- 13.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №35 (8 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Русиядә һәркөн бәйрәм дип белмичә әйтмиләр икән. Бер дустым белән тәүлек ярым вакытыбызны шул бәйрәмнәрне барлауга багышладык. Эшебезнең нәтиҗәсен күреп ис китте. Әйтик, сентябрь аеның дүрт кенә көне бәйрәмсез калган…
Хәер, ул көннәргә дә башка илләрдә бәйрәм ителә торган икенче бер тантананы ябыштырып куеп була. Календарьның кайбер көннәре дүрт-биш бәйрәмне үз эченә сыйдырган. Бер азәрбайҗан танышым әйткәндәй, Русиядә бөтен бәйрәмнәр дә бертөрле үтә – урамга чыгалар, утырып эчәләр, сугышалар да… таралышалар. Димәк, русиялеләр исерек халык булмыйча берничек тә булдыра алмый. Календарь шундый бит, нишләтәсең… Шуларга өстәп, туган көннәрне, гаилә бәйрәмнәрен, көзге муллыкта уздырыла торган туйларны да санасак, сентябрь искиткеч күңелле ай булып чыга әле, җәмәгать.
КАЛЕНДАРЬ
1 сентябрь – Белем бәйрәме.
2 сентябрь – Русия гвардиясе көне.
3 сентябрь – Терроризм белән көрәштә теләктәшлек көне.
4 сентябрь – Атом-төш коралы белән тәэмин итүче белгечләр бәйрәме.
5 сентябрь – Мәскәүдә шәһәр көне. Нефть, газ, ягулык сәнәгатендә эшләүче хезмәткәрләр көне.
6 сентябрь – Кытай һәм Русия арасында иң беренче килешү – Нерчин килешүе төзелгән көн. Болгария кушылган көн.
7 сентябрь – Бородино сугышы көне (1812 ел).
8 сентябрь – Русия финанс хезмәткәре көне. Халыкара грамоталылык көне. Журналистларның халыкара теләктәшлек көне.
9 сентябрь – Тестировщик көне. Халыкара матурлык көне.
10 сентябрь – Бөтен дөньяда үз-үзеңә кул салуны кисәтү көне.
11 сентябрь – Тәрбия эше органнарында эшләүче хезмәткәрләр көне.
12 сентябрь – Танкистлар көне. Фашизм корбаннарын искә алу көне.
13 сентябрь – Русия программистлары көне.
15 сентябрь – Диңгез буе илләренең Ватан белән кушылу көне.
16 сентябрь – Бөтендөнья озон катлавын саклау көне.
17 сентябрь – Сәркатипләр көне.
19 сентябрь – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. Халыкара пиратлар көне.
20 сентябрь – Рекрутчылар көне.
21 сентябрь – Бөтендөнья тынычлык көне. Куликово сугышында рус гаскәрләренең җиңү көне.
22 сентябрь – Бөтендөнья автомобиль көне.
24 сентябрь – Халыкара кәрванчылар көне.
26 сентябрь – Машина ясаучылар көне. Халыкара саңгыраулар көне. Европада телләр көне. Бөтендөнья контрацепция көне.
27 сентябрь – Бөтендөнья туризм көне. Бөтендөнья диңгез көне. Тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче хезмәткәрләр көне.
28 сентябрь – Атом сәнәгате хезмәткәре көне.
29 сентябрь – Католикларда изге Михаил көне.
30 сентябрь – Русиядә интернет көне. Халыкара тәрҗемәче көне.
БӘРӘҢГЕ БӘЙРӘМЕ яки ТЭТ ЧУНГ ТУХ
Бу бәйрәмнәрне барлау каян башланды дип аптырыйсыздыр? Дус кызыма берәү кияүгә чыгарга тәкъдим ясагач, алар арасында мондыйрак сөйләшү булган.
– Ә син көн саен ашарга пешерергә ризамы соң? – дигән дустым егетенә. – Мин бит пешерергә яратмыйм.
– Бәйрәмнәрдә пешерермен инде.
– Русиядә көн саен бәйрәм дисәм?
– Санап күрсәт.
Менә шуны санап күрсәтүдән башланган галәмәт бу. Саный торгач, шулкадәр кызык булды, хәтта тулы бер елга исәпләп куйдык. Бу әле сентябрь генә.
Календарьда 4 көн бәйрәмсез калган дип пошынган идем бит әле, уйлый торгач, аннан да чыгу юлы таптык. Аларны гади көн итеп, ягъни бәйрәмсез уздырасың килмәсә, үзең үк уйлап таба аласың. Әйтик, 14 сентябрь – бәрәңге җыю көне. Нишләп көне генә, аны атналык итәргә дә мөмкин. Бер көндә генә җыеп бетерерлек бәрәңге белән салкыннары 40 градуска җиткән хәзерге кышларны чыгып булмый. Я булмаса, Украинадагы мобилизацион эшчеләр көнен билгеләп үтә алабыз. Без бит Украинада түгел, бәлки, урланган газны кире кайтару көнен ясау да комачауламас.
Ә 18 сентябрьгә нинди бәйрәм билгелибез? Бу көнне тагын шул ук Украинада ике бәйрәм. Беренчесе – Фармация хезмәткәрләре көне булса, икенчесе – уйлап табучылар һәм рационализаторларга багышлана. Азәрбайҗандагы милли музыка көне күңеллерәк дип табасыз икән, ихтыярыгыз. Әрмәнстандагы астрономия көне дә – килде-китте бәйрәм түгел. Әле, бәлки, берәр һөнәр ияләренең календарь буйлап күчеп йөри торган профессиональ бәйрәме дә килеп чыгар. Бездә алары да күп ич.
23 сентябрь… Хм! Бу көнге чаралар арасында иң кызыгы булып яһүдләрнең Суккот бәйрәме тоелды миңа. Ул уңыш җыеп алынгач бер атна дәвамында, ягъни беренче яңгырларга кадәр уздырыла. Бу көнгә исем биргән “сукка” сүзе “чатыр” дип тәрҗемә ителә икән. Ягъни халык атна буе чатырда яши, шунда бәйрәм итә. Ләкин бүген бу йола “төссезләнеп” калган, чатырда яшәүчеләр юк, имеш. Шунда чыгып төшке ашны ашарга мөмкиннәр, әмма төн кунучылар сирәк, ди. Бәрәңге алып бетергәч, авыл халкына ял итеп алу өчен менә дигән вакыт. Чатыр корып куй да яшә бакчаңда, төнлә +9 булуына да карап торма. Рәхәт бит!
25 сентябрь – Молдовада әбиләр көне. Бу сиңа барлык өлкәннәрне берләштерүче 1 октябрь түгел, ә нәкъ менә әбиләр бәйрәме. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар концертлар куя, җырлый, бии, спектакльләр күрсәтә.
25 сентябрьдәге тагын бер бәйрәм ошады әле миңа. Анысы Вьетнамда билгеләп үтелүче Тэт Чунг Тух. Көз уртасы фестивале – балалар бәйрәме. Иң матур һәм иң тәмле көн ул. Анда тәм-том белән балаларны сыйлыйлар, дөгедән “айлы” бәлеш пешерәләр. Мин санаган ике бәйрәмнең берсе дә ошамаса, Тэт Чунг Тухны киредән әйләндереп укыгыз да үзегез генә белгән башка бер бәйрәм ясагыз. Үзенчәлекле дә һәм кагыйдәләре дә сезнеке.
Кыскасы, кемнең фантазиясе нинди бәйрәмгә җитә инде. Алайса сентябрь аена тулы 4 көннең бәйрәмсез калуы әллә ничек, Русиячә түгел сыман…
Эльвира ФАТЫЙХОВА
Яхшы ният каргышка сәбәпче
Газетагызга даими язылып барсам да, әле беренче генә мөрәҗәгать итүем. Бу үтенечем бик күп ветеранны кызыксындыра торгандыр. Мәгълүм булганча, ветераннарның фатир хәлен яхшыртабыз дип, телевизордан шапырындылар. “Тиешле акча күчерелде, ветераннарның барысы да торак белән тәэмин ителәчәк”, – дип мактаналар.
Безнең дә әти сугыштан 19 яшендә 1 группа инвалид булып гарипләнеп кайта. Алар 10 бала тәрбияләп үстерә. Әтиебез сугыш яраларыннан тилмереп үлеп китте. Әниебез – тыл ветераны, бик күп медальләре бар. Без, балалары да, һәркайсыбыз тормышта дөрес юл табып, мактаулы хезмәт белән шөгыльләндек, үз көчебез белән яшәдек. Совет чорында да әтиебезгә ташламалар даулап чапмадык, хөкүмәткә ялынып, салынып яшәмәдек. Менә район социаль яклау бүлегеннән әнигә уведомление бирделәр, тиз арада фатир сатып алып, документларын районга кайтарып бирергә куштылар. “943200 сум акча 3-4 көндә счетка күчә”, – дип ышандырдылар. Без тиз генә торак табып, риэлторларга акча түләп, регистрация палатасында килешү төзеп, фатир алдык. Әмма аннан соңгы 4 ай тормышыбыз тәмугка әйләнде. 1 атна узуга, фатир хуҗалары акча таптыра башлады. Социаль яклау бүлегенә шалтыраткач, башта май азагында булыр, диделәр. Аннан вәгъдәләрен июньгә, июльгә, августка кичектерә килделәр. Менә 4 ай инде бурычка алган акчабызга процентлар түлибез. Без бит мал-туар асрап, тир түгеп, үз көчебез белән табабыз ул акчаны. Хәрам акча керми безгә. Әле 4 баланы аякка бастырасы бар. Үзем хәзер дарусыз тора алмыйм, авыруга сабышып беттем. Кемнең танышы бар, фатирны алып бетерде. Хәзер безнең кебек гади халык тилмерә. Бу борчулы көннәребез, түккән акчабыз өчен кем җавап бирә? Ветераннарның үлеп беткәнен көтәләрдер инде. Бу бүләк булмады.
