- 13.08.2020
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2020, №32 (12 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
БЕЛЕРГӘ КИРӘК
Күренекле язучы Вахит Имамовның «Татарның яшерелгән тарихы» китабы хокук органнары хезмәткәрләренең тынычлыгын бозды. Бу китапны чыгаруны тыеп, Татарстан прокуратурасы мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Китапны экстремистик рухта дип билгеләделәр. Явыз Иван, Петр беренче һәм Русиянең башка җитәкчеләренең миллионнарча татар халкын көчләп чукындырулары, җәзалаулары, тере килеш яндырулары турындагы документлар аларга билгеле бит. Әгәр прокуратура татарның чын тарихын белсә, алар бу эшне башламаслар да иде.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
КАЙЧАН ЧЫГАМ?
Миңа 55 яшь, 1965нче елгы. Ирем 36 яшендә үлеп китте, мин ирсез, өч бала үстердем. Миңа ничә яшьтән пенсия бирелә икән? Мин 6 айдан чыгарырлар дип көткән идем.
Фидания ШӘРИПОВА,
Нурлат районы, Якты Күл авылы
Сезнең соравыгыз буенча Нурлат районы Пенсия фонды бүлегенә шалтыраттык. Анда безгә: «2019нчы елдан пенсия реформасы үз көченә кергәннән соң, Русия гражданнарының пенсиягә чыгу тәртибе үзгәрде. 1965нче елгы хатын-кызлар хәзер бары тик 1,5 елдан соң гына пенсиягә чыга ала», – дип җавап бирделәр.
ҮЗЕБЕЗ ГАЕПЛЕ
«Безнең ишегалды» дигән сүзләргә чиста подъездлар дигәнне дә өстәсәк, бик урынлы булыр кебек. Подъездга керергә куркыныч. Анда 25 ел буена ябыштырылган белдерүләрдән косасы килә. Кайсы акча тәкъдим итә, кайсы ярты хакка ишек-тәрәзәләр ясый – акча эшлиләр. Түзмәдем, чыгып ике көн буе шуларны чистарттым, кырдым. Белдерүләрнең калынлыклары 5-6 сантиметрга җитә. Монда ТКХ гаепле түгел, өстебезгә төкерергә үзебез ирек бирәбез, үзебез гаепле. Ишегалдында эш беткәч, бәлки, бу эшкә дә тотынырлар, ләкин бу шапшак тәнгә чиста күлмәк кидерү белән бер булыр.
Саҗидә апа,
Зәй районы
ТАБА АЛМАДЫМ
Узган ел, ялгышмасам, август аенда сезнең газета битендә шундый тәмле салат рецепты басылган иде. Анда салат, помидор, борыч бар иде. Газетагызда күп урын алмаса, шуны кабат бастыра алмассызмы, һич таба алмыйм. Ул ниндидер артист әйткән рецепт иде.
Рания апа,
Түбән Кама районы
Редакциядән: 2019нчы елның июль аенда җырчы Айгөл Бариева тәмле лечо рецепты белән уртаклашкан иде. Кулланылган яшелчәләр сез эзләгән рецепт белән туры килә.
1 литрлы 5 банка өчен 5 килограмм помидор, 3 килограмм борыч, 2 килограмм кишер, 100 грамм шикәр комы, 100 грамм тоз, 200 грамм көнбагыш мае кирәк.
Помидор белән кишерне иттарткыч аша үткәрәбез. Килеп чыккан катнашманы 20 минут сүрән утта кайнатабыз, борычны кушабыз һәм тагын 15 минут кайнатабыз. Аннары шикәр комы, тоз һәм көнбагыш маен кушып, янә 15 минут кайнатабыз һәм банкаларга тутырабыз.
СУ БУЕНДА УЧАК ЯНА
Бу әле кайчан гына бик популяр, еш кабатлана торган җыр иде. Чынлап та, сүзләре дә, көе дә матур. Зөфәр Хәйретдиновның зур уңышы, озак яши торган җыр.
Мин менә нәрсәгә игътибар иттем. Мин бәләкәйдән балык каптыру белән шөгыльләнә торган кеше. Башкортстанда мин кармак салмаган сулар бик аздыр. Елга-күл буйларында булганда иң беренче булып, беләсезме, нәрсә күзгә ташлана? Уйдык-уйдык кап-кара җир. Кайчандыр учак урыны булган – озак еллар буе бернәрсә дә үсмәячәк үле җир. Минем, су буенда учак якмагыз, дип әйтәсем килми. Балык тотарга яки ял итәргә килгәндә шунсыз булмый торгандыр. Ләкин шунысы мөһим: учакны һәрчак элеккеге учак урынына ягарга кирәк, үлән-чәчәкләр үсеп утырган җиргә түгел.
Хаҗи ӘХМӘТҖАНОВ,
Башкортстан, Бәләбәй шәһәре
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии