- 14.07.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №27 (10 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Беренче май бәйрәмендә «Мәкәр» Рафигында кунакта утырабыз, миңа урын ишек каты, чаршау турына эләкте. Табын мулдан, тәмле итле аш, шикәрле сөтле чәй, бераз гына «пич башы» куган нәрсәсе дә бар иде. Хәмәт гармун сузгач, җырлый гына башлаган идем, чаршау артыннан берәү аркама төртмәсенме! Бу хәл берничә тапкыр кабатланды. Җырларга ярамаганга, йорт хуҗабикәсе төртәме әллә дип тә уйладым. Чыдар әмәл калмагач, әкрен генә чаршауны ачтым. Ни күзем белән күрим – кәрзиндә биби чыгарырга каз утыра икән – шул чукыган булып чыкты!
***
Көзнең салкынча бер көнендә, кичке якта, сарык сатып алырга дип, Туенбаш авылына киттек. Мотоцикл рулендә Хәмәт, арт утыргычта мин. Юл уңды, таза гына сарык сатып алып, матай бишегенә салып бәйләдек. Юл уңаеннан, Хәмәт кибеткә керергә булды. Керешли, тартып бетермәгән, сүнгән тәмәкесен сарык авызына, башындагы түбәтәен аның башына кигезде. Мин, ни дияргә белмичә карап утырганда, янәшәдән үтеп баручы ике хатын: «Әбәү, моннан да күңелсез кеше бармы икән?!» – дип китеп барды.
***
Авылыбызның «Гәптер» Фазылы, Казанга китешли, юлда очрады. Юлдашлар булып чыктык. Казанга баручы Киров поездына бергәләп билет алып, бер вагонда бардык. Фазылны авылда «Энем» кушаматы белән йөртәләр. Поезддан төшеп, бераз баргач, урам чатында басып торганда, берәү килеп исәнләште дә, сүз башлап, янәшәмдәге Фазылдан: «Энем, колхоз базарына ничегрәк, кайдан барасы?» – дип сорады. Шунда Фазыл: «Абый, син мине каян беләсең?» – дип куйды.
***
1988 елның 31 декабре. Гадәт буенча, бу көнне төрле маскалар киеп, өйдән-өйгә йөриләр. Мин дә, мәрхүм күршебез Сәлмән карт киемнәрен – кышкы кыска пәлтәсен, бүреген, итеген, таягын, күзлеген сорап алып, ул булып киенеп чатка чыгып бастым. Киленебез Таһирә килеп чыкты: «Әстәгъфируллаһ, Сәлмән бабай, син түгелме соң?» – дип, куркуыннан тиз генә китү ягын карады. Көлүемә чыдый алмый, карга егылдым…
Н.ГАЛИЕВ.
Кукмара.
Комментарии