- 14.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №36 (14 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Яратам, ни хәл итим, дип җырлыйлар иде элек. Әлбәттә, бу Тукай әйтмешли, җырлаганда көй өчен, ягъни, рифмага салу өчен генә әйтелгән. Ул чакларда метро турында ишетеп кенә белә иде күбебез. Башкалабызда да җир астыннан поездлар җилдерә башлагач, бу сүзләрне еш искә төшерәм. Метрополитенны халык, бигрәк тә аның ярлырак катламы, бик үз итте. Чөнки өстәгеләр «бөке»дә интегеп утырганда, түбәндәгеләр җәлт кенә бару-кайту мөмкинлеге алды.
Әлбәттә, бездә җитешсезлекләрсез генә булмый инде ул. Әйтик, Тукай мәйданы станциясендә яздан алып кышка чаклы түшәмнән су тама, әнә. Беренче мәлдә, җимерелеп кенә төшмәгәе, дип шикләнеп кенә йөрдек. «Метроэлектротранс»ның җаваплы хезмәткәрләре тынычландыргач, элеп тә тормыйбыз хәзер, тамчы суы җыя торган чиләкләрне, күлдәвекләрне урап чабуыбызны беләбез. Җир астында гына түгел, өстә, төгәлрәге, күпердә ясалган «Әмәт» станциясенең пыяла түбәсеннән үткән яңгыр эленмә түшәмнәрне җебетеп бетерде инде.
Боларын башкалабыз юбилеена өлгертү өчен ашыгу, рус әйткәндәй, төзелешне штурмлау галәмәте, дип уйларга кирәк. Ошбу җитешсезлекләрне хәзер төзәтү, бигрәк тә, җир асты сулары үтүне туктату кебек эшләр икеләтә катлаулы һәм чыгымлыдыр кебек. Хәлбуки, максатыбыз ошбу техник кимчелекләрне санап зарланып утыру түгел иде. Моның ише генә мулла кызында да була, диләр ич әле. Ахыр чиктә, тамчы тама торган җирне әйләнеп узып та була бит. Ә менә карап торырга кечкенә генә һәм бернинди артык чыгым сорамаучы мәсьәләне җир астында урап узар әмәл юк. Сүз вагонга узу белән кәефне боза торган татарча игълан кылучы кешеләр тавышы хакында.
Без Айрат Арсланов, Эльс Гаделев, Мәрьям Арсланова кебек чын дикторларның җайлы, күңелгә ятышлы матур тавышларын ишеткән, хәбәрләрен тыңлаган буын. Һәм метро поездында сөйләүчеләрне диктор дип атый да алмабыз. Хәер, ошбу һөнәр бетеп, радио-телевидениедә аларны алып баручылар алыштырды инде.
Соңгы ике-өч ел буе Казан метросы поездларында колакка ятышсыз ямьсез тавышлы хатын-кыз сөйләме яңгырады. Мин аның яраткан артисткабыз икәнен бары тик быел, ниһаять, аны ир кеше алмаштыргач кына белеп шаккаттым. Әллә компьютерда «эшкәртеп», әллә юньсез аппаратурада яздырып, тавышын танымаслык хәлгә китерү өстенә, ниндидер тимер чыңы керткәннәр иде аңа. Бер язучы танышым: «Чуен таба төбен корыч кашык белән кыру», – дип, минемчә, бик төгәл бәя бирде кебек.
Сәбәп начар аппаратурада гына да булмагандыр, мөгаен. Иң күренекле артистлардан да начар диктор чыгарга мөмкин икән. Һәрхәлдә, без белгән һөнәри дикторларның сөйләме сизелер-сизелмәс кенә тукталыш-пауза, басымнар ясап, тыныч, ләкин үтемле итеп ага, агыла иде. Әйтергә кирәк, шул ук вагоннарда ишетелүче рус дикторлары игъланнары шулай эшләнгән дә. Тавышлары да әйбәт кенә. Безнекеләр кебек телләрен дә бозмыйлар.
Инде быел кыш вагонда яшь ир кешенең матур гына тавышы ишетелгәч, эчтән генә шатланган идем. Дөрес, ул: «Сак булыгыз! Ишекләр ябыла!» – дип кисәткәндә, алар күптән ябылып, электричка станциядән тоннельгә кереп киткән була инде. «Метроэлектротранс»ның әлеге заказын үтәүчеләр ярамаган тагын татарга, дип фикер йөрткән, күрәсең. Бусы – бер хәл. Ә менә диктор текстын укучы егетнең татар телен ярым-йорты гына белүче кеше булуы бөтенләй аңлашылмый. Гәрчә, минем күңелне ул ике тукталыш узу белән төшерде. Чөнки «Тукай мәйданы» дигәндә авыз тутырып «майданы» диде. Ә инде тагын бер станциягә җиткәч, «…Казан Кремле территорийэнә үтә аласыз», – дип белдерде. «Территориясенә» дигәнне әйтергә теле әйләнмәгәч, ул сүзне төшереп калдырса, «Казан Кремленә кер (уза, үтә) аласыз» күпкә колакка ятышлырак килеп чыгар иде. Хәер, бусы инде аның кулына текст тоттырган «белгечләр» гаебе. Шәхсән үзем тел, сөйләм сәнгате, сәхнә теле кебек өлкәләрдә белгеч түгел. Шуңа күрә, әле әйтелгәннәрне акылга өйрәтү итеп түгел, гади бер татар кешесе фикере, зары, дип кабул итәргә кирәк. Юкса, сәнгать кешеләрен сөйләргә өйрәткән кебек килеп чыга бугай. Шулай да бу эш юктан, мөгез чыгарырга азаплану түгел. Чынлыкта сүз миллионлы татар мәркәзендәге карап торган бер метрога белдерүләр ясый алырдай тавыш һәм сәләткә ия кеше таба алмау, ошбу мәсьәләгә әһәмият бирмәү турында бара. Татар телсез, тавышсыз калмаган бит әле. Бу бары тик милләт абруена, телебезне саклау кебек җитди мәсьәләгә вак-төяк дип карау бәласе.
«Метроэлектротранс» башлыгы Әсфан әфәнде Хәерби (Лаеш районы) егете, ошбу чатаклыкларны үзе дә сизмәслек түгел. Күрәсең, гендиректорның поездга утырып, дикторларны тыңлап йөрергә вакыты юктыр. Ә менә җир асты юлына көн саен меңнәрчә кеше төшә. Үзебезнекеләр белән бергә, чит илдән килгән кунаклар, хәтта гомер бакый җир астында йөреп туйган мәскәүлеләр дә Казан метросын күреп китәргә тырыша. Милләттәшләребез исә, теге дикторларны ишетеп, татар дөньясы башкаласына бәя бирә. Соңгы вакытта вагоннардагы электрон экраннарда йөгерек рекламалар күзгә күренә башлады. Рус һәм инглиз телләрендә язалар, ә татарча юк. Ярый әле язмыйлар дип, куанырга гына кала. Юкса, хаталы-ялгышлы җөмләләрне күреп тагын наданлыгыбызга хурланып һәм оялып йөрергә туры килер иде. Эх, метрополитен! Гарьләнәм, нихәл итим?..
Комментарии