Дәүләт аерым мәнфәгатьләр әсире булмасын!

Дәүләт аерым мәнфәгатьләр әсире булмасын!

Русиядә мәгълүм шәхес Вәлиулла Ягъкубның үлеме, Илдус Фәизгә һөҗүм күп төрле бәхәсләргә сәбәпче булды. Беренче версия – коммерция дип бәяләнде.

Мөфтият тирәсендә ыгы-зыгы күп булды. Илдус Фәизовның мөфти итеп сайлануы үзе үк җәнҗаллы узган иде. Аны бик үҗәтләнеп шушы вазифага сайлаттырдылар. Мөселманнар Корылтайда ирекле сайлау булмады, дип зарланды. Шул рәвешле, Ислам дөньясында билгеле булмаган кешене китереп куйдылар.

Ә Вәлиулла Ягъкуб, аннан аермалы буларак, күпкә билгеле шәхес иде. Кайчандыр ул да сәләфитлек карашлары белән аерылып торды. Аннан ул ваһһабчыларга кискен каршы якка басты. Бик күп мөфтиләр Сәгуд Гарәбстаны белән хезмәттәшлек итте, акчаларын алдылар, алар ярдәме белән мәчетләр салдылар. Вәлиулла да бу ил белән тыгыз хезмәттәшлектә булды, тик соңрак ул Сәгуд Гарәбстанын да тәнкыйтьли башлады. Вәлиулланың белемендә беркем шикләнә алмый. Ул гарәб илләрендә укыган, Корьәнне белә, гарәбчә сөйләшә. Ә мөфтине алай дип әйтеп булмый. Аның гыйлемлеге турында беркем белми. Мөселманнар арасында бу хакта төрле имеш-мимешләр йөри.

Бу фигура бик конфликтлы. Хәтта Татарстанның кайбер җитәкчеләренә каршы килә торган булса да, ул аерым мәнфәгатьләрне алга сөрә башлады. Әйтик, Мәскәү позициясен якларга кереште. Татарстанга теш кайраучылар күп. Бу бар яктан да уңышлы төбәк. Биредә үсеш алган промышленность үзәге. Бер Казанны гына күрү дә җитә. Ул Европа дәрәҗәсендәге күркәм шәһәр. Димәк, Татарстан җирле элиталар кулындагы майлы калҗа кебек. Шуңа күрә бу вакыйгалар ниндидер элиталарның Татарстанны үз кулларына төшерү нияте түгел микән, дип тә уйлыйм. Мөфтигә һәм аның урынбасарына һөҗүм вәзгыятьне тотрыксызландыру өчен башкарылган эш­нең берсе булуы мөмкин. Ни өчен дигәндә, әлеге вакыйгалардан соң бәгъзе белгечләр һәм хәтта түрәләр дә, янәсе, Татарстанның эре җитәкчеләре, эре банкирлары, радикаль ваһһабчы агымга иганәчелек кылалар, дип чыгыш ясады.

Татарстанда, бәлки, кемнәрдер «ваһһабчы» дип атала торган карашларда торадыр, ләкин проблема анда түгел, рухи лидер итеп тәкъдим ителгән кешенең, ягъни мөфтинең алар белән элемтәләре югалуында. Башка карашта торучылар үз эчләренә бикләнә. Ә мондый хәл террорчылык максатлары белән яшәүче радикаллар өчен дә, махсус хезмәтләр өчен дә үтә уңайлы форсат тудыра. Шулай итеп, Русиядә «традицион караштагы руханилар» һәм «ваһһабчылар» дип атала торган конфликтлы бүленеш барлыкка килә. Мондый һәр җәнҗалның нигезендә идеялар түгел, ә бәлки, акча бүлешә алмау ята, дип раслый алам. Терактлар җәһә­теннән яңгыраган «коммерция» һәм «ваһһабчылык» версияләренең җирлеге бер үк дип әйтүем… моны барлыкка килгән сәламәт булмаган вәзгыять тудырды. Шул ук вакытта, мөфти әгәр финансларны контрольдә тотарга теләсә, мәчетләр салдыру, башка чыгымнар өчен, шушы вахабчылар мохиты белән махсус килешү эзләргә, йә булмаса, финансларны саклаган хәлдә, Эчке эшләр министрлыгына килеп бу мохитны чикләргә теләргә мөмкин. Мондый хәл 2000нче елда Кабардино-Балкариядә булган иде. Һәм бу ул республиканы гражданнар сугышы хәленә куйды, террорчылыкны көчәйтеп, тотрыклы яшерен дәрәҗәгә күчерде.

Дәүләт билгеләгән «дин түрәсе»н изге дип санарга гадәтләнгәнбез… Шул ук вакытта мөфти сәясәте белән килешмәгән кешегә «ваһһабчы» дип ярлык таксагыз, кеше бу тамгасыннан мәңге котыла алмаячак. Кешене яшерен исемлекләргә кертеп, полиция аның белән шөгыльләнә башлый. Мантыйк шундый: мөфтигә каршы икәнсең, димәк, син дәүләт дошманына да әвереләсең…

Әгәр мөфти үзе халык дошманы булса, әгәр ул вәзгыятьне үз, дуслары, гаиләсе мәнфәгатьләрендә кулланса… Мондый очракта дәүләт законнары бары үзенең тук тормышын кайгыртучыларны, бу очракта дин әһелләрен, ягъни халыкны түгел, мөфтине яклый. Бу Татарстанда, минем фикеремчә, шулай килеп чыгарга мөмкин. Мәгълүмати кырда шундый образ туды: «традицион ислам» һәм аны яклаучы мөфти… Гәрчә, мөфти ул бездә администратор, акча белән идарә итәргә дәүләт тарафыннан куелган чиновник кына булса да.

Ә радикал башка Ислам, хәзерге Русиядәге сәяси вәзгыять белән ризалашмаучылар бармы? Һичшиксез, бар. Төньяк Кавказда террорчылык сугышы дәвам иткән шартларда бигрәк тә. Әйтик, кешеләрнең югалуы, һәм аларның мәетләре юлларда ташлап калдырылуы… Һәм икенче яктан шул мәрхүмнәрнең туганнары кулларына корал алып, үч алу юлына баса, милиционер-полицейскийларны үтерә.

Хакимиятнең проблемасы шунда: төрле төбәкләрне, гореф-гадәтләрне искә алмыйча, барын да бер калыпка салырга тырышуы. Әйтерсең, бар Ислам Русиядә 1 китап белән тасвирлана. Русия Исламы төрле телләр, төрле мәдәнияте, йолалары булган элеккеге илләрдән тора… Дагестан белән Татарстанны тәңгәлләштерү дөрес түгел. Бу Греция белән Данияне, тәңгәлләштерү белән бер: алар христиан илләре, әмма икесе ике нәрсә бит: берсе правослау, икенчесе протестант.

Татарстандагы вәзгыятьне аңларга, яшьләрне эзәрлекләүдән туктарга, радикаль төркем­нәр бар икән, аларны ачыкларга һәм алар белән эш башларга кирәк. Әгәр кеше террорчылык юлында тора икән, аның белән сөйләшеп тә торасы юк. Ә хакимиятне яратмаган, мөфтине тәнкыйтьләгән, мәзһәбләрне кабул итмәгән, шул ук вакытта террорчылыкка каршы булуларын раслаган кешеләр белән исә сөйләшергә мөмкин һәм сөйлә­шергә кирәк тә! Аларны, эзәрлекли башласаң, киресенчә, иң явыз террорчылар шулар даирәсеннән чыгачак. Мәскәү метросында шартлаулар оештырган Магомет Ваһабов та, чит илдә укып Дагъстанга кайткач, башта ваһһабчылыкка каршы иде. Ләкин аны милиция хезмәткәрләре тотып кыйнаган, сакалын кырганнар һәм түбәнсеткәннәр, шуннан соң ул иң явыз террорчыларның берсенә әйләнгән.

Мөселманнар белән көч структуралары гына эшләвен туктатырга кирәк… Кеше террорчылыкка каршы икән, сакалын да үстерсен, мыегын да кырсын, кыска чалбар да кисен, хатыны битен дә каплап йөрсен, мөфтине яратмыйча үз мәчетенә дә йөрсен – ул бит барыбер закон үтәүче граждан булып кала. Трусиктан, майкадан йөргән кешене кулга алмыйлар бит. Кеше хакимиятне яратмавын ачыктан-ачык әйтә ала, аның өчен генә зинданга тыкмыйлар. кешесе мондый сүз әйтте исә, аны шундук кулга алалар, кыйныйлар, мәсхә­рәли­ләр һәм террорчылар подпольесына куып кертәләр. Дәүләт Ислам киңлегенең демократик көчләре белән сөйләшергә, чын радикалларны һәм дәүләт исеменнән эш йөртүче мөфти белән килешмәүчеләрне аера белергә тиеш. Ул үз мәнфәгатьләрен өстен куйган мөфтиләр әсире булырга тиеш түгел. Без мөселманнарны дошман күрмәсәк кенә террорчылык җиңеләчәк. Һәм илебездә гражданлык иминлеге уранашачак.

Максим ШЕВЧЕНКО,

Этно­мәдәни һәм дини сәясәт мәсьәләләре белгече, журналист, «Беренче канал»ның алып баручысы.

russia.ru

Дәүләт аерым мәнфәгатьләр әсире булмасын! , 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии