«ИСЕМ КУШЫП ӨЛГЕРЕП БУЛМЫЙ»

“Үзем исән булганда, колхозны таратмыйм”. Азнакай районы “Марс” хуҗалыгы рәисенең әлеге сүзләрен авылдашлары еш искә ала. Кәкре Елга, Якты Юл, Кәтем авылларын берләштергән хуҗалык ул. “Кирәксә саламын, печәнен, техникасын бирә. Хәбип Баянов кебек рәисләр барда, авылда кешечә яшәп була”, – ди авыл халкы. Кәкре Елгада 253 хуҗалык бар, 709 кеше яши. Мәктәпләрендә 152 бала укый. Мәдәният йорты, фельдшер бинасы, искиткеч мәчете бар. Юлларында асфальт. Авыл уртасыннан боргаланып елга ага, исеме шуңа күрә Кәкре Елга икән. Гөрләп торган бу авылны үз күзләрем белән күреп, кешеләре белән аралашып кайттым.

Сүземне эш сөючән халкыннан башлыйм әле. Биредә күпләп эре терлек асрыйлар. Якын-тирә авылларда халык малын бетерә, көтүләр дә елдан-ел кими. Ә Кәкре Елгада алар икәү! Ике көтүгә бергә 160-180 баш мал җыела икән. “Авыл үзәгендәге игъланнар тактасында “Фәлән Фәләнов ит сата” дигән язуның беткәне юк. Авылда ук сатылып та бара”, – ди авыл җирлеге Советы рәисе Сарыйм Авзалов. Ә мал асрау буенча рекорд Фәндия һәм Рәис Гарифуллиннарныкы. Бер сыер белән бер тайны да санасаң, абзарларында 15 эре терлек бар аларның. Рәис абый баштан дуңгызчылык белән шөгыльләнгән. Хәтта 65-70 башка кадәр җиткергәне булган.

– Аларга фураж күп кирәк. Аннары, дуңгыз итен бик алмыйлар. Сыер асрап, сөт сатар идең, бәясе арзан. Быел 9 сумнан алалар әнә. Аннары, 60 яшьтә бишәр сыер савып утырасы да килми. Шулай итеп, мондый эре терлеккә күчтек. Санын 22гә җиткергән вакыт та булды, хәзер киметтек, – ди Рәис абый.

– Итен сату белән проблема юкмы соң?

– Кулга тими дә. Авылдашлар алып бетерә, үземнең даими клиентларым бар. Әле Сабантуйга суймам дигән идем, берничә кеше килеп сорагач, ризалаштым. Дүрткә бүлеп алып китәләр аны. Килосын 150-160 сумнан сатабыз.

Гарифуллиннарның көне иртәнге 4тә үк башлана. Малларны карагач, Рәис абый тракторын кабызып, пилорамага эшкә чыгып китә. Хезмәт стажы – 45 ел. Хатыны Фәндия апа пенсиядә. Ике уллары Азнакайда нефтьчеләр. Ялларда кайтып, маллар астын алар чистарта.

– Печән, салам, бодай, фуражны эштән арзан бәядән яздырып алам. Рулонын бер меңнән исәпләп, 32 меңлек печән кайтарттык менә. Җир паена вика бирделәр. Күбрәк 7-10 көнлек бозаулар алабыз. Һәрберсе базар бәясеннән эләгә башласа, терлекчелек табыш китерми. Бик тырышсаң, тоткан 100 мең 200 булып әйләнеп кайтырга мөмкин. Гадәттә, малларны 14-18 ай асрыйм. Җиңел хезмәт түгел, аңлыйсыздыр. Кыскасы, колхоз шулай ярдәм итеп торганда яшәрлек. Әле тагын бер сарайны җиткереп бетерәсе бар.

Рәис абый маллары янына да алып керде. Һәркайсының үз “бүлмәсе”. “Бөтенесенә дә исем кушасызмы?” – дип шаяргач, “Кая кушып бетерәсең, колак тамгалары гына бар”, – диде хуҗалары елмаеп.

– Һәрберсенең документы, сатып алганлыкны раслаучы кәгазе бар. Аннан башка булмый. Әнә, берәүнең маллары үскәч, суярлык булгач, “урлагансың” дип алып киткәннәр… Туктагыз, Малышка шикәр алып чыгыйм әле. Алайса икенче тапкыр чыккач, тешли ул мине, – дип, Рәис абый йөгереп өенә дә кереп китте. Малыш дигәне – исем кушылган бердәнбер мал, тай икән.

Мал җанлы, эш сөючән кеше Рәис абый. Яраткан эш җиңел була, ди халык. Шулай тырышып-тырмашып көн күрүче авыл кешесенең эшләргә эше булуы, вакытында түләнеп баруы сөендерә. Үзләре дә шөкер итеп яши. Гарифуллиннар турында авыл җирлеге Советы рәисенә әйткәч тә:

– Эшчән, тырыш кеше ул. Эштә дә контрольдә тотасы юк, бөтенесен үзе белеп башкара. Хуплап кына торабыз, – диде Сарыйм Нәҗмиевич.

– Хәзерге заманда “Марс” хуҗалыгының менә дигән итеп эшләвенең сәбәбе нидә?

– Элеккечә, колхоз системасы белән эшлибез. Уңышның беренче сере шул булса, икенчесе – авыл хуҗалыгы рәисе итеп үз авылыңның ышанычлы кешесен кую һәм озак еллар эшләтү. Бездә 50-60 елга нибары ике генә җитәкче булды. Иренмәгән, ялкауланмаган кешегә мөмкинлек бар. Русиядә ел саен 4 мең авыл бетә, ди, ә бездә зарланырлык урын юк, авыл ялт итеп тора.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА.

– Азнакай – Кәкре Елга – .

Комментарии