Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ФАЙДАЛЫ, ЗАТЛЫ БҮЛӘК!

Мин «Безнең гәҗит»не инде шактый еллар укып киләм. Алай гына да түгел, яраткан газетабызны үземнең якын кешеләремә бүләк итеп яздыртам да. Алар арасында кайчандыр миңа белем-тәрбия биргән укытучыларым, нык хөрмәт иткән райондашым, әнием ягыннан исән калган бердәнбер хатын-кыз туганым, университетта бергә укыган сабакташым бар. Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башлану белән, шушы якыннарым да эчтәлекле, мәгънәле газетадан мәхрүм калмасыннар дип, аларны тизрәк «Безнең гәҗит»кә яздыртам. Минемчә, бик файдалы һәм затлы бүләк бит! Ә ул якыннарым һәр елның декабрь һәм июль айларында, газетаның яңа яртыеллыктагы беренче саннарын алгач та, миңа рәхмәтләр әйтеп шалтыраталар. Барыбызга да бик күңелле була.

Матур гадәткә әйләнгән әлеге гамәлне киләсе яртыеллык өчен дә башкарып куйдым инде. Башкаларга да шулай эшләп карарга киңәш итәм. Һәрберебезнең кадерле, хөрмәтле кешеләре бар бит. Көтмәгән, уйламаган җирдән аларга шундый бүләк килсә, бик күңелләре булыр. Ә үзегез аларга караганда да ныграк шатланырсыз. Акыллы, туры сүзле «Безнең гәҗит»нең аерылмас дуслары булып яшик әле!

Найлә ВИЛДАНОВА,

Чаллы шәһәре

КУЛ ЧАБЫП ОЗАТУ ДӨРЕСМЕ?

Мәрхүмне соңгы юлга озатканда кул чабып калуны элек телевизорлардан гына күреп белә идек. Нигездә, христиан динендәге танылган артистларны җирләгәндә шулай эшлиләр. Ә соңгы вакытларда ул гадәт мөселманнарга да күчә башлады кебек. Аңа хәзрәтләребез ничек карый соң? Мин үзем ул хәл белән бер дә килешмим. Кул чабу бит ул куанычлы, шатлыклы хисләрне белдерү рәвеше. Ә мәрхүмне соңгы юлга озатканда дога кылу кирәктер...

Флера ФӘЙЗЕТДИНОВА,

Спас районы, Ямбахты авылы

Укучыбыз күтәргән сорауга Казанның «Мәрҗәни» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов болай җавап бирде:

«Кул чабу гадәте, дөрестән дә, башка диндәге халыкта күзәтелә. Артист алкышлауны ярата дип, аларны соңгы юлга озатканда кул чабалар. Ә шәригать буенча кул чабу рөхсәт ителми. Һәр кул чабудан бер шайтан туа, дип әйтелә бит. Мөселманда мәрхүмне фәкать тәкбир әйтеп озату дөрес. Болай эшләү хәерлерәк тә, саваплырак та. Гомумән, андый вакытта кул чабу килешә торган гамәл түгел инде».

ЧИТТӘГЕ ТАТАРЛАР ДА ЧИТ ТҮГЕЛ

Билгеле булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Русия Федерациясе өлкәләрендә, чит илләрдә булганда, андагы милләттәшләребез белән һәрвакыт очрашулар үткәрә. Анда шул өлкәнең яки илнең җитәкчелеге вәкилләре дә катнашкалый. Очрашуларда татарларны кызыксындырган мәсьәләләрне уңай хәл итәргә омтылыш арта. Читтәге милләттәшләребез Президентыбызның бу гамәленнән бик канәгатьтер. Татарстаннан ерак яшәсәләр дә, аларда милли горурлык, милли хисләрнең югары дәрәҗәдә булуы сизелеп тора. Киләчәктә дә республика җитәкчелеге чит төбәкләрдә, башка илләрдә булганда, андагы милләттәшләребезнең теләк-тәкъдимнәренә игътибар итсен иде. Бергәлекнең, бердәмлекнең бер ачык чагылышы бит ул.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

БЕЗ КАЯ БАРАБЫЗ?..

Мәгълүмат чаралары тагын утка, газга, суга түләүләр артуы турында хәбәр иттеләр. Азык-төлек бәяләре дә бик кыйбат бит, алары да күтәрелеп кенә тора. Газета укысаң, хушың китәрлек! Татарстанда уртача хезмәт хакы 50 мең сумнан артып китте, дип язалар. Ә чынлыкта, аңа ышанырга бик кыен. Танышларым арасында андый акчага эшләүчеләр бөтенләй юк. Кая инде авыл җирендә ул хәтле хезмәт хакы булсын? Алар 20-25 мең сумнан артмый. Аена 250-300әр мең сум алучы депутатларныкын, миллионнар алучы җитәкче-түрәләрнекен кушып, бар халыкка бүлгәч, шулай чыгадыр инде.

Үзләре халык турында нык «кайгырталар» тагын. Авылдагы 20 сутыйлы бәрәңге бакчаң зур байлыкка керәдер инде. Шул чаклы җирең бар дип, юл акчасын да түләмиләр бит. Гарьләнеп үләрсең!

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии