Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ИҢ ЯХШЫ ХАТ ТАШУЧЫ

Почта хезмәткәрләренең абунәчеләргә тиешле хезмәт күрсәтмәүләре турында зарланып язган мәкаләләр газетада еш басыла. Шул язмаларны укыганда, гаҗәеп җиңел-җитез алымнар белән атлап, һәркемгә газетасын вакытында тапшыручы почтальоныбыз Рәзилә күз алдына килә. Ачык йөзле, киң күңелле Рәзиләбез үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкарганга, без аны хөрмәт итәбез. Бер генә газета-журналның да югалып, онытылып калганы юк бездә. Матбугатка язылу башланганда, кайсы көннәрдә язылырга мөмкин икәнен газетаның беренче битенә язып куя ул. Телефоннан шалтыратып кына хәбәр итсәк, квитанциясен тутырып, өйгә килә, исәп-хисапны өйдә ясый. Үземнең почтага барганым да юк. Һәр бәйрәм белән котлап, почта тартмасына открыткалар сала. Шундый игътибарлы безнең Ренат кызы Рәзиләбез. Ул Казанның 126нчы почта бүлегендә 29 ел хезмәт куя икән инде. Безнең йортта яшәүчеләр Рәзиләгә бары тик саулык һәм сәламәтлек телибез.

Рәзиләне яратучы һәм хөрмәт итүчеләр,

Казан шәһәре

САБЫРЛЫК ТЕЛИБЕЗ

5нче май көнне иртә белән

Кояш чыкты көлеп, нурланып

Әткәй-әнкәй нишләп торасыз, дип

Балаң кайткан сагынып, юл табып.

Әткәй-әнкәй бирә алдың микән

Таулар-ташлар купкан чагында.

Әти-әни аерылгач түгел,

Бергә чакларда да сагына.

Иртә белән язалмадым,

Бу сүзләрне яздым кичтән.

Бездән дога барып торыр,

Тыныч йокла, дустым Рөстәм.

Ахырзаман җитә әллә:

Җир йөзендә ир-ат бетә.

Без картайдык, без яшәдек.

Ә яшьләрне ниләр көтә?!

5нче май көнне Алексеевск районы Олы Тигәнәле авылында иртә белән нарат кебек 44 яшьлек ир-егет Рөстәмне соңгы юлга озаттылар. Ата-анасына, барлык туганнарына исәнлек, саулык, ныклы сабырлыклар телибез.

Спас районы халкы исеменнән,

Флера СӘЙФЕТДИНОВА

ЕРАККА ИЛТӘСЕ

Ничә ел авыллардан чүп җыялар бит. Бер авылның өч урынына өч чүп савыты куйдылар. Аның икесе бер җирдә әле. Миңа читтәге өченче урамга барып, чүп ташларга кирәк. Мин бит инде 81 яшемдә, анда кадәр барып йөрүе кыен. Элек капка төбеннән үк алып китәләр иде, хәзер шул чүп савытларына алып барып салган очракта гына чүпне алып китәләр. Акчасын түлим бит.

Фәнзия НАСЫЙБУЛЛИНА,

Алексеевск районы, Әшнәк авылы

Сезнең соравыгыз буенча Әшнәк авылы караган Зур Тигәнәле авыл җирлеге башлыгы Марсель Әсхәт улы Гатинга шалтыраттык. Ул эш урынында булмау сәбәпле, аның сәркатибе безгә болай дип җавап бирде:

– Чүп җыю эше 2016нчы елның 1нче гыйнварыннан лицензиясе булган махсус оешмаларга тапшырылды, ә авыл җирлекләре – чүп түгү эшен оештыручылар гына. Чүп җыю машинасының барлык авыл урамнарын урап йөрүе – чыгымлы гамәл. Чүп чыгару авыл халкының гаилә бюджетына сукмасын өчен, чүп чыгару буенча предприятие үзенең шартларын куярга мәҗбүр. Эшне болай оештыру чүпнең вакытында алып кителәчәген гарантияли. Алай да контейнерлар авыл халкына уңайлырак урыннарга куелган.

ГАЗИЗ ТУГАН ТЕЛЕМ

Якты дөньяга килгәндә бала үзенә әти-әнине сайлый алмый. Ул үсә тора, туган телне өйрәнә. Чын татар баласының теле татар телендә ачыла. Катнаш никахта туган баланың теле урыс телендә була, чөнки әнисе аның белән урысча гына сөйләшә. Ә ул әнисенә «мама» дип әйтә. Аннары аларның балалары «школа»да укый. Нәтиҗәдә, тора-бара маңкортлана. Шәхсән үзем әти-әниемнең газиз туган телендә сөйләштем, укыдым һәм югалып та калмадым. Институтны уңышлы тәмамладым. Хәзер җитәкчеләр татар телен кысрыклый, хокукымны кыса. Һәр татар кешесе телебезнең сафлыгын саклар өчен көрәш юлында булсын иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии