Табигатькә зыян салма, үкенерлек булмасын!

Табигатькә зыян салма, үкенерлек булмасын!

Зур Кукмара авылының нәкь уртасыннан тимер юл котлованы аша инеш ага, ә көньякта – иген басулары. Инешнең башланган урыныннан як-яктан каен, җир җиләкләре үсә. Ул урын авылдан 2 чакрымда. Малай чакларда без, Равил, Йосыф, Наилләр белән, җиләккә, әче какы, кузгалакка йөрдек. 105 гектарлы җирдә бодай, арыш, солы иктеләр. Урак өстендә ике атлы «лобогрелка»ларга игеннәрне салып көлтәләргә, кибәннәргә куйдылар. Шушы аралардан җәяүләп менеп, челлә эсседә урак урып, көлтә куеп, «әбәдкә» кайтканда баш түбәләренә 20шәр килограммлы зәңгәр тәтәйле печәнне күтәреп кайтып, баш түбәсеннән җиргә ташлаганда, бу тюклар дөңгердәп куяр иде.

Ә инде яшь аналар кабык арбаларында нарасыйларына арыш боламыгыннан имезлек салып йоклаталар, әбәдләрендә дә үзләре белән йөртәләр. Бу авыр, сәгате чикләнмәгән эшләр өчен хезмәт көненә бер таяк түләнде. Әле еллар, җәйләр ничек килә. Иген уңса, бер таякка 500 г яки 1 кг ашлык өләшенә, салам, печән бирелә.

Инде инеш буйларында өянкеләр үсеп җитеп, җәйнең матур таңнарында сандугач сайраулары, күкеләр, бакалар кычкыруы күңелне уята. Өянкеләрдән тыш, инешнең аскы ягы, авыл уртасы, мәчет буенда да зур-зур тирәк агачлары үсеп, тирә-юньне яшеллеккә төреп, эссе көннәрдә күләгәлек ясыйлар, ямь өстиләр...

Биредә кошлар оя ясап, бала чыгаралар, үзләренең тавышлары белән яшәешләрен, тырышлыкларын күрсәтәләр. Кайберәүләргә карга, чыпчык тавышлары да күңелләренә хуш килми күрәсең. Мисал өчен, әле шушы арада мәчеткә намазга йөрүче танышым күңелсез хәбәр җиткерде: «Озакламый бу топольләрне кисәчәкләр», – диде. Авыл җирлеге рәисе Ришат Хәнәфиевка кердем, үзендә юк иде. Сәркәтибенә бәйнә-бәйнә аңлатып , авыл халкы исеменнән бу эшкә ризасызлыгыбызны белдереп, фотога төшереп, газетада яктыртылачагын да әйтеп киттем.

Әмма ләкин, ничек кенә үгетләүгә карамастан, зифа нарат, имән, топольләрнең ахыргысын, юлдан күренеп торганын да кистеләр.

Табигатькә зыян салма! Салсагыз, үзегезгә киресе кайтыр. Аңлап эш итегез. Үкенерлек булмасын!

Табигатькә зыян салучыларга катгый чара күрүләрен көтеп калабыз.

Авыл халкы исеменнән,

 Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы

Комментарии