- 13.07.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №27 (13 июль)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Чыгарылыш кичәсендә залдагылар күз дә алмады Камиләдән. Быел бишенчегә күчтеләр бит. Башлангыч мәктәп белән саубуллаштылар. Юкка гына йөзгә якын укучы арасыннан кичәне алып баручы итеп куймаганнар икән Камиләне. Татар телендә чиста матур итеп сөйләшүе, нур чәчеп торган күзләре, стилист ясаган чәчләре, кигән киемнәре бигрәк тә килешле иде шул. Әти-әниләрне генә түгел, укыткан укытучыларын да таң калдырды ул көнне Казан шәһәренең 155нче гимназиясенең4 Гкласс укучысы Камилә Шәрәпова. Башлангыч мәктәп белән генә түгел, укыган гимназиясе, ничәмә-ничә тапкыр биегән, җырлаган сәхнәсе, дуслары белән дә мәңгелеккә хушлашкан икән Камилә ул көнне.
…Телеэкраннар аша күрсәтелгән бәла-казалар кайдадыр еракта, син белмәгән кешеләр белән генә буладыр кебек. Ә кайгы капкаңны какса…
Камиләнең ике дәү әнисе бар. Сиринәнең әнисе –Югары Осланда, әтисе Ниязныкы Казанда, Константиновкада яши.
Узган көнне Камиләләр дәү әнисе янында була. Бакчаларындагы су кисмәгенә кереп баса да: «Дәү әни, без бит теплоходта чыгачакбыз. Бер-бер хәл булса, белмәссең. Мин су астында ничә секунд тора алам икән, санап тор», – ди дә, суга чума. Берничә тапкыр чумып күнегүләр ясый кызчык. Елмаеп, яраткан оныгының су астыннан чыкканын көтеп секундлар санап торганда, ниләр уйлады икән күп хәсрәтләр күргән Фирдәүсә апа? Ни генә булса да, икенче көнне кызы Сиринә белән оныгы Камиләне, су астыннан алып чыкканнарын көтеп, сәгатьләр санап, шашар дәрәҗәгә җитәрбез, дип уйламагандыр.
Көн-төн соңгы хәбәрләр тыңладык, сайтка эленгән исемлекләрне барладык. Исәннәр исемлеге, кызганычка каршы, үзгәрешсез калды…
…Бик яраткан шул Нияз әфәнде кызын. «Җыелышларны калдырмады. Кая гына барсак та, ниләр генә эшләсәк тә, иң беренче ул булды янәшәбездә. Камилә дә иң актив, һәр җирдә башлап йөрүче укучым иде. Гомумән, бу классым үзгә булды. Әти-әниләр дә бердәм, тату иде. Бик авыр булган иде классымны озату. Ә Камиләм белән бөтенләйгә хушлашабыз инде», – ди Камиләнең укытучысы Әнзия Нәҗметдинова.
«Безгә коткару жилетлары ыргыткач, мин Сиринә белән Камиләгә жилетларын кидердем. Камилә бик курыккан иде. Көчле дулкын кагып, безне аерды. Ничә тапкыр чумып карасам да, мин аларны таба алмадым», – ди кайгыдан нишләргә белмәгән Нияз Шәрәпов. Сиринә ханым «Фон» төзелеш фирмасында эшләгән. 38 хезмәткәрен «Булгария» теплоходында ял итәргә җибәрә бу фирма. Шуларның 14 е генә исән-сау кайткан.
Бүген, 12 июль көнне, Константиновканың Совет урамында әниле-кызлы Шәрәповалар белән хушлашырга килгән йөзләгән кеше, кайгы, күз яшьләрен киң урамнар сыйдыра алмады. Камиләнең классташларыннан Булат кына килгән. Әти-әниләрнең күбесе әлегә балаларына бу хәбәрне җиткерә алмауларын әйттеләр. Бигрәк тә, якын дус кызларының әниләре шок хәлендә. Ә дәү әниләренә, бертуган апасы Гүзәлгә, әтисенә ничек түзәргә, алардан башка ничек яшәргә кирәк?!
Җеназага килгән 155нче гимназия җитәкчеләре, укытучылар, әти- әниләр Шәрәповлар гаиләсенә килгән тирән кайгыны уртаклашалар. Аларның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр.
Быелгы уку елын5 Гклассы Камиләсез генә башлар. Тик аның сөйкемле елмаюы, ягымлы тавышы беркайчан да онытылмас инде!..
Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.
Казан. 155нче гимназия укытучысы.
Күз тигәндер сиңа, Камилә!,

Комментарии