Бездә дә булыр микән?

Сугыш чоры балалары темасы бездә иң четерекле темаларның берсе булып кала бирә. Кайбер төбәкләрдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына тәгаенләп, сугыш чоры балалары статусы булдырылып, төрле төбәкләрдә төрлечә ярдәмнәр күрсәтелә башлаган иде. Ярдәм күрсәтүче төбәкләрнең күбесе дотациядә утыручы төбәкләр. Ә безнең иң бай Татарстаныбызда җитәкчеләребез сугыш чоры балаларына карата андый мәрхәмәтлелек күрсәтә алмыйлар. Бу хакта төрле дәрәҗәдәге югары җитәкчеләргә мөрәҗәгать итүләрнең дә нәтиҗәсе булмады. Үзләрнең зарларын белдереп, сугыш чоры балалары газеталарга мәкаләләр дә язып карадылар, аларга да җавап юк. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына булмады, инде 75 еллыгына булыр дип өметләнгәннәр иде, ул да акланмады.

Башкортстанда да «сугыш чоры баласы» дигән таныклык гамәлдә. Андый таныклыгы булганнарга бер меңне, ике меңме ярдәм күрсәтеләчәк, диделәр. Инде хәзер күршеләрдән күреп, үзебезнең җитәкчеләрнең дә сугыш чоры балаларына карата мәрхәмәт хисләре уяныр дип өметләнәсе калды.

Сугыш чоры балалары балалык рәхәте күрмичә, әниләре колхоз дип аталучы коллар ешмасында бер тиен хезмәт хакы алмыйча эшләп, үзләре көрәк белән казып утырткан 25 сутый бакчаның бәрәңгесенең, абзарында үзе интегеп асраган малларының да игелеген күрмичә, авыл хуҗалыгы налогы дип фронтка җибәреп барган заманда үсеп буйга җиттеләр. Балаларың ачка үлсә дә ул налогны түләми калырга ярамый иде. Ул налогларны әле сугыш беткәч тә тиз генә бетермәделәр бит, Сталин үлгәч кенә бетте ул.

Инде шулай михнәт күреп үскән сугыш чоры балаларына үсеп җиткәч тә авырлыклар күп булды, алар сугыш җимерекләрен торгызды. Аларның күбесе бу дөньяда рәхәт күрмичә бакыйлыкка китте инде. Сугыш афәте турында күп язалар, әле дә язып торалар. Бу турыда мин үзем дә кешедән ишетеп түгел, үз күзләрем белән күреп беләм.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии