәннәр битараф кала алмый. Кайвакытларда гомер көзе буйлап атлаучы әлеге буынга тискәре мөнәсәбәтләр белән дә очрашырга туры килә. Алары үзләренә бу көн килеп җитмәс дип уйлыйлар, ахрысы. Әбиемнең әйтә торган бер сүзе бар иде: «Картлар күңеле пыяла, чүт кагылсаң – уала». Моны кайчандыр дәүләт үсешенә үз өлешен керткән өлкән буын бүген үз җилкәсендә кичерә. Авыр сүзләрне дә еш кына йөрәкләре аша үткәрергә туры килә аларга. Кимсенсәләр дә – түзәләр, башка барыр юллары юк. Күңелләрендә үзләре белән йөртәләр дә, җаннарына салып алып китәләр. Ә мондый гамәлләрне кылучылар болар өчен җавап тотар көн җитәсен генә төшенеп бетермиләр.

Әйтәсе фикеремне, сүземне шулай башлавымның да үз сәбәпләре бар. Өлкәннәрнең кайсысы сөенеч белән көтәдер бу көнне, белмим. Барысының да күзендә моң: әйтеп бетергесез сагыш. Яннарыннан үтеп киткәндә кайсыбыз уйлый бу турыда? Әйе, бүген алар гомерләренең шул чорына кергәннәр. Һәркем үзенчә керә бу чорга: кайсы сөнечле вакыйгаларга төренеп, кайсы күпме кайгы-хәсрәт аша үтеп, кайсы гомерен эшкә биреп, ялгыз калып, кайсы сәламәтлеген югалтып... Өстәсәң, әле күпме башкаларын да табып булыр иде. Ләкин октябрьнең бу көне ел саен төрлечә килә. Өлкәннәр үзләре дә төрле халәттә була. Көзләр, гомер көзләре – шундый алар. Күзләрендәге моң гына уйланырга мәҗбүр итә. Бу чор миңа килмәс, гомер көзләренә вакыт күп әле, дип сөенергә ашыгырга кирәкми. Көн саен гомеребезнең бер көне үтә, ә санаган вакытның үткәне сизелми аның.

Тәрбияче булып эшләү дәверендә миңа бик өлкән буын вәкилләре белән еш очрашырга туры килде. Кулымнан килгән ярдәмемне дә кызганмадым. Хәлләрен белергә дә йөреп торам, үзем тәрбияләүче балаларны да үземнең әти-әниләрем кебек өлкән буынга хөрмәт белән карарга өйрәтәм. Күбесенең әби-бабасы бар. Балалар бакчасында эшләп киткән тәрбиячеләрне, тәрбияче ярдәмчеләрен дә истән чыгармыйбыз. Ел да чакырып, эшләгән урыннарында кунак итәбез. Аларга күп тә кирәкми: җылы караш, ягымлы мөнәсәбәт җаннарына дәва булып ята.

Сары яфрак кебек, сары көзләр, гомернең иң нечкә чоры. Бу чор күңелләргә шифа булырлык гамәлләр белән тормышны ямьләндереп торсын. Өлкән буын вәкилләре үзләренең дәвамчысы булган яшьләрдән хөрмәт кенә тоеп яшәсен иде.

Зәния ЗАКИРОВА,

Зәй шәһәренең «Алтынчәч» балалар бакчасы тәрбиячесе

Комментарии