Зинһар өчен, кайчан акча күчәсен белешеп, газетада язып чыгарсагыз иде? Аннан тагын сүзем бар: бу бүләкне күпсенүчеләр очрый. Күпсенмәгез аны, миллиардлар суга ага бит хәзер.
Ихтирам белән Рәмзия.
Редакциядән: без мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Ведомствоның матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаил Рәшит улы Гыйниятуллин болай аңлата:
– Республика, ветераннарның торак шартларын яхшырту программасы өчен, әле яңа гына 4 миллиард сумнан артык акча алган. Аның ярдәмендә 4550 ветеран тораклы булачак. Акча 3 мең ярым ветеран счетына күчерелгән инде. Бу икенче транш. Беренчесендә 9 Майга кадәр 6042 ветеранга фатир бирелгән. Хәзер 2005 елның 1 мартына кадәр фатир шартларын яхшыртуны сорап чиратка баскан ветераннарның үтенече канәгатьләндерелә. Аларның бер өлеше язын ук исемлеккә өлгергән булган. Әле 4 млрд та җитмәячәк. Яңа транш өчен сөйләшүләр алып барыла.
Акча исемлек буенча кешесе тәгаенләнеп килә. Районда чиратны буташтыру ихтималы юк, дип беләм. Акча килгәнлекне районнардагы социаль яклау бүлекчәләреннән белешеп торырга кирәк. Акча килү белән, “Ак Барс” банкына күчә. Шул ук көнне ветеран счетына куела, – диде Р. Гыйниятуллин.
Кызганыч, Рәмзия апа тулы адресын язмаган. Шуңа күрә аның шәхси хәлен ачыклап булмый.
Ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы, чыннан да, зур бәхәскә сәбәпче булды. Берәүләргә фатир бирү, икенчеләрен программага кертмәү күрше-күлән, туганнар арасында низагка, кимсенүләргә китерде. Хакимиятебезнең уйланып бетми игълан ителгән чираттагы яхшылыгы иде бу. Юкса, гомер буе эшләп, тырышлыгы белән өен сипләп торган ветеранны, торыр җирең яхшы дип программага кертмиләр, гәрчә аның да картаймыш көнендә бәдрәфле, җылы душлы, бар уңайлыклары булган фатирда яшисе килсә дә. Алар да бит Җиңү көнен якынайту, ил икътисадын торгызу өчен, лаеклы өлеш керткән. Бүген программадан файдаланучылар арасында мактаулы тормыш итмәгәннәр дә юк түгел. Билгеле инде, нәкъ менә аларның тораклары җимерек хәлдә. Субсидия бирелүнең төп шарты шул бит…
Авыр тормыш юлы үткән сугыш ятимнәре бөтенләй игътибарга алынмый. Аларга әтилеләргә караганда да авыррак булган югыйсә. Сугыш аларның балалык чорын урлаган. Сабый чактан тормыш йөген җигелеп тартырга мәҗбүр булучылар бит алар. Аларны да ник олыламаска?! Хөкүмәтебез шундый яхшылык кылырга ниятләгән икән, минемчә, социаль катламнар барлыкка китермичә, барын да тигезләргә тиеш иде. Ярар, 943200 сум түгел, азрак булсын. 50-100 меңе дә җитәр иде… Тик сугыш чоры кешеләренең барысына да җитсен. Бу булыр иде чын бүләк. Бүләк ташламалар белән өләшенми ул. Хәер, гадел кануннар хөкем сөргән илдә яшибезмени? Үз вакытында ук Виктор Черномырдин хөкүмәт рәисе буларак: “Яхшы булуын теләдек, гадәттәгечә, килеп чыкты”, – дип, бөтен тормышыбызга бәя биргән иде. Чираттагы “гадәттәге” килеп чыкты. Исемлеккә эләгә алмаганнар бер каргаса, исемлеккә кергән ветераннарның да каргышын ала хөкүмәт. Бүген ипотекага эләгә алмаганнарга “Ветераннарга торак” программасы буенча фатир сатып алу кыен. Фатир сатучылар акча таләп итә. Килешүләр өзелә. Ә риэлторларга хезмәте өчен түләнгән акча югала. Моң-зар, күз яшьләре… Каргышсыз яши алмый булса кирәк Русия хакимияте.
P.S. Редакциягә сорау юллаганда, тулы адресыгызны, исем-фамилиягезне күрсәтергә онытмасагыз иде. Исем-фамилияне күрсәтмәүне сорасагыз, ул газетага куелмый.
Ихтирам белән Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Комментарии