- 13.08.2013
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2013, №32 (14 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Хәлләре калмаган карт-карчыкларны санамаганда, авылларда сыерсыз хуҗалык юк иде элек. Чөнки андыйлар авыл халкы арасында ялкаулар исәбендә саналды.
Ә бүген хәлләр башка. Мал асрау кыйммәткә төшә, хезмәте дә күп. Авыл кибетләрендә сөт, май сатыла. Азапланасы да юк. Инде мәшәкатеннән курыкмый, йортында мал асрарга теләүчеләрне төрле бәла-казалар да сагалап тора. Шундый мисалга Питрәч районының Шәле авылында юлыктык. Зур авыл булса да, биредә көтүгә 30лап кына эре терлек чыга. Тик бәлале көтү булып чыккан ул…
СӘЕР ОРЛЫКЛАР
26нчы июль иртәсендә Шәле авылыннан Рәмзия апа Фәхретдинова хуҗалыгындагы өч сыерын көтүгә озата. Рәмзия апа өчен сыерлар гаиләне туйдыручы да, киендерүче дә. «Бер сыерымнан ай саен 8 мең сум керем ала идек», – дип сөйли ул. Төш вакытында, Фәхретдиновлар капкасын көтүче шакый. Үзе белән начар хәбәр дә алып килә: «Анда ике сыер егылган, берсе – бите чуары сезнеке. Аларны ниндидер бөҗәк чакты ахры – корсаклары күперде, авызларыннан күбек китте», – дип, көтүче хәлне аңлатып бирә.
Бөҗәк чагудан аллергия булса, үләргә дә мөмкин булуын чамалап, Рәмзия апа ире белән көтүлеккә чаба. «Барып җитәрәк, күрәм – бер сыер үлеп ята, шунда ук таныдым – безнеке. Читтәрәк тагын берсе башын өскә калкытырга азаплана. Монысы авылдашларныкы иде. Корсаклары зур булып кабарган. Бу күренеш йөрәгемә бәрде. Ул бит җан иясе. Сау-сәламәт чыгып киткән җиреннән, шулай булды. Безнең ике сыерыбыз гел бергә йөри иде. «Икенчесе кайда?» дип сорадым. «Без сиңа әйтми торабыз дип уйлаган идек. Аның анысы да авырый, алпан-тилпән көтү арасында йөри диделәр», – дип аңлатты хуҗабикә.
Мал табибын чакырталар. Ул исә, сыерларның авызыннан килгән күбекне күреп, «Агуланганнар», – дип куя.
Үлгән сыерын ташлап, Рәмзия ханым көтү эченнән аралап, авызыннан бертуктаусыз күбек аккан сыерын өйгә алып кайта. Вакытында ярдәм күрсәтелгәч, анысы исән кала. Бераз акча булыр дип, гаилә дуслары үлгән сыерларының итен этләр питомнигына тапшырырга тәкъдим итә. Хуҗалар, хайванның эчке органнарын алып ташлый. Сыерның итен озаткач, Рәмзия апаның ире өйгә шаккаттыргыч яңалык алып керә: «Ярып караган идем, аның ашказанында ниндидер орлыклар бар», – ди бу. «Каян килгән, – минәйтәм. – Әле бу вакытта орлыклар булмый бит!» Икенче көнне эчем пошуга чыдый алмыйча, авыл башыннан ук һәр почмактан эзләргә тотындым. Көтүлектән ерак түгел чүплек бар, әллә шуннан берәр нәрсә табып ашаганнармы дидем. Чүплеккә барып ятканда, очраклы рәвештә генә чокырга аударылган агулы ашлыкка тап булдым».
АГУЛЫ АШЛЫК – «РАЦИН»НЫКЫ?
Рәмзия ханым агулы «бүләк»не фотога да төшергән. Чынлап та, җитлеккән рапс, ниндидер кызыл агулар белән катнаштырылган бодай, кәгазь, капрон капчыкларда гына ятмыйча, җир өстенә дә күпләп сибелгән булган. Хуҗабикә әйтүенчә, барлыгы 20ләп капчык ташланган. «Болынлыкка шундый әйберне чыгарып аталармы соң инде. Хайваннар йөри торган көтүлек икәнен барысы да белә иде бит. Безнеке күгәргән рапс ашаган булган. Нәкъ шул бөртекләр аның ашказаныннан да чыкты», – ди ул.
Менә шул мизгелдә, ихтыярсыз, гаеплене эзли башлыйсың. Шәхси хуҗалыкларда мондый күләмдә агулы ашлык булуы мөмкин түгел. Шәледә фермерлар бар анысы. Тик алар арпа, бодай гына үстерә. Рапс каян килгән?
Шәле җирләрендә рапс җитештерүче оешма «РАЦИН» эшли. Әлбәттә, беренче шик аларга төшә. Кайбер дәлилләр дә бар. Әйтик, оешмада элек амбар җитәкчесе булып эшләгән Миләүшә Нәфигуллина Рәмзия апага үзе эшләгән вакытта ун тонна агуланган рапс кайтарылуын, шуларның биш тоннасы чәчелеп, калганы кәгазь капчыкларда амбарда калуы турында сөйләгән. «Бушатылган ашлык – «Рацин»ныкы. Каралмаган булгандыр да, су кергәндер, күгәргәч, чыгарып ыргытканнар инде аны». – дип тә әйтте дип сөйли Рәмзия апа.
Амбар җитәкчесе үзенә кайтарылган ашлыкны таный торгандыр. Ә әйткән сүзләрен үзеннән ишетәсем килде. Миләүшә ханым декабрь аенда эшеннән киткән булган, хәзер шул ук амбарда каравылчы булып эшли. «Журналистлар килеп сораса, сөйләп бирермен. Ләкин судка барып, кул куймыйм», – дигән ул Рәмзия апага соңгы тапкыр сөйләшүләрендә. Тик ни кызганыч, шалтыратуларга җавап бирмәде, аннан телефонын сүндереп үк куйды. Юлда очрагач, «Мин Миләүшә исемле түгел», – дип, качып китте. Миләүшә ханымны бу эше өчен гаеплисе килми. Үзе эшләгән оешма турында күрсәтмәләр биргәне өчен, аның башыннан сыйпамаслар. Эш урыны, дөреслеккә караганда кадерлерәк була шул.
«АНДА КӨНБАГЫШ БУЛГАН…»
Агулы ашлыкны кем ташлаган? Шушы гади генә сорауга җавап табасы килгән иде. Бу хакта урындагы башлык белән сөйләшеп карарга булдым. «Рацин-Шәле»нең җитәкчесе Айдар Гаяновның минем белән озаклап сөйләшергә теләге юк иде кебек – «эшем күп» сылтавы белән тизрәк китү ягын карады.
– Мин монда майның ахырыннан гына эшлим. Сыерлар агуланган дигәнне ишеткәч, кул астындагы тракторларны шул урынга агулы ашлыкны күмәргә җибәрдем. Анда без чәчә торган культуралар булмаган – көнбагыш булган, мәсәлән…
– Рапс булган анда… Табылдык төшерелгән видеоязманы карадым…
– Бу «РАЦИН» эше түгел. Безнең тирә-якта фермерлар буа буарлык. Рапс малларның сөтен арттыра. Шуңа аны фермерлар еш куллана.
– РАЦИН сыерларына да рапс ашатасызмы соң?
– Причем монда без?!
– Соң, сөтне арттыра дисез бит.
– Без ашатмыйбыз. Монда эшкә килгәндә, бөтен складларны тикшереп чыктым, бер җирдә бер бөртек рапс юк иде. Безнең эш түгел бу.
«ГАЕПЛӘРЕ БУЛМАСА КҮММӘСЛӘР ИДЕ!»
Дәлилләргә кирәк була калса, дип, табылган ашлыкны бер пакетка салып өенә алып кайта да, Рәмзия ханым, килеп чыккан хәлне аңлатып, прокуратурага хат юллый. «Рацин»да шиге барлыгын да яза. Янәсе, агулы ашлыкны алар китереп ташламаганмы. Прокуратурадан Рәмзия апага, сыер ашказаныннан чыккан орлыкларны Казан шәһәренең Даурия урамында урнашкан Республика ветлабораториясенә анализга тапшырырга тәкъдим итәләр. Тик лаборатория белгечләре, «Без анда әллә ни куркыныч нәрсәләр тапмадык», – дип, җавапны кыска тота. «Агуланып үлгән сыерның каны ойый, ә сезнең сыерның бавырлары да, башка органнары да сау-сәламәт», – диделәр. Алайса нәрсәдән үлгән сыер? – дип сорыйм, эндәшмиләр. «Сез алып килгән нәрсәләрне тычканнарга ашаттык, берсе дә үлмәде, – диләр. «Сезгә акча түләгәннәр, дидем» – дип, анализ нәтиҗәләре белән таныштырды Рәмзия ханым.
Зыяны булмагач, шул кадәр күп ашлыкны чокырда әрәм итеп яткырганчы, бәлки «РАЦИН-Шәле» фермасындагы сыерларга ашатып бетерергәдер? Сәламәт килеш өеннән чыгып киткән сыер шикле рапс ашап үлгән, ә лабораториядә суд өчен кирәкле кәгазьгә «Ничего не обнаружено», – дип язачаклар.
Бер кечкенә генә факт. Әлбәттә, мин беркемне әшнәлектә гаепләргә җыенмыйм. Ләкин, Питрәч районы баш прокуроры Минәкдас Шәрәпов белән, «РАЦИН»ның генераль директоры Әсхәт Шәрәпов бертуганнар. Шулай булгач, теләсә кемдә, бу эш гадел тикшерелер микән дигән шик туарга мөмкин. Тагын бер факт шикне көчәйтә генә – прокуратурага хат илтеп бирелгәннән соң, күп вакыт та үтми, «Рацин» тракторлары агулы ашлык ташланган урынны күмеп куя. Фәхретдиновлар бу күренешне видеоязмага да төшереп алган. «Янәсе, башка сыерлар да агуланмасын өчен күмеп куйганнар. Үзләре гаепле булмаса, күмеп йөрмәсләр иде. Кеше артыннан беркем дә җыештырып йөрми хәзерге заманда», – ди Рәмзия апа. Күмүчеләр янында амбарның хәзерге җитәкчесе Сиринә Сираева да күренә. Авылда үлгән икенче сыер – аның сеңлесенеке диделәр. Миңа калса, ул амбарда күпме агулы рапс булганын белергә тиеш. Шуңа Сиринә ханымны эзләп табарга уйладым.
«ИКЕНЧЕ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ КАЙЧАН БАШЛАНГАН?»
Сиринә ханым ашлыкның «РАЦИН»ныкы булуын инкарь итте: «Биредә 19нчы декабрьдән бирле эшлим. Мин килгәндә амбарда 5 т. рапс бар иде. Быел, чәчү вакытында, рапс төялеп, кырларга чыгып бетте. Ә амбар җыештырганнан калган чүпләрне без чокырга түгеп, күмеп барабыз», – дип аңлатты ул миңа. Әһә! Димәк, быел Шәледә рапс чәчелде? Менә хәзер иң кызык урынга җиттек. Бу мәсьәләне тикшерергә алынгач та, хәлне аңлатып, «РАЦИН»ның генераль директоры Әсхәт Шәрәповка шалтырата башлаган идем, ул сәркатибенә минем белән сөйләшмәячәген әйткән. Шулай да, урынбасары Әнвәр Мавланов белән мәсьәлә хакында сөйләшергә рөхсәтен биргән. Ә Әнвәр әфәнде: «Нинди сорау белән шалтыратасыз?», – дип җенләнде.
– Без бернәрсә дә ташламадык. Безнең әйбер түгел ул. Нишләп безгә әйтәсез?
– Авыл халкы рапс җитештерми. Көтүлеккә агулы рапс каян килергә мөмкин?
– Эзләгез, үзегез табыгыз. Милициягә мөрәҗәгать итегез. Нинди сорау булырга мөмкин монда безгә? Без халыкка вакытында хезмәт хакы түлибез. Тагын нәрсә кирәк?
– Кем ташларга мөмкин ул ашлыкны, ничек уйлыйсыз?
– Мин бернәрсә дә уйламыйм. Безнең карамакта 7 колхоз. Безнең бик күп проблемалар бар, аннан башка да. Солярка җитешми, акча җитми халыкка зарплата түләргә. Ә сез…
– Алай булгач, авыл кешесенең сыеры агуланып үлү сезнең өчен вак мәсьәләмени?
– Вы вопросы задаете интересные. Давайте я вам тоже пару вопросов задам. Икенче Бөек Ватан сугышы кайчан башланган? Куликово кырындагы бәрелешләр кайчан башланган?
– Темадан читкә китмичә генә сөйләшик әле, Әнвәр Юсуфович, сүз бит агулы ашлык турында бара. Быел Шәледә рапс чәчелдеме?
– Менә, күрдегезме! Җавап бирә алмыйсызмы?
– Рапс чәчтегезме быел Шәледә?
– Юк, быел Шәледә рапс чәчмәдек без.
Кызык. Ә Сиринә ханым рапс чәчтек дигән иде. Бер – берсенә каршы килүче ике җавап шикләрне тагын да арттыра. Әнвәр әфәнде, телефон аша булган әңгәмәдән канәгать калмыйча, үзе белән күрешеп сөйләшергә тәкъдим итте. Каршы килмәдем. Игенчеләр сараенда булган әңгәмә вакытында, урынбасар берничә мәртәбә «Без моны тикшерербез. Болай гына калдырмабыз», – дип кабатлады.
– Чәчү буенча быелгы мәгълүматларны карадым. Чынлап та, быел Шәледә рапс чәчелмәгән. Узган ел чәчтек. Артык калган ашлыкны чыгарып ташлаганыбыз юк. Чөнки орлыклар кыйбат. Әйтик 1 тонна рапс 50 мең сум тирәсе тора. Орлыкларны ни өчен «РАЦИН» тракторы белән күмгәннәр дисәгез – чөнки, агулы ашлык табылганнан соң, авыл советы башлыгы безгә үзе трактор сорап мөрәҗәгать итте.
– Ә шундый хәл булырга мөмкинме – рапска су үтә, һәм күгәргәч, аны чыгарып ташлыйлар?
– Үзегез беләсез – инде өченче ел рәттән корылык. Шулай булгач, орлыкларның артып калуы мөмкин хәл түгел. Ашлыкның каян килеп чыгуын үзебез дә аңламыйбыз – бәлки берәр фермер ташлагандыр. Тагын бер шик бар – бәлки ашлыкны кемдер урлагандыр да, вакытлыча гына чокырга ташлап торгандыр. Шәледә караклык киң җәелгән. Ләкин бу тракторчылар чыгарып ыргыткан нәрсә була алмый. Үзебезне гаепле дип санамыйбыз. Шулай да моны тикшерербез дип сүз бирәм.
ҮЛӘТ БАЗЫНДАГЫ СЫЕР КАЯ КИТКӘН?
Рәмзия ханымның сыеры көтүдә үк үлгән булса, авылдашы Гүзәл Бәйрәмованыкы, ике сәгать үткәч, өйдә җан бирә. «Гүзәл, прокуратурага языйк, журналистлар чакырыйк», – дидем. «Мине бу эшкә катнаштырма, Рәмзия апа, сыерны иминиятләштергән акчаны да ала алмам ату», – диде. Үләт базына барып, Гүзәлләрнең сыерларын карап кайтмакчы булдым. Сыер анда юк иде. Район ветлечебницасыннан алып киткән булганнар – ди Рәмзия ханым. Шушы көннәрдә генә Фәхретдиновларга район ветстанциясеннән шалтыратканнар: «Ник анализларыгызны барып алмыйсыз? Сезнең бит нәтиҗәләр яхшы икән?», – ди Наталья дигән хатын. «Сезнең ни эшегез бар анда, теләсәм – алырмын, теләмәсәм – юк. Ә Бәйрамованың үле сыерының гәүдәсен кая куйдыгыз?», – дидем. «Сезгә нәрсәгә кирәк ул?», – дип җавап бирде».
Үләт базындагы сыерның юкка чыгуы очраклы хәл булды микән соң? Фәхретдиновлар гаиләсенә акчалата ярдәм булмасмы дип, район башкарма комитеты рәисе Азат Вәлиуллин янына барган идем, ул урынында булмады. Район аппараты җитәкчесе Искәндәр Әхмәтҗанов бу мәсьәләне тикшерүне районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Радик Евдокимовка тапшыруларын әйтте. Радик әфәнде исә, миңа, тикшерүләр нәтиҗәсеннән чыгып, Фәхретдиновларга тиешле ярдәм күрсәтелер дигән иде. Килешенгән көнне, хәлләрнең нинди борылыш алуы белән кызыксындым. Евдокимов мине ялган мәгълүмат таратуда гаепли башлады:
– Анда ике сыер үлмәгән, бер сыер гына үлгән бит! – диде ул. (Әлеге мәгълүматны аңа «РАЦИН-Шәле» җитәкчесе Айдар Гаянов әйткән – А. З.) – Мин сезнең сүзгә ышанмыйм, аныкына ышанам!
– Дүрт көн буе барган тикшеренүләрегез шушы нәтиҗәләрне генә бирдемени? Сез ашлык күмелгән урынга бардыгызмы соң?
– Нәрсәгә барыйм. Барганнар бит инде анда бер. Анализлары чынлап та агуланып үлгәнне расламаса, ярдәм күрсәтелмәячәк.
– Димәк, Фәхретдиновларга ярдәм итмәячәксез?
– Юк.
– Алайса, мин гәҗиткә шушы җавабыгызны язам.
– Яз, мин дә сине тиешле урынга доложу.
– Айдар Гаянов әйткән сүзләрне миңа да әйтеп күрсәтегез әле?
– Карале! Ник син миннән допрос аласың?
– Мин сорашам. Эшем шул. Ә сез җавап бирергә тиешле вазыйфада. Әгәр кулыгыздан шушы мәсьәләне хәл итү дә килми икән, утырмагыз җитәкче урынында…
– Әйтеп торам бит, әле покага бернәрсә эшләп булмый дип!
Кыскасы, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Радик Евдокимов, башкарма комитеттан тапшырылган йомышны үти алмады булып чыга. Нишләп зыян күрүчеләргә барып сораштыру үткәрелмәгән? Бер сыер гына үлгән дип котылу җитәкче эшеме? Бәйрамоваларның сыерлары үләт базына салынмыйча Питрәчкә алып кителгән икән, бу әле бер сыер гына үле дип нәтиҗә ясарга җирлек бирми. Нишләп көтүчедән бернәрсә дә сорашмаганнар? Ул үз авылында ничә сыер көтүгә йөргәнен беләдер.
«ШӘЛЕДӘ КЕМЕГЕЗ БАР?»
Тикшерү эше белән танышу өчен прокуратурага юл тоттым. Югарыда телгә алынган баш прокурор Минәкдас Шәрәпов «әлегә бернәрсә әйтә алмыйм тикшерү эше бара», – дигән мәгълүмат кына бирде. Ә «чәнечкеле» сораудан соң, җитәкченең сөйләшүе күзгә күренеп тупасланды:
– Авыл халкы әйтүенчә, агулы ашлык «РАЦИН» тарафыннан ыргытылган булырга мөмкин. Ә оешманың генераль директоры Әсхәт Шәрәпов сезнең бертуганыгыз. Тикшерү объектив булачакмы?
– Миңа какая разница – брат эшлиме, сват эшлиме. Мин закон кешесе.
– Бәлки бу эшне башка район прокуратурасына тикшерергә бирергәдер?
– Туктагыз әле, Казанның монда нинди катнашы бар? Әгәр дә ниндидер закон бозу булган икән, Шәледәге җитәкче җавап бирергә тиеш бит монда. Әле гаепле дип табылмаган бу оешма. Безнең сөйләшүебез буш сүзләр генә түгелме?
Минәкдәс әфәнде миңа да бер сорау бирде: «Сезнең Шәледә кемегез бар?»
Һәр кеше үзеннән чыгып фикер йөртә шул. Бәлкем, туганга гына ярдәм кулы сузарга мөмкин дип уйлыйсыздыр. Сезнең кебек закон сагында торучыга бу килешми, Минәкдас әфәнде.
«Бер сыер бирсәләр, җитә»
Фәхретдиновлар гаиләсенә 50мең сумлык зыян килгән. (Бу – бер сыер бәясе – А.З.). «Судлашып та йөрмәс идем – сыер бирсәләр, шул җитә», – ди Рәмзия ханым. Тик «Моны йомып калырга мөмкиннәр», – дип, шикләнүен дә яшерми.
Тикшерү эшләре әле бик озак барыр дип уйлыйм. Шунысы гына күңелне кыра – сыерларын күсе агулаган шикелле агулагач, авыл халкына тагын ни көтәргә?
Айгөл ЗАКИРОВА.
Казан- Питрәч-Казан.

Комментарии