Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ЧИКСЕЗ БЮРОКРАТИЯ...

Гаҗәп хәлләр, шаккатмалы законнар күп тә инде бездә. Фоат Гатауллинның пай җирен ызанлаштырып, теркәү палатасында рәсмиләштереп куярга теләгән идек. Аренда килешүе нигезендә безнең җир кишәрлекләреннән «Яшь көч» агрофирмасы файдалана. Фоат та җирен аерып алырга дип йөрми, ә бары тик рәсмиләштереп теркәү турында гына сүз бара. Шул максаттан пай җиренең чикләрен билгеләтеп, документларны Күп функцияле үзәккә (МФЦ) тапшырдык. Ә алар җиргә арест салынган, диләр. Ачыклый торгач, шуны белдек: кишәрлекләре гомуми массивта булып, уртак кадастр номерына кергән пайчыларның берсе җир өчен салымны вакытында түләмәгән булган. Шул сәбәпле тулаем массивка арест салынган. Әлеге хәлдән соң бурычлы пайчы салымны түләгән һәм үз кишәрлеген азат итеп, теркәткән. Ә калган кешеләрнең – бер гаепсез пайчыларның җирләре әле дә сак астында кала бирә. Шул исәптән, Фоат Гатауллинныкы да. Кишәрлекне азат итү өчен һәр пай хуҗасы суд приставларына барып, гариза язарга тиеш, диләр. Ә аларны урында туры китерү бик кыен. Җитмәсә күп пайчылар өлкән яшьтә, юлга чыгу – алар өчен җитди сынау. Шулай итеп, безнең бюрократик хөкүмәт өстәмә мәшәкатьләрне тудырып кына тора, исең китәрлек!

Фоат ГАТАУЛЛИН исеменнән шалтыратучы,

Алабуга районы, Дөм-Дөм авылы

МЕҢЕНЧЕ САН БЕЛӘН!

Мин «Безнең гәҗит»нең 3нче август чыгарылышын шул хәтле ашкынып көтеп алган идем. Чөнки ул гомум исәптә меңенче сан иде. Никтер игътибарсыз гына үтелде әлеге вакыйга. Көттем-көттем дә, башкалар тарафыннан әһәмият бирүче булмагач, соң булса да, уң булсын дип, үзем шалтыратам. Шушы уңайдан газетабызның баш мөхәррирен – кыю, кодрәтле йөрәкле, нечкә күңелле, уй-фикеренә мөстәкыйль җаваплы Илфат Хәкимулла улы Фәйзрахмановны, аның барлык иҗатташларын, редакция хезмәткәрләрен ихластан тәбрик итәм! Алга таба да газетабызда һәр укучы өчен көтеп алырлык кызыклы һәм актуаль язмалар, җор телле, сыйфатлы хикәяләр, шигырьләр урын алыр дип өметләнәм. «Безнең гәҗит»нең өлкән яшьтәге мөхтәрәм, һәрдаим аваз салып торган авторларына озын гомер, актив тормыш һәм сәламәтлек телим! Яшь буын иҗатчыларны да әлеге сафка кушылырга чакырам. Барыбыз да, «Безнең гәҗит» белән бергә, милләтебезне, күркәм туган телебезне саклауда үз өлешебезне кертергә кызганмыйк, бергә булыйк, бердәм булыйк!

Диләрә СӘРВӘРЕТДИНОВА,

Казан шәһәре

Игътибарыгыз өчен Аллаһның рәхмәтләре яусын. 2003нче елдан башлап, газетабызның гомуми саны меңнән артып китте. Әмма юбилейларга куанып бәйрәм итү кәефләре бик юк. Чөнки почта проблемалары, тормыш-яшәешләрнең тынычсыз халәте бәйрәм кәефләрен оныттыра. Шулай да искәртәбез, рәхмәт әйтәбез: без Сезнең белән көчле. Газетабыз зәвыклы укучылары, даими авторлары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Бергә булыйк, бердәм булыйк. Газетабыз инде меңенче чиген узган икән, бу безнең барыбызның да уртак уңышы.

АНДЫЗ ТАМЫРЫ ҺӘМ КАНЛЫ ҮЛӘН КОТКАРА

«Безнең гәҗит»нең 31нчы август санында (№34, 2022) Азнакай шәһәрендә яшәүче Фәния Вәлиеваның кычынудан ничек котылырга белмичә, берәр файдалы киңәш соравы турында язма бастырылган иде. Мин үзем белгән ысулларны киңәш итеп карый алам. 

Беренчесе: Андыз тамырын (русчасы – Девясил) шакмаклап турарга һәм таратып куярга кирәк. Бераз кипкәч, банкага тутырасы һәм тулганчы аракы саласы. Әлеге катнашманы караңгы урынга алып куеп, 15 көн тотарга. Әзер булган төнәтмәне тәннең кычыткан урыннарына сөртәсе генә кала. Тик соңыннан сөлге белән сөртенмәскә, тән үзе кибәргә тиеш.

Икенче ысулда Канлы үләнне (Чистотел), шулай ук, банкага тутырып, аракы белән төнәтергә һәм тәнгә сөртергә. Әлеге ысуллар шактый кешеләргә булышканын беләм. Үзем дә андыз тамыры төнәтмәсе ярдәмендә котылдым кычынудан.

Азат МИРЗАМӘХМҮТОВ,

Актаныш районы, Иске Байсар авылы

Редакциядән: Онытмагыз, һәрбер ысулны кулланып караганчы, алдан табиб белән киңәшләшү хәерлерәк булыр!

ДИННЕ СҮГӘРГӘ АШЫКМАГЫЗ!

Мин «Безнең гәҗит»не бик яратып, дөньяви һәм дини мәкаләләрне һәрдаим укып барам. Казан шәһәреннән Әнис Зариповның «Һәркемнең үз Аллаһы» (№34, 31 август, 2022) дигән язмасын укыгач, үземнең фикерләремне дә әйтергә булдым. Бу кеше өлкән яшьтә булуына да карамастан, Аллаһка, динебезгә тел тидерергә курыкмый. Диннең нәрсә икәнен беләме икән соң ул? Дин ул – кешенең дөньялыкта тоткан юлы һәм яшәү рәвеше, дип уйлыйм. Автор мәкаләсендә сүккән әбинең өстәлендә таушалган Әфтияк һәм мендәр кадәрле Коръән бит. Имеш, аның 70 ел элек алган гыйлеме башыннан чыккан. Ләкин әби Коръән һәм пәйгамбәребезнең хәдисләренә таянып гомер кичерә. Шуңа күрә дә ул икмәктән һәм игелекле тормыштан мәхрүм булмас.

Минем бабам да ике сугышта катнашкан, тубал белән орлык та чәчкән. Артыннан әбием тырмалап йөргән. Әтием 1920нче елгы, 1940нчы елда армия хезмәтенә алынып, Бөек Ватан сугышын Минск шәһәрендә каршылаган. Ул җиңү яулап, 1946нчы елда гына туган нигезгә әйләнеп кайткан. Әби-бабам да, әти-әнием дә һичкайчан дингә тел-теш тидермәделәр. Киресенчә иманлы булып, ата-бабаларны хөрмәтләп яшәргә өйрәттеләр. Әтием 93 яшендә вафат булды. Беркайчан да бабабызны пәйгамбәр урынына күрергә өндәмәде. Аны хөрмәтләдек, ләкин табынмадык. Аллаһы Тәгалә бар һәм ул бер!

Әнис әфәнде язганча, хәзер җәмгыятьтә алдашу, урлашу, җинаятьчелек чәчәк ата. Кызганычка каршы, моны кире кагып булмый һәм ул күренешләр динебездә зур гөнаһ булып санала. Андый начар сыйфатлар кимесен өчен иң элек үзеңдә гаделлек, пакълык тәрбияләү мөһим. Динебез шуңа өйрәтә дә.

Нурания ГАБДРАХМАНОВА,

Арча районы, Шушмабаш авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии