Эмиль Гариповны кайтарыгыз!

Эмиль Гариповны кайтарыгыз!

Бу хатны Казан шәһәренең хоккей җанатарлары төркеменнән 13 кеше яза. Без – «Ак Барс» командасын бик яратабыз. Аның капкачысы Эмиль Гариповны каядыр читләштереп, аның урынына 32нче уенчыны куйганнарына борчылабыз. Ул, күрәсең, читтән сатып алынган кеше.

Ә без «Ак Барс» командасының капкачысы Эмиль Гарипов булуын телибез. Ул ышанычлы, акыллы, тыныч һәм бик булдыклы капкачы. Безгә чит кеше кирәк түгел. Аны әнә запаска алыгыз. Гарипов төп капкачы булырга тиеш. Тренер Дмитрий Квартальнов яңа кеше, күпне белеп тә бетермидер, аңа шайба булсын да, җиңү булсын.

Без Гариповны үз урынына кайтаруларын сорыйбыз. Безнең үтенеч канәгатьләндерелер дип ышанабыз.

Ф. ГАЛИМОВА,

Казан шәһәре

Комментарии