АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

ТРОТУАР КЕМНЕКЕ?

Мин оныкларымны 168нче балалар бакчасына йөртәм. Аның коймасы янында буеннан-буена тротуар сузылган, тик ул каралмый, ялтырап тора торган боз анда. Шунда ике тапкыр таеп егылдым инде. Балалар бакчасының урам себерүчесенә әйткән идем, аларның территориясе түгел икән. «XXI гасыр» идарә компаниясендә дә: «Безгә карамый ул урын», – дип җавап кайтардылар миңа.

Резеда ханым,

Казан шәһәре

Совет районы хакимиятенең матбугат хезмәте белгечеАйрат ГАБДЕЛБӘРЕВ сүзләренә караганда, Камалиев урамы, 24нче йорт адресы буенча урнашкан балалар бакчасы яныннан, чыннан да, җәяүлеләр өчен тар гына юл уза. «Еш кына якын-тирәдә яшәүчеләр анда машиналарын куеп калдыра. Шунлыктан ул тротуарны сыйфатлы итеп механикалаштырган рәвештә җыештыру катлаулана. Хәзер шәһәрнең ЮХИДИ хезмәте белән берлектә бу мәсьәләне чишү юлларын карыйбыз. Әгәр дә машиналар кагыйдә бозып калдырыла икән, аларны эвакуатор белән алып китеп, подряд оешмасы ярдәмендә тротуарны сыйфатлы итеп җыештырып булачак», – ди Айрат Габделбәрев.

«ЛЕТАЙ» КЫЙММӘТЛӘНДЕ

Күптән түгел генә беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев телевизордан Азнакайда татарча укытмыйлар, туган телне бетереп баралар, дип чыгыш ясаган иде. Дөрестән дә, татар телен үстерәсе урынга безнең районда киресен эшлиләр кебек. Әйтик, «Таттелеком» элемтә операторы «Летай» тариф планы буенча телевизорда элеккеге 15 канал урынына 32 каналлы пакет кушып куйды. Тик анда ТМТV юк, ә без гаиләдә аны һәм башка татар каналларын карарга күнеккән. Һәм элек бушка карый идек, хәзер түләүлегә әйләнде – аена 50 сум чамасы.

«Летай»га шалтыраткан идем, «Бер нәрсә дә эшли алмыйбыз, хәзер шулай булачак», – диделәр. Бу бит инде татарчаны бетерү була. Нигә «ТНВ-Планета»ны кушмаганнар яңа пакетка, ТМТVны бетергәннәр? Сезнең аркылы җавап эзлибез.

Рәсимә ШӘРӘФЕТДИНОВА,

Азнакай районы, Тымытык авылы

«Таттелеком» ширкәтенең Азнакайдагы район элемтә үзәге җитәкчесе урынбасарыИлдар САБИРОВның җавабы: «Ай-Пи телевидение буенча пакетны үзгәртү бөтен республика күләмендә, үзәкләштерелгән рәвештә башкарылды. Шуңа күрә бу сорауга Казандагы төп офиста гына җавап бирә алалар. Пакетны нинди каналлардан туплау мәсьәләсе дә, тарифлар да алар карамагында».

Компаниянең абонентларның зарларын һәм тәкъдимнәрен кабул итү бүлегендә Илдар Сабировның сүзләрен расладылар. «Клиентлар белән килешүдә пакетларны үзгәртү һәм түләүне арттыру каралган, безнең моны эшләргә тулы хакыбыз бар. Үзгәрешләр турында без «Таттелеком»ның рәсми сайты һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша алдан кисәтәбез. Ай-Пи телевидение абонентлары үзләре теләгән каналларны пакетка өсти алмый, андый мөмкинлек юк. Барлык сораулар буенча безгә Казандагы (843)222-22-22 яки башка район шәһәрләрдән 118-08,118-18 телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итеп була», – дип аңлатты безгә үзен Татьяна дип таныштырган һәм фамилиясен әйтмәгән белгеч.

СТАЛИННАН КАЛГАН ӨЛГЕ

Үзара салым Сталин вакытыннан ук калган, ул аны 1949нчы елны кертә, халыкны алдар өчен. Мин уйлап чыгарып әйтмим, саннар да китерә алам. 5нче декабрьдә СССР Конституциясе кабул ителгәнгә 80 ел тулды. Ул колхозларны тәмам оештырып бетергән чор иде. Үзара салым анда ук каралган булган. Мәскәүдәге хәзерге җитәкчеләр шуны өлге итеп алганнар, мондагылары исә күтәреп алдылар. Сталин аны сугыштан соң гына керткән.

Аннан соң бүген бик күпләр Советлар Союзын сагына. Нигә соң алар СССР таркалган вакытта милли хәрәкәт шикелле, ягъни безнең кебек, урамнарга чыкмаган икән? Шуңа эчем поша алар өчен. Элек кайда иделәр?

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘРЕВ,

Казан шәһәре

Узган атнада «Безнең гәҗит» укучыларыннан менә шундый сорау-фикерләр ишеттек. Исегездә тотыгыз: һәр чәршәмбе 10-13 сәгать аралыгында «Безнең гәҗит»кә шалтырата аласыз. Телефон номеры: (843) 272-42-17.

Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии