«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

КҮРӘСЕМ КИЛӘ!

«Безнең гәҗит»кә Буадан даими язып торучы Суфия Әхмәтова белән күрешәсем килә. Без 1967-1969нчы елларда Исәк авылында бергә эшләдек. Суфия, сине бик күрәсем, сөйләшәсем килә. Мин дә Буада яшим. Адресым: Некрасов урамы, 26нчы йорт.

Җәвидә СИБГАТУЛЛИНА,

Буа шәһәре

ӨСТӘМӘ ТҮЛӘҮ ЮК

Мин гомер буе сыер саудым. 5 ел сыер сауган кешеләргә пенсия арта, дигән сүз ишеткән идем. Шул дөресме икән? Башка районнар алалар, дип ишеттек. 30 ел авылда эшләгән өчен пенсиягә өстәмә алдык. Монысы нәкъ менә сыер савучыларга, ди.

Гөлүсә МӨХӘММӘТДИНОВА,

Зәй районы, Куш Елга авылы

Сезнең сорауга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан мондый җавап алдык: «2019нчы елның 1нче гыйнварыннан Русия Федерациясенең 2018нче елның 23нче ноябрендә кабул ителгән №1440 Карары нигезендә, авыл җирлегендә эшләп, 30 ел стаж белән пенсиягә чыккан хезмәткәрләргә өстәмә пенсия түләнә. Сез әлеге өстәмәне алуыгыз турында әйткәнсез. Ә сыер савучы булып хезмәт куйган өчен пенсиягә башка өстәмә түләүләр каралмаган. Сезгә килеп ирешкән «5 ел сыер сауган өчен пенсиягә өстәмә түләү» дигән хәбәр дөреслеккә туры килми».

ҮРНӘК АЛЫЙК

Хәзерге вакытта мөселманнарның изге Рамазан ае бара. Бу ай рухи сәламәтлек, күңел пакьлеге, әдәплелек турында уйлану ае да. Изге айда күп мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре үткәрелә, соңгы елларда стадионда республикакүләм ифтар үткәрү дә гадәткә керде. Татарстан Хөкүмәте Рамазан аенда республика җирлегендә исерткеч эчемлекләр сатуны тыйса, мөселманнар бу башлангычны хуплар иде. Кавказ республикаларында Рамазан аенда исерткеч эчемлекләр сатылмый бит. Алардан үрнәк аласы иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

БИК КҮПЛӘРНЕ ТӨРМӘДӘН АЛЫП КАЛДЫ

Әтием Нургали Латыйпов турында әйтәсем килә. Буа районы, Адав-Толымбай авылында туып үсеп, шунда яшәде ул. Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп, Ленинград янында да, Сталинград янында да бәрелешләрдә катнашкан, шуннан яраланып кайткан. Ике тапкыр Дан ордены белән бүләкләнгән. Ул гомере буе чын коммунист булды. Янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе булып эшләде. Бик күп кешегә булышты. Утын яисә башка нәрсә урлап тотылучылар була бит инде, андыйлар һәрчак безнең өйнең капкасын кага иде. Безнең әти урманчы белән дә, участковый белән дә дус иде, шулар белән сөйләшеп, күпме кешене төрмәләрдән алып калды. Бер кулы гарипләнгән иде, шуңа күрә бөтен язу-сызуын мин яза идем. Күп еллар үткәч булса да, авылдашлар белеп торсыннар әле, дидем.

Гөлнур ЛАТЫЙПОВА,

Казан шәһәре

РӘХМӘТЕМ ЧИКСЕЗ!

Хат ташучыбыз Наташа Титованың яхшылыгын әйтеп бетерә торган түгел. Шундый рәхмәтле без аңа! Бөтен түләүләрне түләп бара, безгә, өйдә генә ятучы карчыкларга, бигрәк рәхәт.

Авыл җирлеге башлыгы Илшатка да рәхмәтем чиксез. Быел кыш бураннар күп булды. Безнең авыл Чыпчык авыл җирлегенә карый. Авыл башлыгы Илшат буран булган саен бөтен юлларны чистарттырып торды. Безнең авылда өйләр бик әз югыйсә, шулай булса да, чистартмый калмадылар. Аннан соң үзе машина белән килеп карап йөрде. Шундый башлыклар күбрәк булсын иде ул!

Мөһәйминә ГОМӘРОВА,

Биектау районы, Яңа Бөреле авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашачакбыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алачакбыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии