Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

КАЙЧАН БИРЕРЛӘР?

Совет заманында саклык кассасында «янган» акчаларны кайчан биреп бетерәчәкләр икән? Без үлгәнне көтәләрме икән әллә?

Айсылу ДӘҮЛӘТШИНА,

Әгерҗе шәһәре

1995нче елның 10нчы маенда чыккан 73нче федераль закон нигезендә («РФ гражданнарының җыелган акчасын торгызу һәм саклау турында»), 1991нче елның 20нче июненә кадәр ачылган счетлардагы «янган» акчаны кайтару дәвам итә. Бу максатта ел саен бюджеттан күпмедер акча бүлеп бирелә. 2016нчы елның 19нчы декабрендә имзаланган «2017нче елга һәм 2018-2019нчы елларның планлы периоды өчен федераль бюджет турында»гы канунда күрсәтелгәнчә, 2017нче елда «янган» акчаларны түләү максатыннан 5 млрд 500 млн сум бүлеп биреләчәк, 2018 һәм 2019нчы елларда да шуның кадәр үк каралган. Һәр елны билгеле бер елда туган кешеләрнең акчалары кайтарыла, «янган» суммага билгеле бер коэффициент та кушыла. Аларны «Сбербанк» бүлекчәләрендә белешергә мөмкин. Түләү бара, тик якын киләчәктә генә бетәргә охшамаган әле. 2005нче елда Финанс министрлыгы: «Финанс реформасына кадәр кассада булган һәм «янган» акчалар 11 триллион сумнан артып китә. Бу бурычны түләп бетерү өчен 80 елга якын вакыт кирәк булуы ихтимал», – дигән белдерү белән чыккан иде.

НОМЕРЫ КИРӘК

Бер дустыма тормыш юлдашы табышырга телим. Казанда Наилә Җиһаншина дигән яучы бар бит. Шуның телефонын бирә алмассызмы?

Тәүфыйк СӘГЪДИЕВ,

Буа районы

«Ханыма» гаилә кору үзәге җитәкчесе Наилә Җиһаншинаның телефон номеры: 89520421815. «Шалтыратсыннар, барысын да хәл итәрбез», – диде Наилә ханым.

РАМАЗАН АЕНДА БАЛАЛАРГА БҮЛӘК

Рамазан аенда уйламаганда-көтмәгәндә авылыбызда бик күңелле хәл булды бит әле. Илшат Хисмәтуллин исемле авылдашыбыз, хатыны Рания белән бергәләп, балалар мәйданчыгы ясап куйдылар. Авылның уртасында буш җир бар иде, шунда ташын да ташыды, койма да тотты, бик матур итеп буяп та куйдылар. Үзе ташчы, үзе балта остасы, үзе эретеп ябыштыручы ул Илшат, барысын да үзе эшләде. Берәү дә өстән кушмаган. Илшатның үз тракторы бар. Кешеләргә бакча сукалап йөргән иде. Шуның акчасын җыеп барган икән, мәйданчыкны шул акчага ясаган. Аны эшләп бетергәч, балаларга Сабан туе шикелле бәйрәм дә оештырды әле алар. Хәзер балаларыбыз әлеге мәйданчыктан кайтып та керми, рәхәтләнеп уйныйлар. Хисмәтуллиннарга бөтен авыл исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез!

Нурия ХӘКИМОВА,

Арча районы, Казанбаш авылы

МӘЧЕТ ТОРГЫЗЫЛДЫМЫ?

1992нче елда Һиндстанда бик данлыклы Бабур мәчетен җимергәннәр иде. Барлык мөселман дөньясында зур ризасызлык тудырган бу вәхшилектән соң 25 ел вакыт узды. 1528нче елда ук төзелгән һәм «алтын мәчет» дип йөртелгән тарихи әһәмияткә ия мәчет бинасы яңадан торгызылдымы икән – шуны беләсе килә.

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Укучыбыз әйткән Бабур мәчетен 150 мең Һинд дине (индуизм) милләтчесеннән торган төркем җимергәнлеге билгеле. Заманында бу мәчет урынында индуистлар изге санаган Рама атлы шәхеснең туган сарае булган, имеш. Индуистлар фикеренчә, мөселманнар әлеге изге җирне таплаганнар – храмны җимереп, аның урынында мәчет төзеткәннәр. Шуңа күрә милләтчеләр мәчетне җимергән, дип табылган. Җимерекләр астында калып, ике меңнән артык кеше үлгән.

2009нчы елда суд мәчет урнашкан җирне өч өлешкә бүләргә дигән карар чыгарган: бер өлеше – мөселманнарга, икенчесе – индуистларга, өченчесе – Һинд диненең бер тармагы саналган зур булмаган секта вәкилләренә. Интернет чыганакларда әйтелгәнчә, мәчет урынында хәзергәчә археологик казу эшләре алып барыла.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Исегездә тотыгыз: һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтә эшли. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне (843) 272-42-17 номерына шалтыратып җиткерә аласыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии