- 13.08.2019
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2019, №31 (7 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
АЛМАГАЧЫМ КОРТЛАДЫ
Быел май аенда алмагачым шау чәчәктә иде. Җәен мул уңыш алырбыз дигән идем, алмаларны корт тишкәләп бетерде. Хәзер бөтен алма җирдә, аларны ашарлык та түгел. Узган елны да шундый ук хәл иде. Нәрсәдән шулай икән?
Рәмзия ЮНЫСОВА,
Алабуга шәһәре
Сезнең соравыгызны бакчачы-галим Фарсель ЗЫЯТДИНОВКА юлладык. Ул болай дип җавап бирде:
– Монда сүз җимшәнашар күбәләге турында бара. Аларны юк итәр өчен терлек, кош-кортларга зыянсыз булган фитоверм яисә суми-альфа препаратын кулланырга була. Суми-альма 5 миллилитрлы пробиркада сатыла. Шуның 2 миллилитрын 10 литр суда болгата-болгата эретеп, алмагачларга чәчәк койгач бөркергә кирәк иде. Бер эремә 5-6 агачны эшкәртергә җитә.
УЙЛАНСЫННАР ИДЕ
Хәзерге вакытта Русия Федерациясендә рәсми рәвештә мөселманнарны чукындыру юк. Бу эшне мәкерле юл белән ягъни тыныч юл белән урыс милләтенә әйләндерә башладылар. Татарлар үзләренең балаларын мәктәптә укытырга ана теле итеп татар телен яки урыс телен укытуны сайлап гариза язарга тиешләр. Урыс теле татарлар өчен берничек тә ана теле була алмый. Ул аралашу теле генә бит. Урыс телен ана теле дип сайлаган татар ата-аналарында милли горурлык хисе бөтенләй юк. Бу мәсьәләдә ата-аналар тирәнтен уйлансыннар иде.
Сәгъдулла-Шәйхулла ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
БОРЫННАРЫНА ТӨРТИКМЕ?
Сугыш чоры балаларына 20 регионда ай саен акча түләп баралар. Күпме әрнешеп-әрнешеп язсак та, безнең моң-зарларыбыз җитәкчеләргә барып җитә микән? Ичмасам бер открытка булса да бирегез дип язалар, ләкин нәтиҗәсе юк. Әллә ул язмаларны борыннары төбенә үк төртимме?
Тәүфикъ СӘГЪДИЕВ
Буа шәһәре
РЕДАКЦИЯДӘН: Кызганыч, ләкин без дөньяны үзгәртеп бетерә алмыйбыз. Аңа да карамастан, «Безнең гәҗит»не җитәкчеләр күпләп укый һәм моң-зарларыбызны да күрә. Шулай булмаса, кайбер районнарда гәҗиткә яздыруда каршылыклар тудырырга тырышмаслар иде.
АКЧА «АШЫЙ»
Минем кесә телефонына «Теле2» сим-картасы тоташтырылган. Үземә 78 яшь. Телефонның бер уңайсыз ягы бар – айга бер тапкыр төнге сәгать 12дә акча салырга кирәк. Төнлә салонга чаба алмыйм, ә вакытында салмасаң, телефондагы акчаны «ашый» башлый.
Исемем редакция өчен генә,
Баулы шәһәре
РЕДАКЦИЯДӘН: Сезгә «Теле2» салонына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда сезгә барысын да аңлатырлар һәм уңайлы булган тариф сайларга да ярдәм итәрләр. Телефон аша 8 (800) 55-506-11 бушлай федераль номерына шалтыратып белешергә мөмкин. Акчаны төнге 12дә генә саласы дип ялгышасыз, алданрак салып куеп запасыгыз торса, андый «ашау» булмый.
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии