«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

МОШЕННИКЛАРДАН САКЛАНЫГЫЗ!

Халыкның башы болай да буталган бу карантин чорында мошенниклар үзләренә акча урлашып калырга тырыша икән. Хәзер Вконтакте челтәре аша да эш итәләр. Мин дә алар кулына эләктем. Әле ярый акча җибәрмәдем. Дус кызымның битеннән болар миңа: «Сәлам ничек хәлләр» – дип, урысчалатып язды. «Әләй, нишләп әле бу миңа русча яза», – дип, аптырап калдым башта. Аннан соң нәрсә эшләвемне сорады да, бер банк картасы рәсеме җибәрде. Биш мең сум акча сорый, акча эшләргә өйрәтәм, ди. Мин моны күрдем дә, дус кызга шалтыратам. «Нишлисең әле?» – дим. «Утырып торам», – ди. Минәйтәм синең битеңне ватып, акча сорап смслар җибәрәләр бит! «Безнең гәҗит» укучылары мондый ялганчылар тозагына эләкмәсен иде. Кешенең болай да башы каткан вакыт, эшсезлек, акчасызлык. Акча эшлим дип, булганыннан да коры кала күрмәгез, диюем.

Зөлфирә ГАББАЗОВА

Алабуга шәһәре

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ЯҢАЛЫКЛАРНЫ СӨЙЛӘГЕЗ!

Өлкән яшьтәгеләрнең интернеты, әллә нинди текә телефоннары юк, шуңа күрә без төп дөнья яңалыкларын телевизордан белеп барабыз. Телевизорны ачабыз да, ТНВ-планета карый башлыйм. Бер дә Татарстан турында коронавируска кагылышлы яңалыклар сөйләмиләр инде. Нишләп алай икән ул? Кереп утырам да, «Тыңлыйм әле, Казанда, Чаллыда нинди хәлләр икән, чирлеләр саны күпме икән?» – дим. Тик бернинди мәгълүмат бирмиләр. Тоталар да, «өйдә утырыгыз», диләр. Мәскәү яңалыкларын тыңлап, тик ятабыз. Мәскәү яңалыкларын рус каналлары чәйнәп каптыра. Әзрәк кенә Татарстанда да яңалыкларны сөйләсеннәр инде – бездә хәлләр ничек икән, без бит Мәскәү әбиләре түгел, Татарстанныкылар, татар әбиләре! Болай өйдә ятып ычкынабыз бит тиздән. Йөгерә-йөгерә барып утырам телевизор каршына – бер әйбер дә юк. Әйтерсең, Татарстаныбызда бар да ал да гөл. Чирләмиләр дә, үлмиләр дә. Безнең бит беләсе килә – районнарда бармы икән бу чир, күпме кешеләр чирли, Казан больницаларын күрсәтсеннәр иде…

Саймә ГАБИТОВА

Азнакай шәһәре

АТА-АНАЛАР, ЯШЬЛӘР УЙЛАНСЫННАР!

Татар кызларының 45 проценты, егетләрнең 43 проценты катнаш никахта тора икән. Дөньяның бер генә милләтендә дә мондый хәл булганы юк. Кайда монда милли горурлык, милли хисләр?! Катнаш никахлар күбесенчә урыс милләте вәкилләре белән корыла. Андый гаиләләрдә балалар рус рухында тәрбияләнә. Шунысы кызганыч – Татарстандагы татар телендә чыга торган газеталарда, телевидение каналларында катнаш никахларны мактап язулар һәм еш кына күрсәтүләр дәвам итә. Алар татарлыкның тамырын корыта. Шуны истә тотсак иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

АВЫЛГА ДА МАШИНА БҮЛЕНСЕН

Бик каты авырудан апам Зөбәйдә вафат булды. Тәтеш районының Олы Тархан авылында җирләдек. Көне төне буе ике кызы яныннан китми тәрбияләделәр. Тәтеш больницасыннан ашыгыч ярдәм килеп, даими ярдәм итеп торды. Олы Тархан фельдшерлары да ярдәм итте. Элек бу табибларны авыру янына ашыгыч ярдәм машинасы белән китерәләр иде. Ә хәзер ашыгыч ярдәм машинасы бары тик Тәтеш больницасында гына. Олы Тарханнан тыш та, Тәтеш районында тагын кырыклап авыл бар әле. Бер ашыгыч ярдәм машинасы кая җитешсен ди инде ул. Тархан авылы больницасына да бер ашыгыч ярдәм машинасы бүлеп бирсеннәр иде…

Кадрия ЗАҺИРОВА

Казан шәһәре

ҮЗЕБЕЗНЕ ҮЗЕБЕЗ САКЛЫЙК!

Бөтен Европаны яулап алырга, Русияне юк итәргә теләгән фашист Адольф Гитлер идарә алмаган татар, урыс халкын күзгә күренмәгән коронавирус куркытты. Кайбер кешеләр «ялган чир» дисәләр дә, мин аның булуына ышанам. Кытайга юл ачылгач, егерме еллап элек өйдә кызыл тараканнар юк булды. Аннан соң су, диңгез океан буйларында балыклар, хәтта олы китлар да үлеп ятты. Аннан умарта кортлары харап булды. Хәзер инде адәм балаларына шушы күпләп үлем чире килеп җитте. 1986нчы елда Чернобыль афәтеннән соң, Төньяк Кавказның Геленджик шәһәрендә ял иткәндә Чернобыль кырындагы Белоруссиядән килгән ике хатын белән ял иткән идем. Алар бөтен ашханәне, курортны дер селкетеп тордылар – йомырка пешеп җитмәсә дә, «Бездә болай да радиация тузаны саклана, хәзер сальмонеллез да йоктырып, үтермәкче буласызмыни», – дип, бик каты тордылар. Аларга үз илләрендә бушлай фатир, компенсация, ярдәмнәр күп булган. Безнең илдә исә ярдәм итү турында уйламыйлар да. Әле булганын да тартып алырга мөмкиннәр. Хәзер игътибар итсәң – күп кеше ютәлли, хәлсезлек, кәефсезлек. Шулай да, иртән яңа сауган кәҗә сөтен эчеп куйсаң, ютәлең юып алгандай бетә. Үземнән чыгып әйтәм. Акча өчен генә яшәгән түрәләргә гади кешеләр кирәк түгел ул. Кәҗә асрап, тавык үрчетеп, үз-үзебезне саклап, хәерче булсак та, горур булып яшик!

Мәүлидә ГАЙСИНА

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

Бу «таҗ»лы афәт вакытында барыбыз да хаклы рәвештә медицина хезмәткәрләренә рәхмәтләр яудырабыз. Әмма, гәҗит-журналларны, субсидия-пенсияләрне дә вакытында китереп, үзләре ярты пенсия хакына эшләп йөрүче почтальоннарыбыз да хөрмәткә алардан ким лаек түгел. Минем кебек телевизор карамаучылар, гәҗитләр дә килмәсә, бөтенләй «ач» калыр иде. Почтальоныбыз Нәсибә Әхтәмовага, хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Хәдичә Минһаҗевага, Алсу Мәрдәновага һәм җитәкчеләре Ләйлә Фәтхиевага сәламәтлек телим. Туган ягым Кама тамагы районы Балтач авылы почтальоны Венера Хикмәтуллинага да рәхмәтләр һәм сәламнәр.

Пандемия шартларында эшләүче һәркемнең хезмәтен хөкүмәт өстәмә түләүләр белән бәяләсен иде. Аллаһы Тәгалә афәтләрдән үзе сакласын.

Наилә ВИЛДАНОВА

Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, карантин чорында редакция кешеләрне кабул итми, бары тик телефон аша гына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии