Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

НИШЛИ ТАТАР КАНАЛЫ?

ТНВ телеканалында яшел төс юкка чыкты, язулар кызыл, зәңгәр, ак фоннарда бирелә. Ни өчен безнең татарның яшел төсен бетереп, Русия флагы төсләре керттеләр? Бу безнең татарны бетерү өчен махсус эшләнәме соң? Нигә шулкадәр ямьсез итеп үзгәртергә кирәк иде? Яшел төс ислам динендә мөселманлык билгесе дә. Татар каналында бу төсне куллану тыела микәнни? Матур, акыллы итеп Данил Гыйниятов сөйләгән хәбәрләрне көтеп ала идек. Хәзер сөйләгән ханым шул кадәр аңлаешсыз итеп әйтә, кеше язып биргәнне генә укый бугай.

Дания ЗАРИПОВА,

Мамадыш районы

 

ЭШЕМНӘН ҖИБӘРМИЛӘР

Ирем бик яхшы акчалар эшли, шулай да, хатын-кыз өйдә утырмаска тиеш, дип кенә эшкә урнаштым. Аш-су остасы булып бер ел эшләдем. Аена 13 мең сум алып барабыз, ә эш муеннан. Аяклар сызлый башлагач, ирем ул эштән китәргә кушты. Җитәкчемә үз теләгем белән китүем турында гариза язып керттем, ике ай карамады. Кабат язып керткәч, күз алдында ертып атты. Хәзер хезмәт хакыңны күтәрәм дип ышандыра, сәбәпләр таба. Өченче мәртәбә дә гаризамны кабул итмәсә, миңа нишләргә?

Эльвира ГАРИПОВА,

Чаллы шәһәре

Закон буенча, кеше эштән китәргә теләве турында җитәкчелекне ике атна алдан кисәтергә тиеш. Аңлавыбызча, сез моны берничә ай элек үк эшләгәнсез. Өченче гаризагызны язып керткәндә анда гаризаны язган көннең датасын күрсәтергә онытмагыз. Шушы гаризаны почта аша җитәкчегезгә заказлы хат рәвешендә җибәрегез. Бу хат җитәкчегезгә килеп эләккән көннән башлап ике атна эшләгәннән соң, сез курыкмыйча эш урыныгыздан китә аласыз. Сезне анда беркем дә мәҗбүри тота алмый.

ХАТЫН-КЫЗ МАТУР БУЛА!

Сезнең газетагызда танышу турында белдерү биргән идем. Мин матур түгел, чибәр түгел, күзлек киям дип язган идем. Бераз вакыт үткәч, бер газетада Роберт Миңнуллинның «Хатын-кыз ямьсез булалмый, хатын-кыз матур була» дигән бер шигыре чыкты. Шуны мин үземә кагылышлы дип укыдым. Ямьсезләргә җавап итеп язган диярсең. Мин хәзер шуны ятлап, үземә үзем кабатлап йөрим инде. Роберт әфәндегә рәхмәт, исәнлек-саулык, иҗатында зур уңышларга ирешсен дип әйтмәкче идем.

Исемем редакция өчен генә,

Чаллы шәһәре

ФАМИЛИЯ АЛЫШТЫРАБЫЗ

Беренче тапкыр кияүгә чыктым, ләкин озак вакытлар балабыз булмады. Шушыны сәбәп итеп, ирем чит хатыннар белән йөри башлады. Өч елдан соң балага уздым, кызыбыз туды. Ләкин иремнең хыянәтен кичерә алмадым – аерылыштык. Аерылышуны авыр кичерсәм дә, балам хакына яшәргә тырыштым. Берничә елдан Казанга килеп эшкә урнаштым, үземнең яраткан кешемне очратып, кабат гаилә кордым. Икенче ирем беренче никахтан туган балабызны бик ярата, аңа үзенең фамилиясен бирергә тели. Баламның атасы да моңа риза булды. Баланың фамилиясен үзгәртү өчен безгә нинди документлар җыярга һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?

Алия ГАРИФУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Редакциядән. Баланың фамилиясен үзгәртү өчен түбәндәге документлар җыела:

– ата-ананың паспорт күчермәләре;

– баланың туу турындагы таныклыгы күчермәсе;

– аерылышу турындагы таныклыкның күчермәсе;

– икенче мәртәбә кияүгә чыгуыгыз турындагы таныклыкның күчермәсе;

– баланың үз әтисенең фамилия алыштыруга каршы булмавы турындагы язмача ризалыгы;

– әгәр ун яше тулган булса, шушындый ук язмача ризалык баладан да алына

Әлеге документлар һәм балагызның фамилиясен алыштырырга теләвегез турындагы гаризаны опека бүлегенә тапшырасыз һәм ни өчен фамилияне алыштырырга уйлавыгызның сәбәбен дә гаризагызда күрсәтәсез.

***

Үткән атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Һәр атнаның чәршәмбесендә турыдан туры элемтә вакытында сездән сораулар көтеп калабыз. Фикерләрегезне, борчыган мәсьәләләрегезне һәм киңәшләрегезне иртәнге 10нан 13.00 сәгать арасында тыңлыйбыз. Редакциябезнең телефоны: 272-42-17.

Айгөл ЗАКИРОВА

Алло, «Безнең гәҗит»ме?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии