- 13.09.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №36 (12 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Әнием хастаханәдә ятканда, өйдә хуҗабикә булып калдым. Үземнең бер генә көнемне тасвирлап язарга телим. Ни өчен икәнен соңрак аңларсыз.
Иртәнге сәгать дүрт… Торырга кирәклекне хәбәр итеп, будильник шалтырый. Йокының иң тәмле вакыты, күз тулысынча ачылмый да. Тик нишлисең, торырга кирәк: урамда ике сыер көтә. Йокылы-уяулы килеш сыер янына барып утырасың. Ярый да әле «характер»лары начар булмаса. Башта берсе белән хәйран гына «сугышырга» туры килде. Җитмәсә, койрыгы белән дә чәпәп җибәргәли. Ояларында, «кайчан чыгабыз» дигәндәй, казлар каңгылдаша. Үзеңне тотып ашардай булып, бройлер чебиләр тирә-якта чабулый. Чи-чи килеп бәләкәй тавык чебиләре йөгерешә. Һәркайсының ашарына болгатып, алларына салырга «Каз-чебиләрем ач булмасын», – дип китте әни. «Кичке ашлары»на бодай белән бәрәңге пешерергә куеп җибәрергә дә онытма! Ул арада сөт машинасы да килеп җиткән. Күп тә үтми, югары очтан чыбыркы тавышы ишетелде. Димәк, көтү чыгып килә. Бер карасаң, иртүк көтүне озату күңелле инде ул: чыбыркы шартлавы, көтүче сызгыруы. Хәйран гына күрми торган авылдашларыңны да күрәсең. Хәзер казларны суга төшереп менәргә дә, эшкә барырга җыенырга кирәк. Әнинең: «Сез йокыдан торганчы, мин эшләп арыйминде», – дигән сүзләренең мәгънәсенә төшендем хәзер. Инде никадәр эш эшләнгән икән бит. Тиз генә өй эчен җыештыргалап, эшкә чыгып йөгерәсең. Ә инде аннан әйләнеп кайтуга өйдә кабат эшләр көтә. Төшке ашны әзерлисе бар. Тамакны ач тотып булмый. Өйдәгеләрне дә ашатмыйча ярамый. Гел бертөрле генә ризык та пешереп булмый. Камырын куярга, токмач басарга кирәк. Әти белән энемне дә сыйлыйсы килә. Ә аннан соң янәдән маллар янына чабасың. Тагын шул тавык-чебеш, каз-үрдәк, кичкә шуларга яңадан ике сыер өстәлә…
Ниһаять, бу эшләр дә бетте. Әле бит яшелчә бакчасы, чәчәкләрем дә бар. Аларга су сипмичә, чүпләрен утамыйча ярамый. Болар бит шулай ук хатын-кыз өстендә. Югыйсә, уртак хәзинә инде ул. Әмма күп гаиләләрдә ир-ат бакчага аяк та атламый.
Шул эшләр белән көннең узып киткәне сизелми дә кала. Әле өй идәннәрен юарга, кыяр тозларга, кайнатмаларын да ясарга кирәк. Ярый да өйдә тагын бер булышчың булса. Ә бит үзең генә булсаң, һич өлгерермен димә. Шуңа да гаиләдә кыз да, ир бала да булу әйбәт. Алар – ата-ананың төп ярдәмчесе.
Менә шулай җәйге матур көннәр узып та китә. «Аякларның сызлавына чыдар хәл юк», – ди әнием. Моның шулай булуына чын күңелдән ышанам хәзер. Чөнки көне буе чабулап йөреп, кичкә таба хәтта минем дә рәт калмый. Яшь кенә булсам да, хәйран арыта. Әле бит «свидание»гә дә чыгасым килә. Бер чыккач, тиз генә кереп китеп булмый. Әнә шуннан соң йокы туймый инде ул! Кергәч, кайда йоклаганыңны да белмисең. Сәгать дүрттә янәдән будильник шалтырый…
«Бу кызыйның ничек көн уздыруы безгә нәрсәгә инде?» – диярсез. Минем мисалда һәр авыл хатыны үзен таныгандыр. Әнә шуңа да бу тема бик актуаль сыман тоелды. Ә бу язма аша исә минем ир-атларга мөрәҗәгать итәсем килә. Хәләл җефетләрегез иртә таңнан караңгы төнгә кадәр аяк өстендә. Алар бит үзләре өчен генә түгел, сезнең өчен, гаиләгез өчен дип тырыша. Шуңа да хатыннарыгызның хәлен аңлагыз. Интернетта бер язма укыган идем. Бу урында шуны мисал итеп китерәсем килә. «Ире эштән кайта. Өйдә тәртипсезлек: баланың киеме алыштырылмаган, идән уенчык белән тулган, табак-савыт юылмаган, ашарга әзер түгел, суыткычта берни дә калмаган. Ә хатыны телевизор карап утыра. Ире аптырап калгач, хатыны: «Кадерлем, син һәр көнне эштән кайткач, көне буена нәрсә эшләдең, дип сорыйсың. Менә бүген мин боларның берсен дә эшләмәдем», – дип җавап бирә. Әйе, вак-төяк эшләр күзгә күренми. Шуңа да: «Нинди эше булсын инде аның? Менә мин көне буе эштә, гаиләгә акча алып кайтам», – дип уйлаучы ир-атлар да табылыр. Әмма бер генә көн алар урынында булып карасагыз, тормыш алып баруның чынлыкта хатын-кыз өстендә булуына төшенер идегез. Хатын-кыз эшен эшләгез дип әйтмим. Әмма бераз гына булса да аларга булышу сезнең кулдан килә бит. Хәтта хөрмәтегез, игътибарыгыз, җылы сүзегез белән дә сез хатын-кызларга ярдәм итә аласыз. Кадерле ир-атлар! «Алтын» хатыннарыгызның кадерен белеп, җылы сүзләрегезне кызганмыйча яшәгез. Бергә-бергә гөрләшеп эшләп яшәүгә ни җитә?!
ХӘБИБӘ.
Авыл хатынының бер көне... ,
Комментарии