- 14.03.2026
- Автор: Лилия ГӘРӘЕВА
- Выпуск: 2026, №03 (март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Изге Рамазан аеның беренче көнендә башкалабызның үзәгендә урнашкан «Туган Авылым» милли комплексының ресторанында ел саен авыз ачу мәҗлесе үткәрелә. Быел да узды, бик күркәм бәйрәм булды ул. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты башлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Халык депутаты Данис Шакиров, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, ислам дәүләтләренең Казан шәһәрендәге Консуллары, хөкүмәт вәкилләре, журналистлар һ.б. катнашты.
«Туган Авылым» рестораны хуҗасы, мәҗлесне оештыручы Радик Абдрахманов кунакларны сәламләп, халкыбызның дини йолаларны саклавына сөенүен белдерде, төп ифтар – Республика ифтарының 13нче мартта, ә 14нче мартта исә fashion-ифтар үткәреләчәген һәм бу чараларны оештыруда да катнашачакларын әйтте. «Туган авылым»да да һәркөнне төрле форматта авыз ачу мәҗлесләре оештыралачак һәм тәрафих намазлары укылачак.
Сүз уңаеннан, «Туган Авылым» милли туристик комплексы – Русиядә беренче булып мөселман дуслыгы ирекле сертификация системасы таләпләренә туры килү сертификатына («Muslim Friendly») ия булган берләшмә.
Рамазан аен юкка гына «12 айның солтаны» дип атамаганнар. Динебез халыкны берләштерә, үзара җылы мөнәсәбәтләр урнаштырырга ярдәм итә. Ә төрле ил консулларының мондый чараларда катнашулары аларга татар халкының йолаларын, мәдәниятен өйрәнү өчен мөмкинлек бирүе белән әһәмиятле.


Илфар хәзрәт кунакларга Рамазан аеның кыйммәте турында вәгазь сөйләде. «Туган Авылым» милли комплексы мәчете имамы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин Коръән аятьләрен укыды. Мәҗлес барышында җырчылар Марсель Вагыйзов, Марат Галимов, Радик Яруллин дини җырлар башкарды. Авыз ачу белән кунаклар намаз укып алдылар. Нурлы, җылы кичә һәркемнең күңелендә якты тәэсирләр калдырды.
Лилия ЯРУЛЛИНА
Комментарии