Кыяр тозлаучы кырмыска

Кыяр тозлаучы кырмыска

Тукталышта бушка тараталар диярсең, билләһи. Андагы кешенең иге-чиге юк. Кемгә ни кирәк тә, кем кая бара, дип аптырыйм инде. Шәһәргә килеп, укырга кергән елларда тукталыштагы халык балга кунган чебенне хәтерләтә иде. Хәзер ияләштем инде. Ияләшми, нишләргә кирәк соң? Үзем дә шул чебеннәрнең берсе бит…

Вәт бит, заманы булса да, , трамвай-троллейбусның буш йөргәне юк. Әле шуларга өстәп, җир астындагы метро да шыгрым тулы.

Ни генә дисәң дә, Казанның иң шәп транспорты – кызыл автобус. Әйе, әйе, күпләр кырмыскага охшата торган шул кызыл автобус. Әллә минем белән килешмәүчеләр дә бармы?

…Тукталышта басып торганыма биш, ун, егерме минут узды. Юлда машиналар оча. Ара-тирә шул кырмыскалар да күренгәли. Тукталышта автобус көтеп әлсерәп беткән бичаракайлар, үзләренә кирәк автобусны күргәч, итле сөяк тапкан эттәй, төртешә-төртешә автобус эченә уза. Бу тамашаны карап, шаклар катам инде. Мин-минләнеп, олысын-кечесен этеп-таптап, урын калмас, дип чабучылар зур киртәдә берүзе калган, аптыраган сарыкны хәтерләтә. Хәер, үзем дә шундыйдыр инде.

Тукталышта бушка цирк карап ләззәт алып басып торганда, минем «лимузиным» да килеп туктады. Эх, шул кечкенә кырмыска балаларын күргәч гел бер анекдот искә төшә: «ГАИшник «Җиделе» машинасын туктата икән. Документларын сорый шофердан. Тегесе аягында чак басып тора, ди. Милиционер машинада утырганнарга төшәргә әмер бирә. Барлыгы 12 кеше була. Милиционер аптырап: «Әгәр кире машинага утыра алсагыз, җибәрәм», – ди. Тегеләр утыралар да: «Тагын бер урын бар, утырасызмы?» – диләр».

Менә һәрчак шул анекдоттагыча кайтам мин. 44 кешелек автобуска 144 кеше сыядыр, билләһи. Кондукторның: «Артка, артка барыгыз. Анда буш», – дигәне кергәнче үк аяктан ега. Әле автобус эченә үтмәгән булсам да, өйгә йә тозланган кыяр, йә шпрот халәтендә кайтачагымны ачык күрәм. Анда буш дигәннәре түбәгә үк менеп җитмәгән, тәрәзәгә борыннары белән сыланмаган дигәнне аңлата монда. Кереп, берәр бармак белән генә булса да тотынырга өлгермисең, артыңда, колагыңа уфтана-уфтана сулап, кондуктор килеп баскан була. (Теге Америка киносындагы Человек-паук вазыйфасын да үтидер ул.) Кондукторның усал карашын күреп, аяк белән булса да, акча янчыгын эзләп, акча сузарга туры килә. Хәер, хәзер чемодан хәтле сумкамнан акча янчыгымны эзләп азапланучы аягымның хәле яхшырды: электрон карта белән генә йөрим.

Автобуста иң кызыгы – ике кулына ике сумка тоткан, авызына акча янчыгын капкан апалар. Менә бит ул ир дигәннәрен тотып торучылар! Этләнсә-этләнә, бетләнсә-бетләнә, әмма капчык-капчык азык-төлек алып кайта.

Тукталышта әлсерәп, көч-хәл белән басып торучы әбиләрнең автобуста ничек җанланганын күргәнегез бармы? Вәт ул тамаша. Бармак башы хәтле генә булсалар да, аяктан егалар. Хәлем юк дигән кыяфәт ясап утырырга урын эзләгәндә, тиктормас орчыкны хәтерләтә бит алар. Хәер, дөрес эшлиләр инде. Хәзер бит яшьләрдә оят та, хөрмәт тә юк. Килеп төртмәсәң, кат-кат әйтмәсәң, укып арган яшьләрнең башына барып җитми. Яшьләр генә түгел, баһадир сыман (алай дип әйтергә тел дә әйләнми) ир-атлар да, кыймылдый алмый торган симергән үгез кебек, җәелгәннәр.

Үзен вертолет итеп хис иткән кырмыска, очкан җирендә, кинәт кенә, җиргә төртелгән кебек, туктый да куя. Утынны да алай ташымыйлар бездә! Кешеләр, җилдә җилфердәгән яфрак сыман, бер яктан икенче якка ава башлый.

Тукталышта борынын җиргә төртеп туктагач, кызыл автобустан, 143 кешене аралап, «һава-һава», дип чаба-чаба төшәм мин.

Миннән соң да шыгрым тулы кала әле ул автобус. Ләкин мин-шпрот урынына алмашка яңасы килә – үзгәреш шунда гына.

Консервамы, кыярмы, шпротмы булуыма карамастан, яратам мин ул кызыл автобус-кырмыскаларны. Яратмый булмый шул. Кыйбатлы балык булып утырып йөрергә машинам юк шул.

Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

Кыяр тозлаучы кырмыска, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии