АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

Газетабызда чыккан язмалар буенча да шактый шалтыратулар була. Соңгы вакытта, бигрәк тә, Актанышта яшәүче Альмира апа Шәйхразиеваның телефонын, адресын сорап мөрәҗәгать итүчеләр күбәйде. Аның хакында «Рактан дәва бар ул!» дигән язма аша таныштырган идек. Язмада укучыларыбызны алдан ук кисәткән идек: Альмира апаның, өлкән яшьтә булу сәбәпле, күпләп дару ясау белән шөгыльләнү мөмкинлеге юк, шуңа күрә үзе хакындагы мәгълүматларны газетада күрсәтмәүне үтенде. Укучыларыбызның игътибарын җәлеп итеп, кабат искәртәсебез килә: редакция, язма герое үзе риза булмаган очракта, аның телефон номерын бирергә хокуклы түгел. Шуңа күрә, Альмира апаны эзләүчеләргә, кызганыч, берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, телефон номерын да, адресларын да бирә алмыйбыз.

 «ӘБИЛӘРНЕ КИБЕТКӘ МАШИНАДА КИЛЕП АЛАЛАР»

Газетагызда кибетсез авыллар турында язмалар күренә башлады. Менә бездә – Нурлат районының Кара Күл авылында да юк кибет. Тик бездә халык ипигә тилмереп яшәми. Күрше авылда кибет бар, аның хуҗасы – чуаш кешесе. Шәхси «Газель»ен җибәрә дә, әбиләрне килеп алалар, алар үзләренә кирәк кадәр продукцияне төяп, кабат машинага кереп утыралар, һәм аларны кире өйләренә кайтарып куялар. 4-5 карчык шалтыратып: «Килеп алыгыз әле, кибеткә барырга кирәк иде», – дип әйттеме – тагын килеп алалар. Шул рәвешле, без мишәрләр чуашлар белән шул кадәр тату яшибез. Чуашларны кайберәүләр тегенди дә мондый диләр, алар, киресенчә, бик яхшылар. Беркайчан да ярдәм итмичә калмыйлар. Авыл җирлеге башлыгыбыз да чуаш кешесе. Юлларны кардан чистартырга кирәк, дип әйтүгә, техникасын да таба, шундук бөтен зарларны тыңлап, проблемаларны хәл итә.

Аннан соң, күрше авылдан Тәнзилә ханым Кыямова исемле шәфкать туташы килеп эшли. Гел-гел кибеткә төшәргә «Газель» сорап ятып булмый бит инде, шуңа күрә, кемгә ипи кирәк – ул, шалтыратып, һәммәсеннән сорый да, карчыкларга ипи дә алып килә. Авыручы кешеләргә вакытында уколын да ясый, дарулар тарата. Кыскасы, безнең авыл җирлеге башлыгыбыз да, кибетчеләребез дә, шәфкать туташлары да бик яхшы кешеләр. Башка җирлекләрдә дә халык бездән үрнәк алып яшәсен иде.

Әлфия ГӘРЕЕВА,

Нурлат районы, Кара Күл авылы.

ТУГАН ТЕЛЕБЕЗ БАЙ БИТ!

«БГ»нең 5нче санында «Кыш бабай рисвай итте» (1 февраль, 2017 ел) дигән гаять эчтәлекле мәкалә басылды. Автор Алсу Газтдинованың: «Халкымны, милләтемне кимсетергә теләүчеләрне күрә алмыйм – кем булуына карамастан!» – дигән сүзләренә милли җанлы татар кешесе битараф кала алмас. «Поле чудес» тапшыруында бер милләттәшебез, бөтен дөньядагы татарларга мөрәҗәгать итеп, Кыш бабай резиденциясен ясарга акча сорады. Җитмәсә, үзе ни татарча, ни урысча матур итеп сөйли дә белми бит әле. Шунысын да әйтәсем килә: телевидение, радиодагы татарча тапшыруларда кайбер милләттәшләребез үзләренең чыгышларында «урысчалап әйтсәк», дигән булып, урыс сүзләрен дә кыстыралар. Андый сүзләр кемгә кирәк?! Урыс сүзләрен кыстырмыйча аралашыйк. Туган телебез бай, күркәм бит, җәмәгать!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

«АКЧАСЫН АЗ БИРДЕЛӘР»

Узган елның декабрь аенда 3нче төркем инвалидлык алдым, шуның өчен 500 сум пенсия акчасы түләделәр. Гыйнвар аенда исә 220 сум гына бирделәр, моны индексация ясалу сәбәпле шулай булды, дип аңлаттылар. «Сиңа шулай гына тиеш инде», – диделәр. Бу дөресме икән?

Җәмилә ГЫЙНИЯТУЛЛИНА,

Бөгелмә районы, Карабаш бистәсе

Сезнең соравыгызны Бөгелмә пенсия фонды белгече Әлфия Вәлиевага җиткердек. Ул мондый аңлатма бирде:

–Үзе безгә килсә яхшырак булыр, чөнки бирелгән соравы дөрес түгел кебек – монда сәер суммалар телгә алынган. Аңлатам: өченче төркем инвалидлык бирелгәндә, кешегә айлык түләүләр билгеләнә. Быел февраль аеннан ул 2022 сум 45 тиен күләмендә. Тик бу акча кеше социаль пакеттан тулаем килеш баш тартса гына шушы күләмдә бирелә. Социаль пакет өч төрле була: дарулар белән тәэмин итү, санаторийләрдә дәвалану, шәһәр яны транспортында бушлай йөрү. 2022 сумны да алу өчен кешегә шушы өч әйбердән дә баш тартырга кирәк дигән сүз. Баш тарту өчен гаризалар гыйнвар аеннан сентябрь аенача кабул ителә һәм гамәлгә киләсе елдан гына керә. Социаль пакеттан файдаланучы 3нче төркем инвалидларга 973 сум 97 тиен түләнә. Әгәр укучыгызга инвалидлыкны берничә ай элек кенә биргәннәр икән, димәк ул әле соцпакеттан баш тартырга өлгермәгән дигән сүз. Шулай булгач, аңа ул әйткәнчә 500 сум да, 220 сум да түгел, 973 сум 97 тиен түләнергә тиеш.

СУБСИДИЯ ЮК

Без дүртәү яшибез: ирем белән үзем – пенсионер, кызым һәм оныгым да безнең белән тора. Кызым чәчтараш булып эшли, «ИП»сы бар. Безгә – ике пенсионерга, кызыгыз эшмәкәр булгач, субсидия бирелми, дип җавап бирделәр. Бу дөрес сүз микән?

Дания ӘХМӘТОВА,

Саба районы, Олы Шыңар авылы

Соравыгызга җавапны Саба районы социаль яклау үзәге җитәкчесе Марсель Хуҗин бирде:

– Субсидия кешенең «ИП» булу-булмавына карап бирелми бит инде ул – монда гаиләнең керемнәре исәпләнелә. Шалтыратучыгыз кызы белән бергә яши һәм кызы пропискада икән, димәк аның да керемнәре исәпкә алына. Мөгаен, аның кызы бөтен керемнәрен дә пенсия фондына «күрсәтеп бетермәгәндер». Күпмесендер яшереп калдыргандыр, бәлки. Без турыдан-туры пенсия фонды белән эшлибез, кешеләрнең керемнәрен пенсия фонды аша карыйбыз. Әгәр кемдер керемнәрен күрсәтеп бетерми икән, мондый очракта без субсидия билгели һәм аны раслый алмыйбыз, чөнки бу шик тудыра торган әйбер, – диде җитәкче

РАМИЛ ЮНЫС КАЙДА УЛ?

Татарча дини китапларны шуның кадәр начар итеп чыгаралар, бер-ике тапкыр укысаң, чүпрәкләнеп бетә. Тик бер көнне Казаннан кызым Рамил хәзрәт Юнысовның «Кыямәткә юл» дигән китабын алып кайтты. Шуның кадәр матур итеп, ялтырап торган тышлыклар белән чыгарган, моның өчен аңа чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Аннан соң, шул Рамил хәзрәтнең хәзер кайда икәнен беләсе иде, берәр мәчеттә имам түгел микән ул?

Гөлчирә НӘҖМИЕВА,

Арча районы, Кысна авылы

Газетабыз журналистының шалтыратуына Рамил хәзрәт түбәндәгечә җавап бирде:

– Мин – хәзер сезнең коллегагыз. «Акчарлак» газетасында мәкаләләрем басыла, рәсми эш урыным да шунда, анда фәнни редактор булып эшлим. Мәчеттә имам түгелмен, диде ул.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии