«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

МӘЧЕТТӘ ТАТАРЧА СӨЙЛӘШТЕРМӘДЕЛӘР

25нче сентябрь, җомга көн Казан шәһәренең Галиев мәчетенә гозеремне әйтергә дип кердем. Ишек төбендә бик чибәр яшь егет утыра иде. Мин исәнләшеп, гозеремне әйттем. Ә ул миңа урысчалатып: «Мин татарча аңламыйм, урысча сөйләгез!» – диде. Егылып китә яздым. Ул мәчетнең эчке ягыннан башка бер кәләпүшле егетне алып чыкты. Анысы да, русча сөйләшергә кушып маташа. «Мин бит мәчеткә дип кердем, чиркәүгә түгел! Миңа 82 яшь, мин урысча белмим», – дип, елап, чыгып киттем. Бу ни хәл инде? Ул малайларның гаебе юк, әлбәттә. Аларны шунда утырткан кешеләр гаепле. Ни өчен татарча белмәгән кешене мәчеткә эшкә билгелиләр? Мәчеткә урыс керми, татар йөри. Мәчеттә дә татарча сөйләшергә ярамагач, безгә нишләргә?

Рузалия ВӘЛИЕВА

Казан шәһәре

Рузалия апа, без әлеге уңайдан Татарстанның Диния Нәзарәтенә мөрәҗәгать иттек. Соравыгызга Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәткәре Резеда Закирова җавап бирде:

– Беренчедән, пандемия башланганнан бирле, Диния нәзарәте 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан, иммунитеты какшаган кешеләргә мәчеткә барудан тыелып торырга киңәш итә. Вирус көчәеп киткәч, үткән атнада бу таләпләр турында кардәшләрнең исенә кабат төшергән идек. «Безнең гәҗит» укучыларыннан да саклык чараларына җаваплы карауларын үтенәбез. Икенчедән, имамнарның хезмәте халык белән аралашу белән бәйле булганга, кызганычка каршы, хәзрәтләр арасында да авыручылар бар. Галиев мәчете хезмәткәрләренең дә берсе авырып киткән. Шуның белән бәйле рәвештә, мәчетнең башка хезмәткәрләрен дә тиз арада алыштырырга туры килде. Вакытлыча мәчеткә мәдрәсә шәкертләрен дежур итеп куярга туры килә. Алар халыкка дини хезмәтләр күрсәтү өчен түгел, ә мәчеткә күз-колак булу өчен билгеләнә. Шуңа алар алдында татар телен белү таләбе дә куелмый. Мәчетнең имам-хатыйбы Булат хәзрәт Мөбәраков үзе – Казан казые, нәзарәтнең шәригать бүлеге җитәкчесе, янәшәдәге мөфтият бинасында эшли һәм хезмәтне татар, рус, гарәп, төрек телләрендә күрсәтә. Татарстан мәчетләрендә эшләүче барлык имамнар да эшләрен татар телендә башкара. Рәхим итеп, бүгенге катлаулы вәзгыятьтә мәчетләрнең эшчәнлегендәге җитешсезлекләргә сабыр итүегезне һәм хәлгә керүегезне үтенәбез, – диде ул.

НӘРСӘ ӨЧЕН ТҮЛИБЕЗ?

Газга техник хезмәт күрсәткәннәре өчен (техобслуживание) елга бер мәртәбә мең сум акча түләттерәләр бездән. Күпме кешедән сорап карадым, нәрсә өчен түләгәнебезне беркем белми. Элек ичмасам, өйгә килеп, газовик «Плитәгез газ чыгарып утырмыймы?» – дип булса да сорап чыгып китә иде. Хәзер анысын караучы да юк. Газовик квитанция генә китереп тоттырды да, «Түләгез», – диде. Нәрсә өчен түлибез булып чыга икән соң шулай булгач?

Фаягөл СӘЙФУЛЛИНА

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Районыгызның газ оешмасы белгече Лилия ханым Сафина белән сөйләштек.

– Бөтенесе дә прейскурантта язылган бәяләр буенча исәпләнә. Һәр хезмәт өчен аерым сумма түләнә. Газовиклар йорт эченә кереп газ чыгып торамы, юкмы, шуны тикшерә, газ торбаларын, прокладкаларын, краннарының ничек эшләвен карыйлар һәм башкалар… Бу бәя хуҗаларның котелы нинди булуына да бәйле. Әгәр дә Иске Абдулда газовик тарафыннан әлеге хезмәт күрсәтелмәгән икән, ул очракта, сезгә шалтыраткан ханым минем белән элемтәгә чыксын иде. Без бу мәсьәләне тикшерербез, – диде ул.

Лилия ханым белән элемтәгә 88552717240 номеры аша чыга аласыз.

АҢЛАШЫЛМАГАН ӘЙБЕРЛӘР КАЛДЫ

ТНВ каналыннан «Таяну ноктасы» дигән тапшыруны карадык. Анда «Безнең гәҗит» редакторы Илфат Фәйзрахманов та катнашты. Бу тапшыру вафат булган диктор Илфат Абдрахманов турында булды. Бик яхшы алып баручы иде ул, ләкин соңга таба югалды. Телевидениедән киткәч, ул төшенкелеккә бирелде, дип аңлаттылар. Тик сораулар калды: ни сәбәпле китте соң ул телевидениедән? Эчкечегә охшамаган иде, ни сәбәпле җибәрделәр аны? Илфат Абдрахмановның гаиләсе бар идеме, нинди авырудан үлде – караучысы бар идеме? «Безнең гәҗит» мөхәррире Илфат Фәйзрахмановка үтенечем шул: бу сорауларга аңлатып җавап бирмәс идеме икән?

Нурания ГАБДРАХМАНОВА

Арча районы, Шушмабаш авылы

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ: Илфат Абдрахманов белән 22 ел эшләдем. Телевидениегә мин 1987нче елда килсәм, ул анда 84нче елдан иде. Аның тормышы, проблемалары турында бу көннәрдә бик күп язылды. Чынлап та бик сәләтле, игътибарга лаек шәхес иде. Чын диктор. Аның тавышы, дикциясе, сөйләме, үзен кадрда, сәхнәдә, кеше алдында тотышы үрнәк итеп куярлык иде. Телне бик яхшы белә иде. Татар телендә дә матур итеп сөйләшә ала иде. Аның чын профессиональ булуын искәртүче тагын бер сыйфаты – ул экранда гына түгел, башка вакытта да шул ук Илфат иде. Чөнки нәфис сүз, дөрес сөйләмнең ни икәнен аңлаган кеше, эш урынында гына түгел, үзара аралашканда да эталон булырга тиеш. Кызганычка каршы, бүгенге буын сүз сөйләүчеләрендә бу культура җитенкерәми. Менә шуннан килеп чыга да инде ясалмалылык, ышандырмый торган сүз. Экранда алып баручының үзенең дә ни сөйләгәнен аңламавы сизелә бит бик еш кына. Чөнки бүгенге алып баручыларның күбесе «Исәнмесез, саубулыгыз»ны да телесуфлердан укып әйтә. Телевизор экранында эшләүче ут бетсә дә тапшыруны дәвам итә алырлык сәләтле булырга тиеш.

Инде, ни өчен китте, дигәндә, менә шул ярым-портык сөйләм культурасын эталон дип табучы җаваплы хезмәткәрләр барлыкка килде. Менә шул булдыксызлык фонында Илфат Абдрахманов аерылып тора башлады. Илфат Абдрахмановка тартылырга түгел, киресенчә Илфат үзе менә шул сөйли белмәүчеләр дәрәҗәсенә төшәргә тиеш булды. Формат үзгәрде. Әйе, формат үзгәрде, кызганычка каршы өскә түгел, аска тәгәрәде. Бу тулаем телевидениедә дә чагылыш таба. Телевидение бүген артистларның мал бүлешүе, аерылышуы, трусикларын салып селкү урынына әверелде… Һәм Илфатны 2017нче елда эштән җибәрделәр, матур итеп озатмадылар. Кайчандыр мин дә шулай киткән идем, «формат»ка сыешмыйча…

Илфат мондый мөнәсәбәтне бик авыр кичерде. Аның сәламәтлеге белән проблемалары бар иде инде, катлаулануга шушы стрессның да йогынтысы булгандыр, дип уйлыйм. Күп еллар астма белән интекте. Дикторларда, артистларда була торган профессиональ авыруы да бар иде. Ул сулыш алу белән бәйле. Чөнки бу һөнәр ияләре физиология кушканча суламый, сөйләм буенча интонацион паузаларда сулыш алып өйрәнгән. Шунлыктан гади тамашачы аның сулаганын сизми. Өстәвенә Илфат тәмәке дә тарта иде. Кызганыч, әле ул яшьләргә тавыш кую, дөрес итеп сулау, үз-үзеңне тоту, дикция, дөрес сөйләм буенча педагог буларак та ярдәм итә ала иде. Моны кирәксенмәделәр. Илфат бар сәләтен, тәҗрибәсен, белемен 58 яшендә үзе белән алып китте.

Инде гаилә хәленә килгәндә, минем үземне мондый сораулар кызыксындырмагач, артык төпченгәнем булмады. Илфатның балам үсә, хатыным бар иде, дигәне хәтеремдә. Калганын белмим. Кызыксынмадым да. Ул әнисе белән яшәде. Аның вафатын бик авыр кичерде. Ялгыз калды. Бертуган апасы Фирая белән якыннан аралашып яшәгән. Бәхетле булганмы, дигән сорауга җавабым юк. Илфат Абдрахманов эш белән яшәде, аның бар тормышы эш иде. Ул үзара аралашканда да диктор, алып баручы сүз остасы иде. Аны гел ишетеп, тыңлап кына торасы килә торган кеше иде ул.

Урыны җәннәт түрләрендә булса иде. Әйбәт кеше булды. Искә алуыгыз өчен гаиләсе, якыннары исеменнән рәхмәт.

