Без Сезнең киңәшләргә мохтаҗ

Без Сезнең киңәшләргә мохтаҗ

Менә тагын вакытлы матбугатка язылу кампаниясе бара. Моңарчы укучыларыбызның саны тотрыклы рәвештә арта барды. Бүгенге көндә киосклар аша да тарала торган тиражыбызны да исәпкә алсак, без 23 мең данәгә якын нөсхәдә таралабыз. Кызганычка каршы, быел почта бәяләрне кинәт кенә арттырып куйды. «БГ» да 100 сумга кыйммәтләнде. Әмма бу почта күтәргән хак кына. Быел почта абунәче ункөнлегендә дә үз бәясенә ташлама ясамады. Моңарчы, без редакция белән бергәләп укучыларыбызга бәяләрне 10 көнгә төшереп ала идек. Димәк, быел язылу хакы үзгәрмәячәк. 1нче апрельгә кадәр язылып калган укучыларыбыз отты, әлбәттә. Ләкин почта бүлекчәләренә килеп алу мөмкинлеге булганнарга «БГ» бик арзан. Әгәр почта бүлекчәсендә абонент тартмасы яисә кассадан килеп алу шарты белән язылсагыз, «БГ»га 6 айга язылу хакы 348 сум 36 тиен. Ә инде өй адресына китерү өчен почта кыйммәтләнү аркасында газетаның 6 айлык хакы 447 сум. (Татарстандагы индексы – 16299. (Катологта 63нче бит). (Русиядә индекс: 60074)

Газетабызга инде 11 яшь булса да, ул туктаусыз эзләнүдә. Бу нисбәттән безгә төп киңәшчеләр – укучыларыбыз. Шул максаттан укучыларыбыз арасында тагын бер кат сораштыру үткәрергә булдык. Әйдәгез бергәләшеп газетабызны тагын да кызыклырак итик. Бәлкем кызыксыз сәхифәләр бардыр, нидер өстәргә кирәктер. Юкса, аерым шалтыратучылар бар тәкъдимнәр белән. Әмма ул күпчелекнең фикере белән тәңгәл килмәскә мөмкин, шуңа күрә андый 1–2 фикергә карап кына нидер үзгәртсәк, дөрес булмас иде. Әйтик, телепрограмма белән тутырасыз, шул ук вакытта телепрограмма аз, дип зарланучылар бар.

Түбәндәге анкета сорауларына җаваплар көтеп калабыз. Иң төгәл һәм иң тиз килгән беренче 10 җавап иясенә 2015нче елның беренче яртысына бездән газета – бүләк. Аларны редакция үз хисабына яздыртачак.

1. Газетадагы кайсы сәхифә кирәкми? («кирәк», «кирәкми» дигән тамга салсагыз иде)

Мохәррир сүзе

Әйтсәм-әйтим

«Безнең гәҗит»тә «Азатлык»

Хат юлга чакырды

Тормыш сулышы

Дөнья бу

Тыелган тема

Сәфәр чыктым ерак юлга

Әйтер сүзем бар,

Җан авазы

Гаилә

Балачак иле

Үсмер чак

Мәдәният турында сөйләшәбез

Кунак бүлмәсе

И машина… җитте башыма

Могҗизалы дөнья

Яралы язмышлар

Без Тукайлы милләт баласы

Ахырзаман галәмәтләре

Аулак өй

Киңәшле эш таркалмас

Гыйбрәт ал

Иманга юл

Имәндә икән чикләвек

Татарча сериал

Сканворд

(Игътибар, бу санда сәхифәләрнең барысы да диярлек бар)

2. Телепрогрмама газетага кирәкме? Бәлкем аның урынына кызыклы язмалар урнаштырыргадыр.

Кирәк. Кирәкми. (астына сызарга)

3. Телепрограмма кирәк булса, бәлкем татар телеканалларын гына калдырыргадыр.

Әйе, Юк. (астына сызарга)

4. Кайсы телеканналлар кирәк:

(санап чыгарга)

5 «БГ»ны кайсы көнне китереп җиткерәләр?

 

6. «БГ»га ни җитми? Киңәшләрегезне ирекле формада язсагыз иде. Аерым кәгазьгә тәфсилләбрәк язсагыз, бик рәхмәтле булыр идек.Без Сезнең киңәшләргә мохтаҗ, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии