Төрек, димәк, дошманмы?

Төрек, димәк, дошманмы?

Узган атна ахырында Казанда югары белем алучы төрек дустым шалтырата:

– Нишләргә дә белгән юк. Төркия белән Русиянең мөнәсәбәтләре начарайгач, безгә дә караш үзгәрде. Урамда кырын карыйлар, уку йортында исемнәребезне барлап чыктылар. Инде ике көн университетка бармадык, өйдә качып ятабыз, урамга чыкмаска, телефоннан аралашмаска, интернетка кермәскә тырышабыз. Ишек төпләрендә полиция сагалап йөри. Эрдоганның үчен бездән алырлар микәнни?

Бу сөйләшүдән соң берничә көн эчендә өч төрек студенты кире Төркиягә кайтып китте. Уку елы уртасында. Әле болар мин белгәннәр генә. Ел ахырында визаларының кулланылыш вакыты чыга, миграция хезмәтендә (УФМС) аны озайтмаганнар. Югыйсә, студентлар гаризаны өч атна элек биргән булган. «Кемнекендер озайталар, кемнекендер – юк. Сәбәбен аңлатып тормыйлар», – диде дустым. Аңа уңыш елмайган – визасын биргәннәр. Ул исемен күрсәтмәүне үтенде, гомумән, хәзер төрекләр аңлатманы анонимлык саклау шарты белән генә бирә. Куркалар.

Полициядәге бер ышанычлы чыганак (шулай ук исемен күрсәтмәүне сорады) узган атнада Казанда яшәүче төрекләрнең яшәү урыннары буенча йөреп, документларын тикшерү оештырылганлыгын әйтте. Бу яшерен операция түгел, шулай да аның турында кычкырып сөйләмиләр дә.

Шул ук вакытта УФМС Казанда ничә төрек барлыгы турында мәгълүмат бирми (төрекләр күпләп Казаннан киткән вакытта әйтми торыйк, чутында ялгышырбыз йә, китеп беткәч санап әйтербез, диләрме шунда?). Узган атнада журналистлар белән очрашуда УФМС вәкиле Айрат Кәримов, республикада барлыгы 10 мең кеше – «вид на жительство»га, 15 меңе вакытлыча яшәргә рөхсәт бирә торган документка ия, дип белдерде. Ә Татарстанга бирелгән квота буенча, республикада 6,8 мең төрек эшли ала. Бу – чит ил эшчеләренә бирелә торган квотаның 66 проценты. Казанда ничә төрек студенты белем алу турында мәгълүмат юк, рәсми булмаган чыганак 100 тирәсе, ди.

Төрек студентлары «үз теләкләре белән» (уку йортлары шулай дип белдерә) илдән китә торганда, Русия төрек вузлары белән хезмәттәшлекне тарката тора. Хөкүмәт РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына Төркия уку йортлары белән килешүләрне таркату турында «катгый киңәш» биргәннең икенче көнендә үк безнекеләр 40 килешүне өзде. Сүз уңаеннан, Төркия вузлары тарафыннан мондый алымнар кулланылмады әле.

Без үчләшсәк, каты үчләшәбез шул. Ачу китерүчегә генә түгел, аның җиде бабасына да, туачак оныкларына да, аның белән бер милләттән саналган бер гаепсез гади халыкка да кизәнәбез. Беткә үч итеп, тунны утка томырабыз. Әле кыш чыгасы барлыгын уйламыйбыз. Ә иң кәмите шул: төрек хакимияте тарафыннан бернинди кысрыклау булмаса да, Төркиядә юнь бәягә алган фатирларыбызны сатабыз. Безгә «сатлыкҗаннар»дан бернәрсә дә кирәкми, янәсе. Андыйлар берочтан гардеробын да чистартсын инде: сыйфатлы булганы өчен алган төрек эчке киемнәренә хәтле утка яксын.

2008нче елда, Грузия белән хәрби конфликт килеп чыккач, мондый күренеш бер булган иде бит инде. Ул вакытта да, миграция таләпләрен «бозган» грузиннарны тотып, кире Грузиягә депортацияләгәннәр иде (документ белән проблемаларның шулай ил хакимнәре бозылышкач кына килеп чыгуын әйт әле син!). Мәктәпләрдә грузин милләтеннән булган балаларның баш санын чутлап, тиешле җирләргә хәбәр иткәннәр иде. Тарих кабатлана. Хәзер илне төрекләрдән «чистарталар».

Үч алуның тагын бер үрнәге – 2016нчы елның 1нче гыйнварыннан Русия Төркия гражданнары өчен виза режимын кертә. Моңарчы турист буларак безгә кунакка килүчеләр 30 көн дәвамында визасыз яши ала иде әле. Төркия әлегә безгә виза кертү турында хәбәр итмәде, барысы да элеккечә калачак, дип белдерде. Хәзер: «Русия Хөкүмәте бик дөрес эшли, ул төрекләрне вапше кертмәскә кирәк», – дип уңга-сулга чыгыш ясап йөргән кешеләр бездәге зәмһәрир суыкта Төркиядә диңгез буенда кызынып ятканда ниләр хис итәр икән – миңа шунысы кызык. Тычканның да «үзен сөймиләр, тизәген ашыйлар бит»…

…«Нишләргә икән?» – дип шалтыраткан төрек дустыма җавап бирә алмадым. Нәрсә дисең инде? Документлары тәртиптә, закон белән проблемасы юк, укуы яхшы. Казанда яшәвен дәвам итә ала. «Андый-мондый» җилләр кагылмаса, әлбәттә. Тел очымда бер сорау яралды әле: төрекләр белән аралашучыларга да (дус булучылар турында әйтмим дә инде!) берәр санкция салып куймаслармы инде?..

Сөмбел СӘЙФИ.

Комментарии