АТТА ДА БАР, ТӘРТӘДӘ ДӘ

«Безнең гәҗит»нең 30нчы сентябрь санында Айгөл Закированың «Ике чиләк бәрәңгесен жәлләде!» дигән язмасы чыкты. Монда сүз Минзәлә районының Хуҗәмәт авылында яшәүче Мәүлидә ханымның һәм җирле фермерның бәрәңге бүлешә алмавы турында бара. Дөресен әйтим, бу язманы укыгач авыр булып китте. Кем гаепле, кем хаклы булуын үзегез уйлап бетерегез, дигән Айгөл. Мин уйладым да, шундый нәтиҗәгә килдем: гаеп атта да бар, тәртәдә дә. Фермер бай олигарх түгел, ул үз авылының тырыш бер кешесе генә. Туганнар арасында да, әгәр син азрак алгарак китсәң, көнләшү килеп чыга бит. Көнчелек тә бардыр инде монда бераз. Аннан соң, чынлап та, Мәүлидә ханым кеше бакчасына кергән бит. Үз бакчасыннан яки келәтеннән ике чиләк бәрәңге алып башка кешегә кертеп бирә алыр идеме икән соң бу ханым үзе, юкмы? Кешене гаепләү җиңел, үзеңне аның урынына куеп карарга кирәк. Аннан соң тәмле тел белән сөйләшә белү дә мөһим. Татарда бит шундый сүз бар: яхшы сүз – җан азыгы, яман сүз – баш казыгы. Әгәр кеше бакчасына керәсең икән, башта сора. «Мөмкинме шуның кадәр кереп алырга?» – дип киңәшләш. Барып кер дә машина белән, фермерны гаеплә… Ул бит түрә түгел мескен бер җир багучы гына. Хәзер халык бушка өйрәнде. Бу халыкның нәфесе артуга бәйле микән әллә…

Рәисә ЛОКМАНОВА

Чаллы шәһәре

«КЫСЫР» ҖИР ЯНГЫН ЧЫГАРА

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Русиянең ике зур проблемасы бар: беренчесе – кысыр җирләр, икенчесе – кысыр хатыннар», – дип әйткән иде. Дөрестән дә, Русия өлкәләрендә сукаланмый, чәчелми, сугылмый торган җирләр күбәйде. Аллаһка Шөкер, безнең Татарстанда буш җирләрне сукаламасалар да, казытып чыгалар барыбер. Ә бит күрше өлкәләрдә андый җирләрдә чүп үләне үсә. Алар ташландык җирләр. Менә шундый җирләр янгын чыганагы булып торалар да инде. Анда ике метрга якын биеклектәге чүп үләне үсә. Аны бит килеп чабып чыгучы юк, коры елларда бер шырпы җитә, янып киттеме – туктата алмыйсың. Мин телевизордан карыйм да, анда табигый янгыннар диләр, янәсе үзлегеннән чыккан ут. Совет заманында бер дә мондый янгыннар булмады, чөнки җирләр дәүләт карамагында иде. Аңа дәүләт контроле бар иде. Сөрелмәгән бер генә гектар да калмый иде. Шуңа күрә, табигатькә сылтамасыннар. Җирләргә дәүләт контроле булмаса, ул янгыннар бетмәячәк тә.

Әхәт САБИРОВ

Кама Тамагы районы, Көрәле авылы

КЕШЕ ХАКЫННАН КУРКЫЙК!

«Безнең гәҗит»нең 30нчы сентябрь санында шушы сәхифәдә «Алай ярамый» дигән язма чыкты. Анда сүз Зәй районының Аксар авылындагы хат ташучы булып эшләгән өч бала анасын эштән чыгарулары турында бара. Бу ханым урынына элек биредә эшләп, кайчандыр үз теләге белән киткән ханым кире кергән икән. Кеше хакына керү булып чыга түгелме соң бу? Үзебезне мөселманнар дип атыйбыз, шушы хәлләрне булдырмый калырга ярамый микәнни? Бер-беребезне рәнҗетү бит бу. Аллаһы Тәгалә рәнҗетелгән кеше белән рәнҗеткән кеше арасына пәрдә куймам, ди. Бу бит кеше хакыннан курыкмау дигән сүз. Битарафлар булмыйк әле. Һәр гамәлебез үлчәүдә, һәр гамәлбез белән Аллаһы Тәгалә каршына басабыз. Бик борчылдым мин моңа. Өч баласын калдырып, гәҗит өләшеп йөрү бер дә җиңел булмагандыр ул ханымга да. Шулай да, аз акчага да риза булып эшләгән. Аны эштән чыгарырга кирәк иде микән соң?!

Гүзәлия ФӘЙЗРИЕВА

Мамадыш районы, Ишки авылы

УЛ АКЧАГА ТҮРӘЛӘР ЯШӘСЕН!

Татарстанда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 14641 сум. Шуңа тагын бераз акча өстәлә, дип әйтте Социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Менә шушы акчага бер министр яки бер депутатны мин бер ай гына булса да яшәтеп карар идем. Алар бу акчага ничек яшәп булганын белерләр иде. Даруга түләсәң, ашарыңа калмый да. Министрлар, депутатлар 100-200 мең сум акча алып эшләгәч, пенсионер хәлен белмәсләр шул.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Айгөл ЗАКИРОВА кабул итеп алды

Комментарии