Башкортстанга кирәкми, Татарстанга кирәкми, ә безгә кирәк

Башкортстанның Туймазы районы Октябрьский шәһәре һәм Татарстанның Ютазы районы Уруссу бистәсе икесе бер анадан туган балалар кебек. «Аналары» – Туймазы нефть ятмасы. Алар берсе белән берсе бик бәйләнгән булганнар. Советлар Союзы таралгач, алар да таралды.

Билгеле булганча, Туймазы нефть ятмаларын сугыш чорында эшкәртә башлыйлар. Аны эшкәртер өчен күпме техника һәм төзелеш материаллары кайтартыла. Аны бөтен илдән ташып, кайдадыр тупларга кирәк? Бердәнбер урын – Уруссу тимер юл разъезды. Уруссу белән Октябрьский арасы 15 километр, һәм алар икесе дә бер тигезлектә урнашкан. Башта бернинди дә юл булмый, барысын да атлар, тракторлар белән ташыйлар. Аннары Октябрьский белән Уруссу арасында юл төзү, Ык елгасы аша күпер салу, Уруссу разъездында техник склад төзү эшләре башлана. Октябрьский нефтьчеләр шәһәрчегенә әйләнә. Менә шул вакытта шәһәрне төзергә төзелеш материаллары ташу, электр белән тәэмин итү Уруссу разъездына килеп тоташа. Ул вакытта төзелештә күбесенчә агач кулланыла, шуңа да разъездда зур агач эшкәртү комбинаты төзелә. Бу комбинат күпме кешене эшле итте, якын-тирә авылларга үзе бер хәзинә булды. Аның пычкы чүбенә кадәр байлыкка әверелде. Зур итеп Уруссу ГРЭСы төзелде. Аның өчен дә разъезд кирәк булды.

Нефть чыгара башлагач та, аны озату өчен Уруссу разъездын кулландылар, нефтебаза төзеделәр. Тора-бара «Туймазынефть»нең биләмәләре зурайды, аңа чама белән Ютазы районының яртылаш җире кереп бетте. Ул вакытта Татарстан, Башкортстан, дип сүз куерту булмады. Мин боларны нигә язам? 1960нчы еллар башыннан 90нчы елга кадәр автобуста шофер булып эшләп, нефтьчеләрне дә, башка хезмәткәрләрне дә бик күп йөрттем. «Туймазынефть» объектларының барысын да үз күзләрем белән күргән кеше булам.

Советлар союзы бетү белән Уруссу ГРЭСы ябылды, нефтебаза бетте, Баштехснаб бетте, Ык аша салынган күпер дә искереп, сугыш чоры балалары кебек булып калды. Аны ябып та тормадылар, җиңел машиналар гына йөрер өчен калдырдылар. Аннан чыгу сират күперен үтүгә тиң хәзер. Күперне матурлап ремонтлап куясыларына да күңел бер дә ышанмый. Чөнки ул хәзер Башкортстанга кирәкми. Былтыр Радий Хәбиров килеп, күпер өстендә йөрде дә, шуның белән бетте бугай. Татарстанга да кирәкми ул. Ул безгә – Ютазы районының якын-тирә авылларында яшәүчеләргә генә кирәк.

Бик күп оешмалар бетте, дип язсам да, Уруссу бистәсе үзе бик матур, бик төзек. Юллар, тротуарлар, ишек аллары искитмәле. Соңгы 25 ел эчендә ул оҗмахтагы гөл бакчасын хәтерләтә. Күпернең генә аяныч хәлдә булуы бик кызганыч.

Мансаф СӘЛАХОВ,

Ютазы районы, Иске Уруссу авылы

Комментарии