Үзебезнең Алан егете

Үзебезнең Алан егете

Наил Алан халкыбызның үз һөнәренә тугрылыклы, үзенә бик таләпчән, эшен җиренә җиткереп башкара белә торган милли җанлы, ачык күңелле, кайгыртучан улы иде. Иде дип язам, чөнки 2018нче елның июнь аенда ул арабыздан китте.

Наил Алан 1980нче елда – Алан урта мәктәбен, 1986нчы елда Казан дәүләт университетын тәмамлый һәм Төмән өлкәсенең Шыкча урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. Нәкъ аның ярдәме белән Төмәндә беренче тапкыр татарча радиотапшырулар чыга башлый. Шул елларда ул Азатлык радиосының* Төмән өлкәсендәге хәбәрчесе дә булып эшли. Хезмәтенең беренче еллары турында болай ди: «Күренекле тюрколог Диләрә апа Тумашева бишенче курс башында Себергә укытучылар кирәк, дип сөйләде. Анда куе урманнар, елга- сазлыклар арасында үзенчәлекле телләрен, гореф-гадәтләрен саклап яшәүче татарлар яши дип, рухланып, әкияти бер дөньяны сурәтләде. Башта җиде кеше китәбез дип язылган идек, ләкин без Төмән якларына Фәнзилә Җәүһәрова белән генә чыгып киттек. Үкенмәдем, минем өчен зур мәктәп, тәҗрибә булды ул. Укытучы булып эшләдем, дәүләт радиосында татарча белгеч кирәк булгач, мине чакырдылар. Шунда «Дусларга сукмак» исемле тапшыруымны булдырып, радиожурналистикага кереп киткәнемне сизми дә калдым. Укытучылык эшемне яратам, хәзер Прагада яшәсәм дә, татарча өйрәнергә теләгән татар яшьләренә курслар оештырып, аларны татарчага өйрәтәм.

Безне Төмән өлкәсенең көньягы – бөтен татар-башкорт тыңлый, хатлар язалар, шалтыраталар иде. Ул заманнарда интернет юк иде бит! Ә Себер татарлары өчен радиода татарча тапшыру булуы, анда үзләрен ишетү мөмкинлеге – бер могҗиза. Атна саен кимендә йөзгә якын хат укый идек».

Наил Алан Себер якларында 17 ел эшли. Монда ул булмаган, тапшыруларында исеме яңгырамаган татар авылы калмагандыр, мөгаен. Башта аена 50 минут, аннары атнасына ике сәгать чыгып килгән тапшырулар Төмән өлкәсе татарлары тормышы энциклопедиясенә әйләнә. Тик вазгыять үзгәрә, тапшырулар атнасына 25 минутка гына кала. 1990нчы еллардан бирле «Азатлык» радиосы* белән тыгыз хезмәттәшлек иткән Наил Вазыйх улын татар-башкорт редакциясе мөдире Рим Гыйлфанов Казанга чакыра. Ул 2007нче елда Татарстанга «Азатлык»* журналисты булып кайта һәм аның Казандагы бюросында эшли башлый. 2011нче елдан шул ук редакциягә Прагага эшкә китә.

Без егерме беренче гасырны мәгълүмат заманы дибез, хәзер укучыга мәгълүмат җиткерү журналистлардан аерым бер осталык таләп итә. Кызыксындыру, халыкны мәдәнияткә якынайту өчен Наил Алан төрле жанрларда актив эшли. Ул милли мәдәният темасына багышлап барлыгы 371 мәкалә яза. Алар арасында 61 «журналист тикшерүе» дигәне дә бар. Мондый атамалы жанр энциклопедик сүзлекләрдә юк. Әмма Наил Аланның мирасын аннан башка күз алдына китереп булмый. Әлеге жанрны мин «халык өчен эшләүче жанр» дип әйтер идем, чөнки аның төп максаты – җәмгыятьтә барган күренешкә яисә билгеле бер кешегә карата игътибарны җәлеп итү, укучыны, радиотапшыру тыңлаучыны уйланырга мәҗбүр итү.

Татар мәдәниятен ничек үстереп була? Милләте өчен җан атып йөргән һәркемне борчыган әлеге сорауга Наил Алан 2018нче елның 3нче апрелендә чыккан «Түрәләр Париж Сабантуйларын читкә куеп, Казанда милли чараларга алынамы?» дип аталган аналитик мәкаләсендә түбәндәгечә җавап бирә: «Моның өчен заманча фикер йөртү, ачык күңелле булу, тамашачыны тәрбияләү, замана форматларына туры килгән татар милли мәдәниятенең гомум фестивален үткәрү кирәк. Шунда тамашачыбыз үзгәрер, яңа яшь режиссерларыбыз, хореографларыбыз үсеп чыгар. Масштаблы фестивальләр уздыру туризмга да зур өлеш кертәчәк. Шулай ук безгә кино индустриясен үстерү кирәк. Татар мәдәнияте татар авылы образын реконструкцияләүгә, татар эстрадасына гына төртелеп калмаска тиеш, безгә милли тамырларыбыз, үзенчәлекләребез чагылыш тапкан төрле юнәлешләр булдыру кирәк».

Наил Алан республика, Русия буйлап чәчелгән күп кенә татар авылларының мәктәпләрен саклап калу өчен зур тырышлык салды. Оптимизация дулкыны астында 2016нчы елда ябылырга дучар ителгән мәктәпләр арасында мин белем ала торган, халыкара журналист үзе укыган Теләче районы Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе дә бар иде. Миңа аның Теләче районы мәктәпләренең язмышына кагылышлы җиде аналитик мәкаләсе мәгълүм. Журналист ярдәме белән аланнарның президентка, Дәүләт шурасы җитәкчесенә һәм мәгариф министрына хат язуы район хакимиятен яңа карар кабул итәргә этәрә. Районда Алан мәктәбе белән беррәттән Олы Мишә һәм Югары Кибәхуҗаның урта мәктәпләре дә сакланып калына.

Наил Аланның һәр язмасы татар халкына багышланды. Ул халык яхшырак яшәсен өчен, тел-мәдәниятебез сакланып калсын өчен бертуктаусыз эзләнде, эшләде, үзенең сүзе белән халыкны уятырга омтылды. «Мәктәпләрдә татар теле сакланып калган икән, Наилнең өлеше бик зур», – ди курсташы галимә Дания Заһидуллина. 2017нче елның 14нче декабрендә дөнья күргән «Татарстан мәктәпләре татар телен дәүләт теле буларак укыта башларга фәрман көтә» дигән аналитик мәкаләсендә журналист туган телне саклау, үстерү – бүгенге көндә гаять мөһим һәм көн кадагында торган мәсьәлә дип ассызыклый, Җир шарының төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче татарлар өчен туган тел – милләтебезне милли-мәдәни һәм рухи яктан берләштерүче зур көч дип саный. Аныңча, иманлы булган һәр халык теләсә нинди халыкның туган телен яклап аваз салырга тиеш. Һәр язмасының ахырында туган тел – татар өчен аңлашу чарасы булудан бигрәк, мөстәкыйльлеген саклаучы суверенлык формасы дигән фикерен белдерә.

Прагада яшәгәндә дә тирәсенә актив яшьләрне җыеп, телебезне мөмкин кадәр күбрәк җәелдерү идеясенә хезмәт итә, андагы яшьләрне татар теленә өйрәтә алуы белән горурлана. Укытучылык, күрәсең, аның канында булгандыр. Гомере иртә өзелүе генә бик кызганыч...

Мәликә ГЫЙЛЬМАНОВА,

Теләче районы, Алан авылы

*Русия хакимияте тарафыннан «ят агент» исемлегенә кертелгән

Комментарии