«Безнең гәҗит» дусларын җыя

«Безнең гәҗит» дусларын җыя

ГАЗЕТА УНИКАЛЬ БӘЙРӘМ-ТАМАША ОЕШТЫРА.

14нче июльдә музыкаль теплоходка утырып «Идел» буйлап сәяхәткә чакырабыз. Сихри дулкыннарда тирбәлүче көймәдә кич буе популяр эстрада артистлары, «Безнең гәҗит» журналистлары белән очрашырга, күңел ачарга, бәйрәм итәргә мөмкинлек булачак. Музыкаль теплоходның махсус кунаклары – Татарстанның атказанган артисты Эльвира Хәйруллина, популяр җырлар авторы Наил Табанаков. Күңел ачу кичәсен Илфат Фәйзрахманов алып бара.

Бәйрәмдә катнашучыларны сюрпризлар да көтә: төрле уеннар, бәйгеләр, юмор, җыр-бию… Идел өстендә үткәргән мизгелләрегезне онытылмаслык итәр. «Безнең гәҗит» газетасы журналистларының сез белмәгән сәләтләрен дә күрерсез бу кичтә. Идел өстендә үткәргән сәгатьләрегез онытылмаслык хатирәләр калдырыр, дип вәгъдә итә оештыручылар.

Бу сәяхәт туган көннәр, башка истәлекле шәхси бәйрәмнәрне үткәрү, дуслар белән җыелу өчен дә менә дигән форсат. Теплоходта буфет эшләми. Шуңа күрә табыныгыз өчен азык-төлекне үзегез белән алып киләсе.

Казан елга портына 18 сәгать 30 минутка җыеласы, теплоход 7 тулганда кузгала, 22 сәгатьтә кире кайтып туктый. Билет хакы 600 сум. 10 билет алучыга – 10нчысы бушлай, «Безнең гәҗит» газетасына язылучыга билет бәясе 500 сум. Белешмәләр өчен телефон: 89510653426, 89510617424.

Урыннар саны чикләнгән: алдан шалтыратып язылу сорала.

Комментарии