Онытылмый мәктәп еллары

Онытылмый мәктәп еллары

Безнең дә мәктәпне тәмамлаганга 55 ел булды. Мин Түбән Тәкермән малае буларак, үзебезнең авылның җиделлык мәктәбендә укыдым. Класста дүрт малай, өч кыз идек. Инде бер егетебез вафат. Мәктәбебез 1918нче елда ук балаларга белем бирә башлый. Ул вакытта әле мәктәпнең үз бинасы булмый, берәүләрнең өендә укыталар. 1930нчы елда яңа мәктәп төзиләр. Укучылар арткач, аны 1949нчы елда җидееллык итеп үзгәртәләр. Мәктәпкә Югары Тәкермән, Югары Байлар авыллары балалары йөри. Ләкин ни сәбәптәндер, 1959нчы елда ул кабат башлангыч мәктәп кенә булып кала. Ул вакытта укыган укучылар Минзәлә районы Күзкәй авылы мәктәбенә күченә. Һаман да шул эреләндерү булды микән? Ул вакытта «оптимизация» дигән сүз юк иде әле. Шулай итеп, безгә дә укуны 6нчы класстан Хуҗамәт авылы мәктәбендә дәвам итәргә туры килде.

1961нче елда Түбән Тәкермәндә өч класс бүлмәсе булган яңа бина салына, 1963нче елдан ул сигезеллык итеп үзгәртелә. 1980нче елда Югары Тәкермән авылында ике катлы бина салынып, урта мәктәпкә әйләнә.

Гәҗитебезнең 12нче санында («БГ», 31 март, 2021 ел) Мәүлидә Гайсина янәшә-тирә авылларда башка мәктәпләр булмый, бөтен күрше-тирә авыл укучылары Хуҗамәт мәктәбенә йөри, дип яза. Бу дөрес түгел.

Авылыбызның беренче укытучылары Зәйнәп һәм Заһир Дусаевлар була. Башта Минзәләгә, аннан Казанга күченеп, укытуларын дәвам итәләр. Икесе дә соңыннан Ленин ордены белән бүләкләнә. Бу авылыбызның горурлыгы да бит әле.

Укуны Күзкәй мәктәбендә дәвам итеп, урта белемне шунда алдым. Ул вакытта урта мәктәп Минзәлә шәһәрендә һәм Күзкәй авылында гына иде. Гади авыл балаларына тирән белем биреп, гади хезмәт белән яшәргә, эшләргә өйрәткән укытучыларыма – Наҗия апа Шәмсемөхәммәтова, Рәйхана һәм Александр Сизовларга, Гыйльмулла Абдуллинга рәхмәтем чиксез. Күзкәй урта мәктәбендә педагоглар коллективы бик көчле иде. Минзәлә районында абруйлы урын тотты. Бер генә мисал китерәм: үземнең бертуган ике абыем КАИ тәмамлап, «Очучы аппаратлар двигательләре» заводында баш конструктор дәрәҗәсенә күтәрелделәр. Шуны искәртеп үтәсем килә: мәктәптә укулар татарча гына алып барылды. Әмма аңа карап безнең укучылар югалып калмадылар, югары белем алдылар, югары урыннарда эшләделәр. Татар халкы һәр яклап тырыш халык бит ул. Күп кенә урыслардан уздырып, язу-сызу эшләрен дә уңышлы алып бардылар.

1966нчы елгы чыгарылышлар – Күзкәй, Калмия, Колым, Боерган авылларыннан булган классташларыма, исәннәренә – сәламәтлек телим, вафат булганнарының авыр туфраклары җиңел булсын.

Хәниф ГӘРӘЕВ,

Минзәлә шәһәре

Комментарии