- 14.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №19 (14 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Ниһаять, меңьеллык шәһәребездә безнең яраткан Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл була. Мин инде бу турыда бер язып чыккан идем, узган ел Бөек шагыйребезнең туган көненә ачылырга тиешле һәйкәл әле быел да туган көнгә әзер булмады. Төзүчеләр фикеренчә, майның икенче яртысында, яисә май азагында ачылачак.
Башка шәһәрләрдәге һәйкәлләрдән аермалы буларак, Бөек шагыйребез бөтен буйга, татар түбәтәеннән булачак. Ә инде янында үзенең әкият батырлары да куелачак. Төзүчеләрнең сүзләренә караганда, бик тә үзенчәлекле һәм бик матур Тукай паркы булачак. Шагыйрьне бик яратсам да, шигырь уку бәйрәмнәрендә катнаша алмам инде, чөнки башка шәһәргә икенче уку йортына күчәчәкмен. Татар телемә мәхәббәтне һәм татарлыгым белән горурланырга Габдулла Тукайның шигырьләре, әкиятләре зур этәргеч ясады миңа. Шуңа күрә дә, бик катнашасым килгән иде бу кичәләрдә, кызганыч, хыялда гына калыр инде…
Һәйкәл сынын Мәскәү рәссамы Владимир Демченко әзерләгән. Аның эшләре буенча куелган һәйкәлләр шәһәребездә бар инде. Ә Бөек шагыйребезнең сынын ясаганчы, ул аның шигырьләрен зур игътибар белән Галиәсгар Камал театры артистлары укуында тыңлый. Шулай итеп, шагыйрьне үзләштерә, аның үзенә генә хас булган сыйфатларын өйрәнә. Шуңа күрәдер дә инде, башка һәйкәлләр белән кабатланмаслык, үзенчәлекле итеп ясый.
Бөек шагыйребезнең һәйкәле безнең шәһәребездә дә булуы татар телен үстерүгә тагын бер этәргеч булыр дип ышанам. Урыны да беренче гомуми белем бирү мәктәбе каршында булса да, татар гимназиясеннән ерак түгел. Һәйкәл ачылгач, шәһәребез тагын да ямьләнер, татар телендә кичәләр дә күбрәк оештырылыр дигән өметтә калам. Габдулла Тукайның иҗаты – мәңге үлмәс, кабатланмас иҗат бит!
Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА.
Алабуга шәһәре.

Комментарии