Чирмешәндә бардак

Утыз Имәндә еллык хисап бирү җыенында район хакимиятеннән килгән тармак җитәкчеләре чыгышларыннан соң, аларга сораулар бирү, тәкъдимнәр әйтү башланды. Эчә торган суларыбызның начар булуына аеруча басым ясалды. Суларыбыз СанПиН таләпләренә туры килми, нормадан артык каты, үтә юшкынлы, су өстенә зәңгәр төстәге шикле элпә утыра. 
Элек суыбыз яхшы иде, нефтьчеләр килгәч кенә бозылды. Бездә алар 60 елдан артык эшли. Кырларыбыздан көне-төне 300дән артык скважина нефть суырта. Китәргә дә җыенмыйлар. Кыр уртасына үзләренең 3 катлы офисларын да бастырып куйдылар. Димәк, суларыбыз тагын да начарланачак. 
Су скважиналарыбыз колхозлар чорында сай казылган иде. Белгечләр яхшы су чыганагына чыгу өчен, скважинаны тирәнрәк казытырга киңәш итә. Районыбызда су белән шөгыльләнүче структура юк. Су бәяләрен хакимият үзе куя. Тарифлар комитеты Утыз Имән авылының су ресурслары хакындагы мәгълүмат безнең исемлектә юк, дип җавап бирә. Һәрбер коеның үз лицензиясе булырга тиеш. Суың начар булса, аңа лицензия бирелми һәм аны сату да тыела. Хуҗалар белән суга килешүләр булмаса да, безгә үз суыбызны кыйммәт бәядән сатып бирәләр. 
Район башлыгы: «Тиздән суларыгызны район коммуналь челтәрләре предприятиесе карамагына күчерәчәкбез. Шуннан соң лицензия алыначак, тарифлар комитеты суга тариф билгеләячәк, һәр хуҗалык белән килешү төзеләчәк, һәм аның нигезендә су өчен түләү башкарылачак», – диде. Тик ул залдан ишетелгән: «Суның сыйфатын ничек яхшыртырга исәплисез?», – дигән сорауга гына җавап бирмәде. 
Главаның гражданнарны кабул итү көннәрендә хөкүмәтнең чүп реформасына кагылышлы өстәмә карары таләпләре үтәлмәве хакында зарланырга кергән идем. 2023нче елның 1нче мартында чыккан №2076нчы карар нигезендә, авылларда чүп контейнерлары шәхси йортлардан 15 метрдан алып 100 метрдан артмаган арадагы махсус мәйданчыкларга куелырга тиеш. Чирмешәннең үзәге дә авыл, анда чүп контейнерлары күзгә чалына, тик авылларда ул контейнерлар юк. Кемдер таләпнең шартларын бозып, ул контейнерларда экономия ясый, ахрысы. 
Пакетларга салып чүп чыгару ысулын авыл халкына мәҗбүриләп тактылар. Бу ысул байтак кына уңайсызлыклар тудыра, чүп чыгару вакытын чикли, бушлай бирелергә тиешле пакетлар бирелмәгәч, ул пакетларны үзеңә кайгыртырга туры килә. Авыллардан чүпне җыеп алып китү графигы тупас бозыла. Санитария таләпләре буенча, җәен ул чүпне һәр көнне җыеп алып китәргә тиешләр. Ә бездә аны җәен дә, кышын да атнага бер тапкыр гына җыялар. Бу өстә язылган өч таләпнең берсе генә үтәлмәгән очракта да, чүп өчен түләмәскә мөмкин икәнлеген халыктан яшерәләр. 
Глава белән сөйләшкәннән соң, кирәксә, ул контейнерларны авылларга куярбыз, дигән иде, сүзендә тормады. 
Район җитәкчеләре, эшем кешеләре кебек, авылга киләләр дә, кетәклектә утырган тавыклар сыман түрдә тезелешеп утыралар да, ел да бер балык башын чәйнәп, ясарбыз, эшләрбез дигән булып, шома алымнар кулланып, авыл халкын алдап-йолдап, пиарланып кына йөриләр. Үзара салым өчен түләү ирекле булса да, судлар белән янап, акчасын җыярга тырышалар. Әтәчкә охшаган тавыкларның йомырка салмавын барыбыз да белә инде. 
Пай җирләрен арендалаучы «Әккәрәй» җәмгыяте өч ел рәттән авылга терәп көнбагыш чәчте. СанПиН таләпләрен бозып, урындагы җитәкчелеккә ышыкланып, көнбагыш басуларына самолеттан химикат сиптереп, бар тереклекне агулады. Көнбагыш басулары санитар нормаларда каралмаган җиңел, зыянсыз препаратлар белән генә эшкәртелә дип әйтеп, андый пестицидның каталогта юклыгын белсә дә, халык алдында үзенчә акланырга тырышты. Пайчылар җыеннары да үткәрмичә, халыктан качып йөрүче, халык исәнлеген сарыф итеп байлык туплаучы бу комсыз инвестордан күптән котылырга вакыт. Санитар нормаларны бозган өчен, Роспотребнадзор идарәсе аны судка бирде. 
Җыендагы чыгышымда, дөреслекне табуда башка чарам калмагач: «Су, үзсалым һәм чүп өчен түләмим. Бойкот игълан итәм», – дип әйтергә мәҗбүр булдым. 
Самат Ризванов,
Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии