- 14.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №9 (10 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Пермь краеның Барда районында Рәшит Ягъфәров укулары үтә. Бөтендөнья татар конгрессыннан машина бара дигәч, иркен микроавтобуска утырып, мин фәкыйрегез дә юлга чыктым. Галим, татарның күренекле җәмәгать эшлеклесе, милли лидерларның берсе булган Рәшит Ягъфәровның туган ягы Барда – нинди төбәк, анда нинди халык яши, алар кем кебек сораулар да кызыксындыра иде.
Барда турында соңгы елларда күп ишетергә туры килде. Ул – композитор Мәсгуть Имашевның туган ягы, күренекле актриса Дамира Кузееваны да үстереп биргән төбәк. Популяр җырчылар Сәнифә Рангулова, Гүзәл Уразова, Лилия Биктимерова шул районнан. Галимә Дөрия Рамазанова, журналист Нәсур Юрышбаев – бардалылар. Башкортстанда Барда чит төбәктәге башкорт районы да булып санала…
Барда Казаннан 700 чакрым тирәсе ераклыкта – Пермь краеның көньягындарак, Урал таулары итәгенә урнашкан. 63 авылда 28 мең кеше яши. Халыкның 97 проценты – татар һәм башкорт. 2002 елгы халык саны алу нәтиҗәләренә караганда, районның 63 процент халкы – башкорт, 33 проценты татар. 1989 елгы халык саны алу вакытыннан соң районда татарлар артты, диделәр. Гомумән алганда, Бардада татарча сөйләшәләр, мәктәпләрдә татар теле укытыла. Киләсе елга 80 яшен билгеләячәк “Таң” газетасы татарча чыга.
Кемнәр соң алар Барда халкы?
– Бездә монысы татар авылы, монысы башкортныкы гына дигән бүленеш тә юк. Бер-беребезгә якын кардәш итеп карыйбыз. Без – бардалы, без гайнәле. Без бит Гайнә кабиләсеннән.
2002 елда халык саны алуда шундый хәл дә булды. Гаилә башлыгы – башкорт кешесе. Хатыны рус милләтеннән. 3 кызлары бар. Бер кызы: “Мин әтине хөрмәт итәм”, – дип – башкорт, икенчесе әнисен хөрмәт итеп, рус дип язылды. Ә өченче кызлары: “Мин татар булып язылам”, – диде дә татар булды. Бер гаиләдә 3 милләт вәкиле. Игътибар иткән булсагыз, Бардада руслар да татар телен аңлый, сөйләшә, – ди “Таң” газетасының баш мөхәррире Эльмарт Уразов.
Барда халкы, гомумән, Пермь татарларының, башкортларының килеп чыгышы турында бәхәс күбрәк фәнни нигездә куера. Бу турыда 1993 Бардада фәнни-гамәли конференция дә узган. Анда Уфадан да, Казаннан да галимнәр, сәясәтчеләр катнашкан. Таралышканда фикерләр капма-каршылыкта калган.
Бу мәсьәләдә Бардада яшәп иҗат итүче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Идият Әшировның “Без кем?” дигән шигыре дә бар:
Типтәрләр без – тибәрелгән халык.
Гайнәләр без – Гайнә илендә.
Таныклыкта – башкорт. Сөйләшәбез,
Аңлашабыз татар телендә.
Ә шулай да без кем? Телебез – татар,
“Башкорт” диләр, ачып паспортны.
Башкорт канлы Барда татары без,
Татар җанлы Гайнә башкорты.
– Теле татар, мәдәнияте татарныкы. Шулай да: “Бабам, әтием башкорт булып язылган, аларга хыянәт итмим”, дип язылалар, – диде бер җитәкче. – Ләкин халык саны алу вакытында административ басым ясалганы юк.
Бүленеш юк, дисәләр дә, күпмедер дәрәҗәдә бар икән ул. Кайбер авылларда, мәсәлән, Таныпта, Күчтәнтидә татар һәм башкорт зиратлары аерым. Берничә авылда типтәр кисәк, татар кисәк, башкорт кисәк, дип йөртү дә бар.
Барысы да әдәби телдә сөйләшә
Ягъфәров укулары 26-27 февральдә үтте. Шушы ике көндә Рәшит Фәйзрахман улының туган авылы Күчтәнтидә булырга, ул укыган Сараш, Карман кешеләре белән аралашырга туры килде. Кемгә сүз кушма – матур итеп әдәби телдә сөйләшә. Барданың үзенчәлекле сөйләме барлыгын алдан ук белмәсәм, сокланудан ары узмас идем. “Барда сөйләменең үзенчәлекләре калмадымыни? Казанча сөйләшәсез”, – дип гаҗәпләнүемә каршы музейда эшләүче Тәлига ханым җавап бирде. “Сезнең Казаннан икәнне белгәнгә, әдәби телдә сөйләшергә тырышалар”, – диде ул. Барда сөйләмен әдәби телдән аерып торучы үзенчәлекләр шактый. Анда “җ”лаштыру көчле, “ди”, “дигән” сүзләрне “т” белән әйтәләр. “Килде бит”, “кайтты бит” дигәндә, мәсәлән, “килде кый”, “кайтты кый” дип сөйләшәләр. “Нәрсә” урынына “нимә”, “шул” урынына “шу” гына… Боларга өстәп, тагын башка үзенчәлекләрне санарга була. Шунысы да бар: тиз генә әдәби телгә күчү дә җиңел түгел бит әле. Ә бардалылар күчә. Бу инде Бардада татар әдәби теле еш яңгырый, еш ишетелә дигән сүз. Сараш авылында яшәүче Сания апа Хәлилова Рәшит Ягъфәров исемендәге үзешчәннәр бәйгесендә катнашырга Бардага килгән иде. Ул Рәшит Фәйзрахман улы белән бер мәктәптә укыткан. Хәзер инде лаеклы ялда. “Иртән тору белән, БСТның “Сәлам”ен карыйм, “Татарстан – Яңа гасыр”да “Хәерле иртә” башлангач, аңа күчәм. (Пермь краенда вакыт Мәскәү вакытына караганда ике сәгатькә алдарак. – авт.) “Яңа гасыр” радиосын тыңлыйм, тик соңгы вакытта радионы тыңлый алмый башладык”, – диде Сания апа. Ул шулай ук район газетасы белән бергә Казаннан да газета-журнал яздырып ала икән. Ә инде “Яңа гасыр” дулкынын район җирлегендә тотып бирүне туктатып торганнар. “Бу вакытлыча гына”, – дип ышандырды андагы җитәкчелек.
Казан кунаклары да, уфалылар да еш була икән биредә. Аеруча Казаннан концерт, спектакльләр белән киләләр. Былтыр Барда районы Пермь краеның мәдәни үзәге булган. “Барда – менә ул! Бар!” дигән программа эшләнгән, аның кысасында районга 5 миллион сумлык Грант бирелгән. Беренче Ягъфәров укулары, Нәүрүз бәйрәме, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, үзешчән композитор Сәүбән Чуганаевның җыр фестивале, Барда җыены, “Барда – Гайнә иле” фотолар бәйгесе, “Туган ягым моңнары” татар һәм башкорт халыклары иҗаты фестивале һәм башка бик күп чараларны үткәрү өчен, зур ярдәм булган ул. Шулай ук Камал, Тинчурин, Әлмәт татар театрлары, Уфадан Ф.Гаскәров исемендәге халык биюләре дәүләт академия ансамбленең гастрольләре узган.
Быел февраль башында Айдар Галимов килеп киткән. Район мәдәният йортының ишегендә “Татарча солянка” концертының игъланы эленеп тора иде. Ул март урталарында булачак. Кыскасы, кунаклар сагындырып йөрми анда.
Барда – край татарларының “башкаласы”
Пермь краенда 136 меңнән артык татар яши. Этнолог галимнәр биредәге татар һәм башкортларны икегә бүлә: Тол буе һәм Сылва-Ирень төркемнәре. Барда районы Тол елгасы буйлап урнашкан. “Пермь шәһәрендә татарларның милли-мәдәни мохтәрияте булса да, аларның милли-мәдәни үзәге – Барда”, – ди андагы милләттәшләр.
Һәм дәлилләрен дә китерә. “Таң” газетасы турында югарыда әйткән идек. 80 елга якын тәҗрибәсе булган газета редакциясе 20 ел элек нәшриятны да үз канаты астына алган. Шушы вакыт эчендә татар телендә 79 китап чыгарганнар. “Хәзер инде край татарлары безгә килә. Алай гынамы, Башкортстанның Тәтешле, Яңавыл районнарыннан да килгәннәре бар”, – ди Эльмарт Уразов. Быелгы Ягъфәров укуларына өлгергән “Җәгъфәр” китабы да шушы нәшриятта чыккан. “Таң” – крайдагы бердәнбер татар редакциясе. 4 ел элек аның 75 еллыгын үткәргәндә, бөтен милли үзәкләрдән җыелганнар. “Чакыруга шатланышып килделәр. Үзенә күрә бер милли бәйрәм булды ул”, – ди баш мөхәррир. Мохтәриятнең “Халык чишмәсе” газетасы да күбрәк бардалылар көче белән нәшер ителә икән. Бу газета елына иң күбе сигез генә тапкыр чыкса да, аны край татарлары көтеп ала”, – ди. “Таң” журналистлары, 370 чакрымдагы Березники шәһәренә кадәр командировкага чыгып, “Халык чишмәсе”нә материаллар алып кайта.
Без барганда, Ягъфәров укулары уңаеннан Рәшит Фәйзрахман улы исемендәге бәйгенең йомгаклау туры үтте. Бәйге Рәшит Ягъфәров шигырьләрен укучылар, аңа багышлап шигырь язучылар, фольклор коллективлары арасында үткәрелә. Анда Бардадан гына түгел, крайның татарлар күпләп яшәгән Уен, Көнгүр, Лысьва районнарыннан, Чайковский шәһәреннән дә килүчеләр бар иде. Конкурсның беренче турында 300гә якын кеше катнашкан.
Бардада үтә торган күп чаралар еш кына край дәрәҗәсенә чыга. Шуңа да “Барда – край татарларының башкаласы” дип кабатларга яраталар.
…Барда район туграсына каз сурәте төшерелгән. Казларга борынгы риваять буенча аерым мөнәсәбәт анда. Тол елгасы буйлап урнашкан авылга нигез салыну казлар белән дә бәйле булган, имеш. Яшәгән җирен Гайнә иле дип йөртүче халык татарча сөйләшеп, татар гореф-гадәтләрен саклап гомер итүе белән горурлана. Чөнки Пермь краенда яшәүче күп татарлар руслашып бара, ди алар. Эльмарт Уразов Березникида булган бер хәлне сөйләде. Пермь краенда татар концертларын оештыру белән шөгыльләнүче Илдар Арсланов исемле егет бар икән. Ул моннан берничә ел элек җырчы Салават Фәтхетдиновны Березникига алып барырга булган. Бу шәһәрдә 3-4 дистә еллар татар концерты куйганнары булмаган (соңгы тапкыр Әлфия Афзалова килгән). Концерт көнне яхшы машиналарда килгәннәр дә өлкән яшьтәге әби-бабайларны залга кертеп утыртып чыгып киткәннәр. “Нигә концерт карамыйсыз?” – дип сорагач, “Без татарча аңламыйбыз, җырчыны да белмибез”, – дип әйтәләр икән.
Бу яктан Бардада андый куркыныч юк. Барысы да татарча сөйләшә. Әлеге вакытларда анда муниципаль район хакимияте башлыгын сайлауларга әзерләнәләр. Бу вазифага 7 кандидат бар. 7се дә татар кешесе…
Ландыш ӘБҮДӘРОВА
Казан–Пермь-Барда-Казан
Комментарии