Дуслыкка ни җитә…

…Борын-борын заманда, моннан йөз еллар элек, әби-бабаларыбыз сөйләгәнгә илле еллап вакытлар узган. Бары да тарихта калган. Халык үзенең узганы, тарихы белән бик үк кызыксынмый шул. Юкса, үткәннәрдән гыйбрәтләр күпме файда китерер, бүгенге ялгышлар кабатланмас иде. Иртәгә ни кыласы дип яшәгән заманда, җилкәңә тормыш мәшәкатьләре, дөнья нужасы өелгәндә, борынгылар искә төшәме, диярсез? Шулай да килер бер көн, кызыксына башларлар, ләкин искә төшерергә кешесе калмас. Телевизор каршында миңгерәеп утырганчы, безнең борынгы бабайларыбыз үзара дошманлашу юлыннан ничек тату гомер сукмагына баскан икән, дип уйланырга әле соң түгел. Шөкер, бүгенге көндә республикабызда, районыбызда, авылларыбызда үзара татулык, тынычлык бар. Үзара көрәшнең, дошманлыкның хәерлегә илтмәвен моннан йөз еллар элек үк аңлаганнар…

Мари иленең Бәрәңге җирлегендә Лакшман (Иске Казан коммерция юлы) буенча өч авыл урнашкан. Көнчыгышында Яңавыл (Ирнур) татар авылы булса, көнбатышында – Ировка елгасы кушылдыгы Купширка буенда мари авылы Түбән Учиял, көньягында – татар авылы Пуртаныр. Уңдырышлы җирләр өчен гомер буе Учиял белән ике татар авылы арасында көрәш барган.

Көннәрдән бер көнне Учиялныкылар төнге сәгать өчләрдә Пуртанырдан Кәримулла Нуркин мулланы, Яңавылдан Фәйзулла Сәфәрхановның кызы Биби гүзәлне урлаганнар. Яңавыл, Пуртаныр халкы сәнәк, көрәк, таяклар белән коралланып, Учиялны тар-мар итәргә, яндырырга кузгалганнар. Волостьтан (Ирмучаш ерак түгел) килеп төшкән жандармнар, солдатлар һәр ике якны да әйбәтләп дөмбәсләгәннәр. Ике ат, Яңавылның ике кешесе яраланган, берсе Галиуллин Вәлиулла (авылның хөрмәтле кешесе, китапханәчесе Галләмова Кәүсәрия Кәримулла кызы җыйган материаллардан. – Г.Г.)

Шулай итеп, бу ике якның көрәше 1918нче елларга кадәр барган. Революциядән соң татарлар белән марилар дуслык җепләрен үрә. Бер-берсе белән аралаша, кунакка йөрешә башлыйлар. Шунысы искитмәле, Учиялдан кайбер гаиләләр үзара татар телендә аралашалар иде. Мисал өчен, Архипов Күчтинкә (Константин) абый белән хатыны Анна апа алдынгы карашлы, бик булган кешеләр хайван чалырга, эшкәртергә дип Яңавылдан татар ирләрен чакыралар иде. Күчтинкә абый ат җигеп килеп, Яңавыл ирләрен төяп алып китә. Ирләр итлек хайванны кыйблага каратып егып, тиешле догасын укып чалалар, итен эшкәртәләр, барысы да мөселманча. Ни хикмәт, кире кайтулары гына дини таләпләргә җавап бирми торган иде. Ирләр өстәл артында сыйланып, ашап-эчеп алганнан соң ат чанасына төяләләр, «Алмагачлары» көенә Купширка буйларын моңга күмеп, Яңавылга кузгалалар. Ике авыл арасы шул тиклем якын, җырның бер куплеты тәмамланырга дә өлгерми, алар авылда – Яңавылның урамнарын җырлап узалар. Инде Күчтинкә абыйның ялгыз кайтасы килми, китәләр аны озатырга…

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

Комментарии