- 14.06.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №24 (15 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
АКЧАМНЫ КАЙТАРМЫЙЛАР
Капкынга эләктем. Радиодан, көн саен: «28 процент ставка белән кире кайтарабыз», – дип мактап сөйләгәч, 2014нче елда акчаларымны Чаллыдагы кредит кулланучылар кооперативы «Кредит Центр»га илтеп салдым. Гомер буе авызымнан өзеп, оныкка дип җыйган акчалар иде ул – әтисе дә булмагач, укырга кергәндә азмы-күпме ярдәм булыр дип уйлаган идем. Узган ел июнь аенда акчаларымны кире кайтарырга тиешләр иде – һаман ала алмыйм. Әле: «Кризис булгач, бирә алмыйбыз», – диләр, әле нәрсә. «Судка бирсәгез, акчаларыгызны бөтенләй күрмисез», – дип тә куркыталар әле җитмәсә. Нишләргә икән инде? Акчаларым җилгә очты микәнни?
Венера ГӘРӘЙШИНА,
Азнакай районы, Актүбә бистәсе
Интернеттагы мәгълүматларга караганда, 2015нче елның февраленнән әлеге кооператив кулланучыларына түләүләр тоткарлануы турындагы зарлар арткан. Кооперативның рәсми сайтындагы мәгълүматлар буенча, сентябрь аенда җыелыш уздырылган һәм анда төп бурычны кайтару һәм процентлар түләүне бер елга туктатып тору турында хәл иткәннәр. Быел февраль аенда Tatbank.ru порталында кооператив директоры Артур Хөснуллинның кулланучыларга мөрәҗәгате чыккан. «2014нче елның декабреннән кооператив хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, бүгенге вәзгыять килеп чыкмасын өчен, төгәлрәк әйтсәк, акчалар кире кайтарылмау һәм түләнмәү турындагы шикаятьләр белән кулланучылар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итмәсен өчен, барысын да эшләде. Шулай да без күптән түгел кооператив акчаларына арест салынуы турында беренче суд карарын алдык. Кооперативның счетларына арест салынгач, акчаларны түләү авырлашты. Клиентларыбызның күбесе белән мин шәхсән үзем телефоннан сөйләшеп тордым. Без кооперативны банкротлыкка чыгармау юллары турында сөйләдек. Бер генә суд карары булса да, Үзәк банк безне банкрот итеп тану турындагы мөрәҗәгать белән чыга ала, бу очракта сезгә акчаларыгызны алу авырлашачак. Пайчыларның шәхси акчалары урланмаган һәм тотылмаган. Безнең хәлебезгә дөньяда барган кризис йогынты ясады. Ләкин теләсә кайсы кризисның бер ахыры була. Эшне торгызу өчен вакыт кирәк, сезнең акчаларыгыз югалмады. Шуңа күрә кулланучыларыбыздан судка мөрәҗәгать итмәүләрен һәм судка биргән кешеләрдән шикаятьләрен кире алуларын сорыйбыз», – диелә әлеге белдерүдә.
Юристлар бу хакта, бер авыздан, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында әйтте. Башта кооператив исеменә дәгъва хаты язып җибәрегез, әгәр оешма бу дәгъва хатын (претензия) җавапсыз калдырса яки сезнең сорауларыгызга (әйтик, акчаларыгызны кайчан кире кайтарачаклары турында) канәгатьләндерерлек җавап бирмәсә, судка шикаять итәргә кирәк, ди алар. Ләкин бу очракта эшне судка ук алып барып җиткермәскә дә була. Сезнең очракта «Вкладчиклар һәм акционерларның хокукларын яклау буенча республика иҗтимагый-дәүләт фонды» («Республиканский общественно-государственный фонд по защите прав вкладчиков и акционеров») ярдәмгә килә алачак. Фонд Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 23 һәм Карл Фукс урамы, 6 адреслары буенча урнашкан. Төшке ялсыз эшли, ял көннәрендә эшләми. Телефоны: 8(843) 238-90-58.
НИЧЕК ЯЗДЫРЫРГА?
Үзем «Безнең гәҗит»не дүрт ел алдырам. Хәзер Киров өлкәсе, Нократ Аланы районында яшәүче киленемә дә яздырмакчы булган идем. Почтага баргач, яздырмадылар, мөмкин түгел, тегесе, бусы, диләр. Киленемне газетагызга ничек яздырыйм?
Саҗидә апагыз,
Зәй шәһәре
Кызганычка каршы, әлегә Татарстаннан читтәге төбәкләргә интернет аша түләп язылып булмый. Тиздән андый мөмкинлек булачак. Ул шушы араларда хәл ителә. Аерым хәбәр бирербез.
Әлегә Русия төбәкләрендә шул республика, өлкәләрдәге почта бүлекчәләрендә генә язылып була.
ИСКӘРТӘБЕЗ: ТАТАРСТАННАН ЧИТТӘ ТАРАЛУЧЫ «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»НЕҢ ИСЕМЕ ҮЗГӘРӘК. «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ РОССИЯ» ДИП АТАЛА, почтада шулай дип сорагыз. Индексы 60074. Ул Татарстанда таралучы газета кебек үк. «Безнең гәҗит Россия» газетасына Татарстанда язылып булмый.
АСФАЛЬТ БАР, АВТОБУС ЮК
Авылда тормасам да, гел кайтып йөрим. Авылга асфальт та салынган югыйсә, ләкин ике ел элек Сабага йөртә торган автобусны туктаттылар. Дөресрәге, ул элек авыл эченә үк керә иде, хәзер ферма яныннан гына үтеп китә. Километр ярым араны җәяү чыгарга кирәк. Һава торышының да төрле вакыты була бит. Кыш көне кар яуганда, буранда, пычракта өлкән яшьтәгеләргә моның кадәр бару кыен…
Нәкыя ХАФИЗОВА,
Саба районы, Кызыл Мишә авылы
Әлеге уңайдан Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир ШӘРӘФИЕВ белән элемтәгә кердек. Ул өлкән яшьтәгеләрнең ерак арага җәяү йөрүләрен кире какты:
– Автобус элек чынлап та авыл эченә үк кереп йөри иде. Элеккеге АТП ябылды безнең. «Яшен» дигән бер оешма гына бар, пассажирларны Шәмәрдәнгә алар йөртә. Юл уңаенда шушы авыл яныннан үтеп китәләр. Автобуска чыга торган урынга ераклык километр ярым түгел, биш йөз метр тирәсе бармы микән, юкмы, – диде җитәкче.
ТЫЛ ВЕТЕРАНЫМЫ УЛ?
Газетагызны башыннан ахырына кадәр бик яратып укыйбыз. Рәхмәт сезгә. Дөреслекне язасыз, прокурорлар, казыйлар, тикшерүчеләр эшлисе эшне дә башкаручы кебек тоеласыз. Бездә бер сорау туды әле. Газетагызда Мөҗәһидан Мортазинның «Мин – тыл ветераны» дигән сүзләре (№21, 25 май, 2016) чыккан иде. Ул кеше 79 яшен тутырмаган әле. Тыл ветераны исеме нинди кешегә бирелә икән, дигән сорау туды. Ташлама сорап шалтыратканнар дип уйламагыз, безгә берни дә кирәкми, күңел тынычлыгы белән баш саулыгы гына кирәк. Әмма 79 яшьлек тыл ветераны күпләрдә аңлашылмаучанлык тудырадыр. Сугыш беткәнгә 71 ел, бу кеше 7-8 яшендә ветеран булырлык кайда эшләде икән? Бабай (минем ирем) 82 яшендә, тик ул тыл ветераны түгел. Ә Мөҗаһидан абый тыл ветераны булган!
Фәрдия апагыз,
Чаллы шәһәре
Хөрмәтле укучыбыз, Мөҗәһидан абый Мортазин әлеге уңайдан газетага шалтыратып, үз фикерен әйтеп калдырыр дип уйлыйбыз. Шулай да сезнең соравыгызга закон күзлегеннән җавап бирәсебез килә. Тыл ветераны исеме 1941нче елның 22нче июненнән 1945нче елның 9нчы маена кадәр аралыкта, кимендә, алты ай буе тылда эшләгән кешеләргә бирелә. Ләкин кеше СССРның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрендә эшләгән булса, бу эш стажы исәпкә алынмый. Шулай ук әлеге исемне СССРның «Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәт куйганы өчен» орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгәннәрнең алырга хакы бар.
Үткән атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Исегезгә төшерәбез, һәр чәршәмбе иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр без сезнең белән бергә турыдан-туры элемтәдә булырбыз. Шалтыратып, сорауларыгызны юллый яки фикер әйтеп калдыра аласыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии